Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Новости Шушмабашской СОШ
Бердәм республика тестына әзерлек
Опубликовано: 22.01.201621 нче гыйнвар көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында”БРТна әзерлек планы,план нигезендә системалы нинди эшләр башкарыла”темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары узды.
Гамәли семинарны Арча муниципаль районы мәгарифенең әйдәп баручы белгече Мостафина Э.Г. алып барды. Ул укытучылар алдында торган бурычларга тагын да җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Методистның чыгышыннан соң Шушмабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. үзенең БРТ на әзерлек планын тәкъдим итте. Шул план нигезендә мәктәптә системалы эшнең башкарылуы турында чыгыш ясады.
Семинарга килгән һәр укытучының чыгышы тыңланды. Имтиханга әзерлек вакытында туган сорауларга җаваплар алынды, кыенлыклар уртага салып сөйләшенде. Һәр килгән укытучы үзенең эш тәртибе белән таныштырды. Үзара ярдәмләшү максатыннан һәр айның 4 нче числосында башка мәктәпләргә барып, сынау эшләре алу планлаштырылды.
Гамәли семинар бик эшлекле узды. Һәр укытучы үзен борчыган сорауга җавап алды. Семинардан укытучылар киләчәктә дә шушындый эшлекле сөйләшүләр күбрәк булуын теләп таралышты.
К списку новостей
















