Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Ввокаль район конкурсы «Тукай, Тукай синең моңны тыңлый, Туган халкым әле бүген дә”. 18.04.2018

Бүген Арча шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан «Тукай, Тукай синең моңны тыңлый,туган халкым әле бүген дә” дип исемләнгән район вокаль конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Галиева ф., 9 класс укучысы Минҗанова Ф., 10 класс укучысы Галимҗанова А. катнаштылар. Укучыларыбызны I дәрәҗә дипломнары белән тәбриклибез. Киләчәктә уңышлар телибез!
-
Всероссийские проверочные работы в 4 и 5 классах 17.04.2018

Сегодня в школе прошли Всероссийские проверочные работы по русскому языку для учащихся 4 и 5 классов .
-
«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» 17.04.2018

Бүген Өчиле төп мәктәбендә Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Тукай-йөрәгем түрендә”девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» дип исемләнгән районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. "Баян" номинациясендә катнашып II урынны яулап кайтты. Аны уңышлары белән тәбрик итәбез, уңышлар телибез.
-
"Тукай төрле телләрдә яңгырый" районкүләм конкурсы 16.04.2018 Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районкүләм конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Шәрипов К.-1 урын, Гайфуллина Р.-2 урын, Галимҗанова А.-2 урын, Минҗанова Ф.-дипломант. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Бу укучыларны әзерләгән җитәкчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

-
Теннис һәм бадминтон буенча профсоюз ярышлары 14.04.2018 Бүген Өчиле төп мәктәбендә теннис һәм бадминтон буенча профсоюз ярышлары узды. Бу ярышта безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар. Теннис буенча хатын-кызлар арасында Минҗанова Э.Ф. -беренче, ир-егетләр арасында Шакиров И.З.-икенче, бадминтон буенча хатын-кызлар арасында Шарафетдинова Г.Н.-икенче, ир-егетләр арасында Ганеев И.Т.-өченче урынны яуладылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
"Киләчәк - укытучы" проектлар конкурсы 13.04.2018

Бүген башлангыч класс укытучысы Камалиева Р.М. "Киләчәк - укытучы" проектлар конкурсында "Чиста авыл" проектын яклап кайтты.
-
Республикакүләм VII Габдулла Тукай укулары 12.04.2018

Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
12 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 63 укучының, 55 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты”, “Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты”, “Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр”, “Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр”, “Тылсым көче (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр)”, “Укыту- тәрбия процессында туган ягым шәхесләрен өйрәнү”, “Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез”, “Укытучы- иҗади шәхес (Укытучылар тарафыннан тәрбия темасына язылган хикәяләр)”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее, Казанның 1000 еллыгы музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
-
"Фән офыклары" район конкурсы 11.04.2018 Бүген 2нче класс укучылары Галимҗанов Илназ һәм Исмәгыйлова Адилә класс җитәкчеләре КамалиеваР.М. җитәкчелегендә "Фән офыклары" дип исемләнгән район конкурсында катнаштылар. Алар "Гөлләр тәрбияләү" дигән проект яклап, 3нче урын алып кайттылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә зурдан-зур уңышлар телибез.

-
Регионара иҗади һәм эзләнү эшләре "Династии России" конкурсы 11.04.2018 Бүген Казан шәһәрендә узган Регионара иҗади һәм эзләнү эшләре "Династии России" конкурсының төрле номинацияләрендә катнашып 8 нче класс укучысы Рахимова Д., 9 нчы класс укучысы Шаяхмәтова Г. 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре Ахметгалиева Э.А., Рахимова Р.И. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә.

-
Музыкадан ачык дәрес 10.04.2018

10 апрель көнне музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. 1 нче класста "Музыкада динамик төсмерләр" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар динамиканың ике төп төре: "форте" һәм "пиано" турында белделәләр. Җырлаганда да,сөйләгәндә дә динамика кулланылганына төшенделәр.













