Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Эковесна 2025"-7 неделя 12.05.2025

Акция "Зоозабота"
Начинаем 7 неделю нашего конкурса "ЭКОВЕСНА". На этой неделе дети поддержат наших маленьких друзей.
Ризванов Рамазан, воспитанник младшей группы, участвует в акции "ЭКОВЕСНА-2025"
#ЭКОВЕСНА-2025Бүген, 12 май көнне, "ЭКО ЯЗ" бәйгесенең 7атнасы башланып китте. Ул "Хайваннарны кайгырту" дип атала. Бу атнада балалар кече дусларыбызга ярдәм күрсәтәчәкләр.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче Ризванов Рамазан акциядә катнаша. "ЭКОЯЗ-2025" -
"Җиңү бәйрәме" 07.05.2025

Бүген, 7 май көнне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Наласа мәдәният йортында, Арча шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, Наласа “Балачак “ балалар бакчасы, китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде. “ Билгесез солдат” һәйкәленә чәчәкләр куелды, һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.
-
"Котлыйбыз!" 06.05.2025

Бүген Арча шәһәренең 7 нче номерлы балалар бакчасында районкүләм "Яшь полиглот" бәйгесе булып үтте.
Полиглот – күп телләр белүче дигәнне аңлата. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә ала, рухи яктан бай була дигән гыйбарә бар. Бакчабыздан катнашучы Кодирова Зәйнәб өч телдә үзенең осталыгын күрсәтеп, 2 урынга лаек булды. Зәйнәбне чын күнелебездән котлыйбыз, алдагы көнендә уңышлар телибез. -
"Зәлия, әфәрин!" 06.05.2025

Исхакова Зәлияне чираттагы уңышы белән котлыйбыз!
-
"Җиңү тәрәзәләре" 06.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясендә
катнашып, балалар ветераннарга һәм Бөек Җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәт һәм ихтирам белдерәләр!
#ОкнаПобеды
#наласаОкнаПобеды
#ПобедаАрск2025 -
Туган тел 06.05.2025

Зурлар төркеме
Тема: Алар безгә җиңү бүләк итте.
Бурычлар: Балаларда патриотик хисләр,туган якка, туган телгә,Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү ,ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү. -
"ЭКО ВЕСНА- 2025"- 6 неделя 05.05.2025

Акция " Преображение" .
Начинаем 6 неделю нашего конкурса "ЭКОВЕСНА"
Она посвящена благоустройству родников и прилегающей территории.
Рахимов Ризат,воспитанник старшей группы,участвует в акции#ЭКОВЕСНА- 2025
Бүгеннән "ЭКОЯЗ" конкурсының 6 атнасы башланды .Ул территория янындагы чишмәләрне төзекләндерүгә багышланган . Зурлар төркеменә йөрүче Рахимов Ризат әлеге акциядә катнаша.#ЭКОЯЗ- 2025 -
"Геройлар белән горурланабыз!" 05.05.2025

Кечкенәләр төркеме
Туган тел
Тема :"Җиңү алып килде май"
Максат: балаларда Җиңү көне турында күзаллаулар формалаштыру, бакчабызда ясалган күргәзмә белән таныштыру, балаларның тыңлау, сөйләү сәләтен ныгыту, ветераннарга карата ихтирам хисе тәрбияләү. -
"Авыр һәм җаваплы хезмәт" 30.04.2025

Тирә -якны ялмап алган көчле утка каршы көрәшүе бик авыр. Ярый әле бездә янгынга каршы көрәшүче курку белмәс,көчле,кыю,үз- үзен аямаучы кешеләр бар. Алар- янгын сүндерүчеләр.
30 апрель көнне балалар бакчасына "Янгын сүндерү бүлеге" хезмәткәре Хәкимуллин Азат Мөхтәр улы килде.Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде,аларның сөйләгәннәрен тынлады. Авыл җирлеге башлыгы Шакирова Ильфира Рамазан кызы да янгынны булдырмау буенча үзенең киңәшләрен бирде.Бик кирәкле,файдалы очрашу булды. -
"Безнекеләр булдыра!" 30.04.2025

Бүген Арча шәһәренең Г. Курсави исемендәге күп профильле лицейда "Радуга талантов" балалар иҗат фестивале булып узды.
Фестивальдә безнең балалар бакчасы " Тынычлык" җыры белән чыгыш ясап 2 урынга лаек булды, грамота белән бүләкләнде. Конкурсантларга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.











