Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
“ Сулыклар-табигать байлыгы” 18.06.2019

Лагерьда “ Сулыклар-табигать байлыгы” дигән көн игълан ителде.
Шушма елгасы буйлап сәяхәт иттек. Суда чыныгу максатыннан ялан аяк су кердек. Шушма елгасы белән Биләнгәр елгасы кушылган урында булдык. Елга буйларын чүпләрдән чистарттык. Көннең икенче яртысында табигать темасына шигырьләр, җырлар конкурсы үткәрелде. Соңыннан балаларыбыз бик рәхәтләнеп биеделәр.
-
“Без -табигать балалары” 17.06.2019

-
“Күңелле ял итәбез!” 16.06.2019

Әйе чыннан да “Күбәләкләр” лагерында бик күңелле итеп үзебезнең вакытыбызны үткәрәбез.ял итәбез,көч туплыйбыз. Көнебез сизелми дә үтеп китә.Сәяхәтләргә йөрү безне бик күп без белмәгән туган авылыбызның урыннары белән танышырга ярдәм итте. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсендә булдык.
-
Акция "Россия без табака" 15.06.2019

Акция "Россия без табака" Шушмабаш урта мәктәбенең "SMAK" Самостоятельные дети отряды авылның халык күп йөри торган урыннарында булып, агитация үткәреп кайттылар. Сәламәт булыйк!
-
“Табигатьне яратабыз” 15.06.2019

Бүген лагерьның унбишенче көне .Экологик тәрбия бирү атнасы атнасы кысаларында лагерыбызда бүгенге көн “ Табигатьне яратабыз” дип исемләнгән иде. Экология темасына Фәридә Марселевна балаларга “Тамчы-шоу” үткәрде. Ике командага бүленеп ярышучы балалар табигать кә багышланган куп кенә сорауларга җаваплар эзләделәр.
Шушмабашның чишмәләрен барлап, исемнәрен атап “Чишмә суы – тәнгә дәва” дигән девиз астында чишмәләрне чистарту акциясендә актив катнаштык. Көнебез бик файдалы үтте.
-
“Сәяхәтләр көне” 14.06.2019

Лагерьда бүген экологик тәрбия бирү атнасы кысаларында “Сәяхәтләр көне”игълан ителде.Иртәнге зарядка ясап,ашханәдә тәмле ашлар ашап алгач,план буенча авылның төрле урыннарына экскурсия оештырылды. Көннең икенче яртысында “Кунакта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.
-
"Уйныйбыз да, җырлыйбыз” 13.06.2019

Бүген лагерыбызда көнебез “Уйныйбыз да, җырлыйбыз” дип исемләнгән иде. Тәмле ашлардан соң без отрядларга бүленеп кәгазьдән кисеп,ябыштырып бик матур “Арыслан” ясадык. Арысланларыбыз үзебез кебек төрле-төрле килеп чыктылар.Эшләгән эшләребезне күреп бик сөендек. Кечкенәләр пластилиннан “Хайваннар дөньясында” дигән темага төрле йорт,кыргый хайваннар әвәләделәр. Эшләгән эшләребездән күргәзмә ясап куйдык. Саф һавада татар халкының җырлы-биюле милли “Наза”,”Йөзек салыш” уеннарын уйнадык.
-
12 июнь. Россия көне! 12.06.2019

Бүген лагерьда зур бәйрәм Россия көне!Иртән барыбыз да лагерьга җыйналып,иртәнге зарядка ясап,тәмле ашлар ашап,тәрбия сәгатенә ашыктык. Гүзәл Наилевна безгә Россия дәүләте турында күп мәгълүматлы презентация ярдәмендә тәрбия сәгате үткәрде. Шулай ук мәктәп каршында асфальтта Россия көненә багышлап төсле бурлар белән рәсемнәр ясадык. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез сизелми үтеп китте.
-
"Балыкчылар көне" 11.06.2019

Бүген иртән барыбызда лагерьга килдек,иртәнге зарядкадан сон, тәмле,файдалы ботка ашадык. Гөльшат Ринатовна, Лилия Мөдәрисовна оригами технологиясе белән “Песи” ясаттылар.Балалар нәни куллары белән тырыша-тырыша ясаган төрле төстәге песиләрдән күргәзмә ясадылар. Кул эшләрен тәмамлап бетергәч,кармакларны алып Шушма елга буена балык тотарга киттек. Бүген бездә “Балыкчылар көне” булды. “Иң күп балык тотучы”- Багаветдинов Рүзәл , “Иң зур балык тотучы”- Сунгатуллина Зәлидә.
-
“Дуслар җыелган җирдә” 10.06.2019

“Күбәләкләр” мәктәп яны җәйге балаларны сәламәтләндерү лагеренең бүген унынчы көне. Бүгенге “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган көнебездә җәйге табигатькә сәяхәт ясадык. 1 отряд “Җиләкләр” Арча шәһәренә,2отряд “Карлыганнар” авылның җәйге табигатенә экскурсиягә бардылар. Көннең икенче яртысында “Әкияләр илендә”дип исемләнгән уен-викторина булды.
















