Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 ( 347 ) 348 349 350 >>
-
Республиканская акция «Подари книге вторую жизнь» 18.10.2013

В школе проводится акция «Подари книгу школьной библиотеке» в рамках Республиканской акции «Подари книге вторую жизнь»
-
«Наркомания - үлем» Класс сәгате 14.10.2013

1 4 октябрь көнне «Наркомания - үлем» исемле класс сәгате булып узды. Класс сәгатен 11 класс җитәкчесе Валиева Ф.Ф.үткәрде. Аның максаты –укучыларга наркоманиягә һәм наркоҗинаятьләргә каршы көрәш турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү иде.
-
Кул көрәше ярышы
12.10.2013
12 октябрь көнне Арчада кул көрәше буенча ярышта Гыйззәтуллина Гөлчәчәк, Хайруллина Динә, Байназаров Рәмзилләр катнашты. Гыйззәтуллина Гөлчәчәк үз авырлыгында 1урын, Хайруллина Динә 2 урын, Байназаров Рәмзил 1 урыннарны алдылыр. Аларга яңа үрләр, уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол ярышы 12.10.2013

12 октябрь көнне мәктәбебезнең волейбол командасы Арчада 1998-1999 елгы яшүсмер егетләр арасында үздырылган волейбол ярышында катнаштылар һәм өченче урынны яуладылар. Шарафиев Фирдус, Базаров Азамат, Шакиров Данияр, Минзин Марсель, Нуруллин Илназ, Габидуллин Нәсим, Гиззатуллин Илшат волейбол ярышында катнашып мәктәп данын якладылар. Аларга киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Мин тормышны сайлыйм" 10.10.2013

"Мин тормышны сайлыйм" дип исемләнгән класс сәгатен 7 нче класс укучылары өчен Фәния Данисовна Рәхимова үткәрде. Әлеге класс сәгатендә әлеге проблеманың гаять киң таралуына һәм кисәтү чаралары турында сөйләшенде.
-
"Наркоманиягә каршы көрәш" 09.10.2013

9 нчы октябрь көнне Динә Илдаровна Шайдуллина 8 нче класс укучылары белән "Наркотикларга каршы көрәш" исемле класс сәгате үткәрде. Укучылар змана афәте-наркомания һәм токсикомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләште, наркоманнарның тормышы сурәтләнгән видеоролик карадылар.
-
"Наркомания-үлем" 05.10.2013

Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, укытучыбыз Гөлнар Илфатовна Сөләйманова 5 нче класс укучылары өчен "Наркомания-үлем" исемле класс сәгате уздырды. Укучыларга наркотиклар кеше организмына кире йогынты ясавы, әлеге матдәләрнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләнде.
-
"Яшә,урман!" Бөтенроссия акциясе. 05.10.2013

"Яшә,урман!" Бөтенроссия акциясе кысалары нигезендә, 5 нче октябрь көнне мәктәбебездә 55 төп агач утыртылды. Бу акциядә бөтен мәктәп укучылары актив катнашып, мәктәп янын яшелләндерүгә үзләренең өлешләрен керттеләр.
-
"Наркомания турында сөйләшәбез" 04.10.2013

4 нче октябрь көнне мәктәбебездә накркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында,1-3 класс укучылары белән "Наркомания турында сөйләшәбез" дип исемләнгән чара булып узды. Бу чараны башлангыч класслар укытучысы Ләйсән Мансуровна Шиһапова әзерләгән иде. Чара бик эчтәлекле булды.
-
"Укытучым,сиңа багышлыйм..." 04.10.2013

4 нче сентябрь көнне мәктәбебездә Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган "Укытучым, сиңа багышлыйм..." дип исемләнгән чара булып узды. 8 нче класс укучылары Ләйсән Дамировна һәм Динә Илдаровна белән берлектә эчтәлекле шигыйрьләр сөйләтеләрделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләр өләштеләр. Бәйрәм чәй өстәле артынад дәвам итте.
















