Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
11 класс укучыларына уңышлар теләп... 05.01.2016

Әле генә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтеп китте. Яңа ел бал-маскарадында унберенче класс укучыларына теләкләр әйтеп , 2016 елда уңышлар теләгән идек. Бүген исә укучылар тырышып бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Яңа елда теләгән теләкләрегез чынга ашсын иде хөрмәтле укучыларыбыз!!!
-
Котлыйбыз!!!
05.01.2016
Арчаның 2 мәктәбендә узган беренчел профсоюз оешмалары арасында шахмат ярышында 1 урын алган хөрмәтле коллегабыз Вильданов Р.Г. ны, шашка ярышында 3 урын алучы Зарифзянова Л.не зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Тагын бер җиңү! 29.12.2015

Бүген 2,3,4 класс укучыларының рус теленнән район олимпиадасы узды. Мәктәбебездән Хәлиуллин Ислам, Кәримов Таһир һәм Елисеева Камилла катнашты. 4 класс укучысы Елисеева Камилла 2 урынны яулады. Афәрин! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Район башлыгы чыршы бәйрәме. 28.12.2015

Буген безнен мәктәп укучылырына Арча районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә катнашырга туры килде. Уку алдынгысы Каримов Камиль, район башлыгы Ильшат Габделфартовичка узенең сорауларын бирде һәм аларга җавап алды. Укучылар бәйрәмдә уйнап, җырлап биеп күңелле ял итеп кайттылар. Бу бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга бик зур рәхмәт!
-
Поздравляем ! 27.12.2015
Поздравляем победителей и Призеров муниципального этапаВсероссийской и Республиканской олимпиады школьников!!!2015-2016 учебный год -
Кыш бабай, исән-сау килдеңме?! 26.12.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме узды. Укучылар әкият тә уйнады, матур җырлар һәм биюләр белән дә сөендерде, шигырьләр дә сөйләде. Ә Кыш бабай белән Карчәчәк аларны тылсым иленә дәште. Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар алып килсен иде!
-
Яхшылык җирдә ятмас 24.12.2015

Шушы исем астында башлангыч классларда тәрбия сәгате узды. Үзара ярдәмләшү, дус-тату яшәүнең асылына төшенделәр. Укучылар тормыштан мисаллар китерделәр, мәкаль-табышмакларга җавап таптылар.
-
"Иң оста әйдаман-2015" 23.12.2015

Мәктәпнең иң тапкыр, иң сөйкемле, иң тырыш, иң күркәм сыйфатларга ия булган кызлары "Иң оста әйдаман-2015" бәйгесендә катнашып , үзләренең көчләрен сынадылар. Хадиева Рамилә, Гәрәева Назлыгөл,Бариева Ризидә, Хабибрахманова Айгөл, Валиева Зилә 4 төрле сынаудан торган бәйгедә катнашып, үзләрен чын мәгънәсендә иң тырыш, сәләтле, уйлап табучы, тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр. Жюри тарафыннан төрле номинациядә урыннар билгеләнеп,грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Иң күп балл белән Хабибрахманова Айгөл җиңүче итеп билгеләнде. Айгөлгә уңышлар телибез. Бәйгедә катнашкан барлык әйдаман кызларыбызга рәхмәт белдерәбез. Укуларында уңышлар телибез.
-
Новогодний вернисаж 23.12.2015

Мәктәпнең "Могҗизалы иҗат почмагы"нда яңа күргәзмә-"Новогодний вернисаж " күргәзмәсе эшли башлады. Сәнгать яратучы дуслар, яраткан рәсемегез өчен тавыш бирергә чакырабыз!!!
-
Открытый урок по ИЗО 21.12.2015 Муртазина Фирая Салиховна провела урок в 5 классе по теме"Народные промыслы". Ученики повторили виды росписей и своими руками оформили бумажные тарелки гжельской росписью.

















