Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Котлыйбыз!
16.02.2016
6 нчы сыйныф укучысы Каримова Алинә татар теле фәне буенча республика күләмендәге олимпиадада катнашып, 3 нче урынны яулады ( укытучысы: Сабитова Тәслимә Әфләтуновна). Аның киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
-
Котлыйбыз!!!
16.02.2016
Шушмабаш урта мәктәбе директоры Шәймарданова Рәзилә Габделнуровна "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона этабында "Хатын-кыз- лидер " номинациясендә җиңү яулады. Рәзилә Габделнуровнаны зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016

Бүген татар халкының каһарман улы, герой шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел булды. Муса Җәлил - немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигьри әсәрләре - Моабит дәфтәрләре" белән дөньяга танылган шагыйрь . Ул Ватан сугышына кадәр үк өлгергән язучы иде. Аның "Җиһан", "Хат ташучы" поэмаларын яратып укыйлар, "Җырым сиңа булсын", "Дулкыннар", "Сагыну", "Җир җиләгем" кебек лирик шигырьләренең күбесе җыр итеп җырлана. М.Җәлил - балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.
Безнең мәктәбебездә дә шагыйрьне искә алу уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре уздырылды. Укучылар аның әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, шигырьләрен өйрәнделәр. Укучыларга шагыйрь турында күп мәгълүмат бирүче, Муса Җәлилнең иҗатын яктырткан күргәзмә эшли.
-
15 нче февраль -Муса Җәлил туган көн 15.02.2016

-
Зона ярышында - хәрби-патриотик уен "Аҗаган" 12.02.2016

12 февраль көнне 8 класс укучыларыннан торган команда Лесхоз мәктәбе базасында үткәрелгән хәрби- патриотик “Аҗаган” уен-ярышында катнаштылар. Зона ярышында 11 команда катнашты. Күптөрле сынауларны тырышып үттеләр алар. Елдагыча матур әзерлек белән, ярышларда сынатмадылар, уенның таләпләренә туры китереп уйнадылар. Активлыклары өчен рәхмәт белдереп, алга таба тагын да уңышлар телибез.
-
Робототехника түгәрәге 12.02.2016

Укучылар робототехника түгәрәгенә бик теләп йориләр
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.Бүген 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек - "Әлифба" белән саубуллашалар.
Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәммәбез дә шат безнең.
Соңгы битен укыдык
Кичә Әлифбабызның!
Без бит хәзер һәммәбез дә
Укый-яза беләбез.
Моның өчен Әлифбага
Бик зур рәхмәт, диябез!
-
Гражданин, җәмгыять, дәүләт 09.02.2016

Мәктәбебездә, укучыларда патриотизм тәрбияләү, дәүләт төзелеше турында белемнәрне тулыландыру максатыннан, класс сәгатьләре үткәрелә. Шундый әңгәмәләрнең берсе 10 нчы сыйныфта үтте.Укучылар дәүләтебезнең парламент эшчәнлеге, аның төзелеше турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Татарча көрәш 08.02.2016

6 нчы февраль көнне Курса почмак мәктәбендә район буенча "Агрокомплекс Ак Барс" призына көрәш ярышы узды. Көрәштә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Ярышта 120 бала катнашты һәм алар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Әлеге ярышта 1 нче урынга – безнең мәктәп , 2 нче урынга- Курса Почмак , 3нче урынга - Сеҗе мәктәбе укучылары ия булды. Көрәш бәйрәмендә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифҗанов Р.И., "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, Татарстан физик культура отличнигы Гафиятов Атлас Хәмидулла улы, татарча көрәш буенча Россия чемпионы, халыкара классы хөкемдар, Татарстан физик культура отличнигы - Җәләев Рәфкать Имам улы да катнашты. Укучыларыбыз арасыннан үз авырлыгында Каримов Таһир,Губайдуллин Ильдар,Тазетдинов Динарис,Кармов Камил,Вильданов Фазыл - 1нче , Хайруллин Айнур,Валиев Азат - 2нче, Габдрахманов Ришат,Шаяхметов Расих - 3 нче урынны алдылар. Аларны шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Студентлар белән очрашу 07.02.2016

5 февраль көнне мәктәптә студентлар белән очрашу булды. Очрашу профессия сайлауга багышланган тренинг формасында узды. Укучылар һәм студентлар үзләренең тормышын нинди һөнәр белән бәйләү кирәклеген ачыкладылар, төрле алым һәм уеннар ярдәмендә үзләренең тормыш позицияләрен җиткерделәр. Очрашу дискотека белән дәвам итте. Теләгән укучылар һәм студентлар теннис өстәле артында көч сынашты.
















