Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кызыклы чаралар
03.06.2019
“Азимут” хәрби-патриотик лагеренда укучыларның ялы кызыклы һәм тыгыз график белән үтә. Төштән соң балалар “Китап – белем чишмәсе” дигән чарада катнашсалар, кич авыл мәдәният йортында “Минем профессиям” дип исемләнгән кичәдә ял иттеләр.
-
“Батырларга дан!” 03.06.2019

Бүген лагерьның өченче көне . Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. Зарарлы гадәтләргә урын юк!” дигән исемдә тәрбия сәгате булды. Көннең икенче яртысында саф һавада төрледән-төрле уеннар уйнадылар
-
Тукай Кырлайга сәяхәт. 03.06.2019

Бүген “Азимут” хәрби-патриотик лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылды. Бөек шагыйребез Г.Тукай музеена кереп, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
“Без тынычлык телибез!”
02.06.2019
Бүген лагерьның икенче көне .Патриотик тәрбия бирү атнасы кысаларында лагерыбызда бүгенге көн“Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык..“Бөек -Җиңүгә 74 ел”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрдек. Көнебез бик тыгыз һәм күңелле булды.
-
"Исәнме лагерь,без килдек!” 01.06.2019

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шушмабаш урта мәктәбенең “Күбәләкләр” мәктәп яны лагерында Халыкара балаларны яклау көненә карата актлар залында зур концерт куйдык. Яшь буенча гына түгел, ә күңелләре белән сабый булганнар да бу көнне рәхәтләнеп ял итте. Җырлар,биюләр,шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәмебез бик матур булды.Көнебез бик тыгыз һәм күңелле булды.
-
Жәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча очрашып сөйләшү. 27.05.2019

Буген Шекә башлангыч мәктэбендә " Жәйге каникул чорында куркынычсызлык" дигән темага ата-аналар жыелышы булды. Ата-аналарга кагыйдәләр анлатылды, куллар куйдыртылды.
-
Соңгы кыңгырау- 2019 25.05.2019

Бүген Шушмабаш урта мәктәбенең 12 чыгарылыш класс укучысы: 6 егет һәм 6 кыз өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгырады. Шушмабаш мәдәният йортында зур тантана - "Соңгы кыңгырау-2019" бәйрәме узды. Авыл клубын тутырып килгән яшьләр, студентлар, ветеран укытучыларыбыз, әти-әниләр, кунаклар искиткеч бай, матур эчтәлекле бәйрәм карап, елмайдылар да, дулкынландылар да, еладылар да бүген. Барлык мәктәп коллективы исеменнән бәйрәмне оештыручы 11 класс укучыларына һәм аларның класс җитәкчеләре Галяутдинова Л.Ф, әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәбез, 9 нчы һәм 11 класс укучыларына алда торган имтиханнарында уңышлар телибез!
-
Кубок ДОСААФ РТ по автомобильному спорту "Юный водитель-2019" - Наш! 24.05.2019

В Тетюшах на финале Кубка ДОСААФ по автомобильному спорту "Юный водитель-2019" участники из нашей школы: Хадиев И.Ф., 11 класс, Сафин М.А., Тухватуллина Д.Р.,и Степанова А.И.10 класс под руководством инструктора по вождению Шаймарданова А.Р. заняли 1 и 2 места в упорной борьбе среди 32 районов. Поздравляем от всей души!!!
-
Подготовка к ОГЭ у 9 класса 24.05.2019

Подготовка к ОГЭ у 9 класса по выборочным предметам.
-
4 класслар проект яклый 23.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 4 класс укучылары проект эшләрен яклады.
















