Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Тукай көне 26.04.2019

Шека башлангыч мәктәбендә, балалар бакчасы белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
-
Каждый день горжусь Россией! 26.04.2019

В рамках федерального проекта «Каждый день горжусь Россией» сегодня прошел Всероссийский тест по истории Великой Отечественной войны. Тестирование проводилось по инициативе Молодежного парламента при Государственной Думе Российской Федерации. В этом проекте приняли участие ученики и учителя нашей школы . .Все желающие проверить свои знания смогли пройти тестирование ,в ходе которого им были предложены 30 вопросов по истории Великой Отечественной войны.
-
Урок цифры 22.04.2019

20 апреля в школе проведен "Урок цифры. Управление проектами".Участие в «Уроке цифры» дает возможность каждому ученику узнать о важности развития цифровых навыков, проявить себя и познакомиться с основами программирования в доступной и увлекательной форме.
-
"Яшь автомобиль йөртү остасы-2019" республика конкурсы 19.04.2019

18 апрель көнне Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары арасында автоузыш буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 32 команда составында 100дән артык Яшь автомобильче катнашты.
Конкурсны оештыручылар - Министерство образования и науки Республики Татарстан, УГИБДД МВД по Республике Татарстан, ГБУ «Безопасность дорожного движения», ТРО ОО «Всероссийское общество автомобилистов», ЧОУ ДПО «Детская юношеская автомобильная школа», РОГО «ДОСААФ Республики Татарстан». Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм авыр күнегүләрне үтәгән вакытта җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.
Командалар арасында беренче урынны «Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» (Казан шәһәре), икенче урынны - «Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» Чистай филиалы яулады, өченче урынны - Арча районыннан ДОСААФ вәкилләре яулады. Ә алар – безнең Шушмабаш урта мәктәбебезнең “Автодело” түгәрәге җитәкчесе һәм технология укытучысы Шаймарданов Әнис Равилевич җитәкчелегендә 10 класс укучылары – Сафин Марат, Степанова Алинә һәм 11 класс укучысы – Хадиев Илгиз иделәр. Чын күңелебездән аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм горурланабыз.
Җиңүчеләребез дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Арский бал 18.04.2019

Бүген Арча мәдәният йортында “Арский бал-2019” районкүләм конкурс үткәреледе. Бу конкурста барлыгы 29 пар вальс әйләнде. Урта мәктәп укучылары арасыннан безнең мәктәпнең 10 класс укучылары Сафин Ильвар һәм Тухватуллина Динара 1 урынны яулап диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
Котлыйбыз! 18.04.2019

Бүген укучыларыбыз Арча педагогия көллияте үткәргән "Фән һәм без" муниципаль фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар: 10 класс укучысы Набиев Д. -1 урын, 8 класс укучылары Сагдуллин А. һәм Шакиров Р .-2 урын, 7 класс укучысы Фаттахова А. -2 урын, 8 класс укучысы Файзрахманова Г. -3 урынны алып кайттылар.Конференциядә җиңүче укучыларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 15.04.2019

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгына багышланган«Уйна,гармун! Моңлан , курай!Сыздыр,скрипка, кылларың!» районара иҗат фестиваль –конкурс 15 апрельдә Арча муниципаль районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында үткәрелде.
Бәйгегә мәктәп һәм өстәмә белем учреждениеләре укучылары, студентлар, укытучылар һәм сәләтләрен сынап карарга теләүчеләр чакырылган иде.
Фестиваль-конкурс 4 номинациядә үткәрелде:
1. Гармун, баян, аккордеон.
2. Курай.
3. Скрипка
4.Халык уен кораллары ансамбле
Конкурста гармунчылар, курайчылар ,скрипкачылар, халык уен кораллары ансамбле 2 төрле жанрдагы әсәр башкарырга тиеш:
1) Г.Тукай әсәрләренә язылган көй.
2) Татар халык яки татар композиторлары көйләре.
Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Низамов Раил гармун номинациясендә Г.Тукайның “Туган тел”, татар халкының “Җомга” көйләрен уйнап 3 урынны алды. Афәрин, Раиль!
-
Эшлекле дүшәмбе 15.04.2019

Дүшәмбе көн , дәресләр тәмамлангач, гадәттәгечә укытучылар катнашында планерка үткәрелде. Атна дәвамында узган эшләргә анализ ясалды,ОГЭ һәм ЕГЭ эшләре буенча нәтиҗәләр ясалды, бу атнага планнар, чаралар планлаштырылды.
-
“Безнең мирас” региональ фәнни-практик конференциясендә 13.04.2019

13 апрель көнне Алабуга шәһәрендә “Безнең мирас” региональ фәнни-практик конференциясе уздырылды. Мәктәбебезнең 3 класс укучысы Самигуллина Иркә әлеге конференциядә 1 урынга лаек булды. Афәрин, Иркә! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
12 апрель- Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель -Космонавтика көне уңаеннан барлык классларда да класс сәгатьләре узды. Укучылар галәмгә беренче булып юл ачкан тарихи вакыйганы, легендар Юрий Гагаринны искә алдылар, аның горур очышын күзәттеләр.
















