Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 ( 345 ) 346 347 348 349 350 >>
-
"Шигъри Сабантуй - 2013" бәйгесе 05.12.2013

5 нче декабрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты ТР язучылар берлеге Татарстан китап нәшрияты "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе оештырган "Шигъри Сабантуй - 2013" яшь шагыйрьләр бәйгесендә мәктәбебезнең 11 класс укучысы Садриева Айгөл катнашты. Киләчәктә Айгөлгә зур җиңүләр телибез!
-
Антикоррупционная неделя 03.12.2013

Оформление стенда "Коррупции-нет!"
-
Юбилеең белән, Зөһрә апа! 03.12.2013

3 нче декабрь көнне бер төркем укучылар, Курса Почмак авылында туып, бүгенге көндә Югары Симет урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Зөһрә Кашаповнаны 55 яшьлек юбилее белән котларга бардылар.
Зөһрә апа, туган көнең белән
Авылдашларың бүген котлыйлар.
Гел шат яшә җирдә, сәламәт бул,
Читләп үтсен сине кайгылар.
-
Маликовлар гаиләсе бездә кунакта 02.12.2013

2 декабрь көнне мәктәбебездә бик матур, эстетик тәрбияне үз эченә алган концерт үтте. Мәктәбебез кунаклары - Гүзәл һәм Гәйсә Маликовлар иде. Гәйсә Маликов бик күп уен кораллары белән таныштырды, уйнап күрсәтте. Укучыларга һәм укытучыларга концерт бик ошады. Мәктәп администрациясе һәм укучылар исеменнән Маликовлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез ,иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз.
-
Ата-аналар өчен лекторий 02.12.2013

2 нче декабрь көнне мәктәптә әти-әниләр өчен лекторий үткәрелде. Ул "Патриотик тәрбия бирү-катлаулы һәм дәвамлы эш" темасы астында үтте. Әти-әниләр каршында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник А.А.Борханов, Арча Мәгариф бүлегенең методисты Р.Г.Фәйзиева, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Г.М.Гыйбадуллина, мәктәп директоры Н.Б.Сабирҗанова, ТИН укытучысы А.В.Ахунов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Х.Шакирова чыгышлар ясадылар.
-
2 нче класс укучыларын "Карлыгач"лар сафына кабул итү 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне 2 класс укучыларын " Карлыгач"лар сафына кабул итү кичәсе булды. Балалар " Карлыгач" законнарын әйттеләр, иптәшләре алдында ант иттеләр. Аларга " Карлыгач" значоклары тагылды. Педагог оештыручы Гарифуллина Л.Д. һәм класс җитәкчеләре Әхмәдуллина Г.И. аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
"Салават күпере" ндә кунакта 28.11.2013

28 нче ноябрь 1-4 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә " Салават күпере" журналында кунакта булдылар. Бергәләп журналның яңа саннарын укыдылар. Башваткычлар чиштеләр, әкиятләр укыдылар.
-
"Веселые старты" в рамках Всероссийской акции "Спорт-альтернатива пагубным привычкам" 28.11.2013

28 ноября были проведены "Веселые старты" в рамках Всероссийской акции "Спорт-альтернатива пагубным привычкам" между учащимися 5-6 классов. Организатор игры - учитель физической культуры Хасанов Х.Х придумал интересные задания. Ребята и сами хорошо подготовились, выучили стихотворения о здоровом образе жизни, о видах спорта. В качестве болельщиков были приглашены ученики начальных классов. Болельщики ликовали, переживали при каждом промахе, они морально поддерживали своих игроков. "Веселые старты" были не только веселыми, но и очень полезными!
-
Балалар бакчасындагы концерт 27.11.2013

27 нче ноябрьдә башлангыч сыйныф укучылары балалар бакчасына концерт куярга бардылар. Концерт номерында эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр һәм матур җырлар бар иде. Кечкенәләр аларга сокланып карап утырдылар.
-
Конкурс рисунков в рамках Всероссийской акции "Спорт-альтернатива пагубным привычкам" 27.11.2013

В рамках X Всероссийской акции "Спорт-альтернатива пагубным привычкам", в нашей школы прошел конкурс детских рисунков "Я за здоровый образ жизни!". Учащиеся 5-7 классов с удовольстивем приняли участие в нем. Конкурс провела учитель изобразительных искусств Гарифуллина Л.Д. После конкурса, самые активные ученики получили благодарственные письма и призы.
















