Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 351 ) 352 353 354 355 356 357 358 359 360
-
День моды в лагере "Акчарлак" 09.06.2013

Мода көненә балалар һәм вожатыйлар тырышып табигый материаллардан төрле киемнәр әзерләделәр. Һәр бала үз киемен яклады.
-
Открытие лагеря "АКЧАРЛАК" 03.06.2013

Акчарлак лагерын ачу тантанасы кызыклы, мавыктыргыч үтте. Ике отряд та концерт номерларын иҗади якын килеп оештырырга тырышты.
-
Сабантуй.
31.05.2013
Сабантуй.
Сабантуй - халкыбызның милли бәйрәме. Һәр кеше дә Сабантуй бәйрәмен зарыгып көтеп ала. 31 майда булып узган сабантуй бәйрәмендә мәктәп йөгерек тәпиләрен дә, көчле кулларын да, оста тыпырдаучыларын да, сугыш чукмарлырын да, тагын әллә кемнәрен ачыклады. Кунаклар да тик утырмады. Уеннарыбызда катнашып, алар гап-гади көннән тамаша ясадылар.
-
Соңгы кыңгырау
25.05.2013
Соңгы кыңгырау “ бәйрәме.
25 нче май көнне “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды.
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә
Хис ташкыны безнең күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары,
Озату сүзен яза йөрәккә.
-
Ышаныч телефоны.
17.05.2013
Ышаныч телефоны.
2010 елның 1 сентябреннән бирле Россиякүләм балалар “Ышаныч” телефоны эшләп килә. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009 нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17 май көнне бигеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга була. Шул уңайдан классларда әңгәмәләр, класс сәгатьләре уздырылды.
Россия күләмендә ышаныч телефоны: 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шылтырату бушлай).
Арча муниципаль районы буенча ышаныч телефоны: 3-02-05.
Район “Мәгариф идарәсе” ышаныч телефоны: 3-24-98
-
Универсиада көне 15.05.2013

Универсиада көне.
15 май мәктәптә Универсиада көне буларак билгеләп үтелде. Казан – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы. Шул уңайдан һәр класста да Универсиада дәресләре узды.
-
Җиңүнең 68 еллыгы 08.05.2013

8 май көнне Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үттек. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән ветераннарыбызны кунакка чакырдык. Тантанада Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе И.Ф.Котдусов, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Г.М. , мәктәбебез директоры Сабирҗанова Н.Б. чыгыш ясадылар . 7 нче класс укучылары барыбызны да Җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
Варислар сафына кабул иттек 08.05.2013

8 май көне 4 класс укучылары өчен истәлекле көн булды . Без аларны Варислар сафына кабул иттек. Булачак варисларыбыз матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ветераннарыбыз һәм килгән кунакларыбыз аларны бәйрәм белән котладылар һәм галстуклар тактылар.
-
“Татар теле укытучысы-2013” 07.05.2013

7 май көнне районда “Татар теле укытучысы-2013” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Г.М. катнашты. Барлык турларда да уңышлы һәм матур чыгыш ясады. Аңа киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
-
ТИН дәресе 30.04.2013

30 нчы апрель көнне мәктәп күләмендә “ТИН дәресе” булып узды. Дәресне ТИН укытучысы Хасанов Х.Х. уздырды. Район һәм Сеҗе янгын бүлекчәсеннән килгән кунакларыбыз Шарафиева А.Р., Таҗиев Ф. “Янгын куркынычсызлыгы” темасына чыгыш ясадылар, янгыннан саклану чараларын аңлаттылар.
















