Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
БДИ га әзерлек
16.01.2016
Бүген , бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, 11 классларда Кырлай мәктәбе укытучылары рус теленнән пробный ЕГЭ алды .Укучылар барлык таләпләрне үтәп биремнәрне башкарып чыктылар.Имтиханнарның якынлашканнан якынлашуын исәпкә алсак, укучыларга һәр көннең кадерен белеп , бар көчне укуга биреп укыйсы да укыйсы гына кала.
-
Иске Яңа ел белән!!! 15.01.2016

14 январь көнне авыл халкы Иске яңа елны каршылады.Мәктәбебез коллективы да бу чарадан читтә калмады. Мәктәп Кыш бабае һәм Кар кызы тамашачыларны бәйрәм белән котлады,матур итеп бәйрәмне алып барды, укытучылар коллективы төрле уеннар уйнатуда катнашты. Ледянка белән шуу, капкага алка кертү, канат тарту, шорт-трек, флэш-моб .... бу кичне хоккей мәйданчыгы шат авазлардан гөрләп торды.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы, әлбәттә, салют иде. Яңа ел уңышлар, тынычлык, гаиләләргә иминлек алып килсен.
-
Иске яңа еллар белән 14.01.2016

-
Робототехника тугэрэге 11.01.2016

Укучылар робототехника тугэрэгендэ ижади эшкэ актив катнашалар.
-
"Самостоятельные дети" 11.01.2016

"Самостоятельные дети "акциясе кысаларында укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап һәм авылыбызда яшәүчеләрне Яңа ел белән котлап кулдан ясалган кечкенә бүләкләрен тапшырдылар.Үзләренең елмаюлы шат йөзләре аша "Самостоятельные дети" әгьзалары позитив энергия һәм бәйрәм рухы өләштеләр.
-
"Кәҗә белән сарык" әкияте 09.01.2016

Бүген Шушмабаш мәктәбе укучылары Арча мәдәният йортында "Кәҗә белән сарык" әкиятен карадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында башланып киткән әкият-тамаша кәҗә белән сарыкның мавыктыргыч маҗаралары белән бергә дәвам итте. Укучылар күңелендә каникулның соңгы көне матур бер истәлек булып калачак.
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итә 08.01.2016

Бүген 11 класс укучылары химия фәненнән консультациядә. Алар укытучылары Фатхрахманова Л.Ш. белән бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен үтиләр, катлаулы мәсьәләләр чишәләр.
-
Робототехника 07.01.2016

Мәктәбебездә роботлар белән кызыксынучы укучыларыбыз күбәйгәннән күбәя. Каникулларда да укучыларыбыз "Робототехника" түгәрәгенә бик яратып йөриләр. Төрле роботларны төзеп, аларны эшләтеп бирүдә укытучылары Нуризянов Э.Т. ның ярдәме бик зур.
-
Кышкы каникул дәвам итә
06.01.2016
Укучыларыбызның күпчелеге өчен кышкы каникуллар рәхәтләнеп чана-чаңгы шуу, туйганчы йоклау, рәхәтләнеп телевизор карау булса, 9 һәм 11 класс укучылары көн саен мәктәптә имтиханнарга әзерләнә. Бүген укучылар биология һәм математикадан консультациядә булдылар, укытучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
-
ГТО тапшырабыз 06.01.2016

5 январь көнне "Арча" ДЮСШ стадионында укучылар арасында ГТО фестивале узды.Укучыларыбыз уңышлы гына ГТО нормаларын тапшырдылар һәм Шаймуллина Илүзә 3 урынга лаек булды.Аны шушы уңышы белән тәбрик итәбез.
















