Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
«Туган як буйлап сәяхәт» конкурсында җиңүче укучыбыз бар 03.05.2018

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы Арча муниципаль районы дәүләт автономияле социаль комплекслы учреждениесе ,халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Мәрхәмәтлек үзәге"тарафыннан уздырылган "Туган як буйлап сәяхәт " конкурсында 4 класс укучысы Исмәгыйлова А.А. катнашты. Ул Яңа Иябаш турындагы видеопрезентациясе белән "Минем туган ягым" номинациясендә лаеклы 1 урынны яулады. Азалияне котлыйбыз!!!
-
Рус теленнән сынау имтиханы 03.05.2018

10 класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы эшләп карадылар.Алар үзләренең белемнәрен барладылар,киләсе уку елына әзерлекләрен тикшерделәр.
-
"Изгеләр" мәчетендә бәйге 29.04.2018

Бүген Арчаның “Изгеләр” мәчетендә ел саен үткәрелә торган “Балалар бәйгесе” булып узды. Балалар бу бәйгегә “Үз-үзеңне тәрбия кылу” планын төзеп алып килделәр. Һәм шул эшләрне якладылар. Үзләре белгән сүрәләрне сөйләделәр. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән 4 класс укучылары Закиров Н., Фатыхова Л., Шакирова А. катнаштылар. Алар барысы да бик уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз, балалар! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын сезгә!
-
“Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция 28.04.2018 27 нче апрельдә Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 3нче класс укучысы Кәбирова Әдилә- 3 нче урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
«Тукай марафоны-2018» 27.04.2018 27 апрельдә Арча-Яңа Кырлай маршруты буенча «Тукай марафоны-2018» уздырылды. Бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышланган йөгерештә 9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллин Р. катнашып, Арча муниципаль районы Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
Шигрият бәйрәме 27.04.2018 Бүген Яңа Кырлай авылы җирлегендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган Республикакүләм шигырь бәйрәме узды. Мәктәбебез бу чарада зур күргүзмә белән катнашты. Коллективыбыз Тукай көннәрен ел да зур әзерлек белән каршы ала.

-
4 класста Бөтенроссия тикшерү эше 26.04.2018

Буген 4 класс укучылары әйләнә-тирә фәненнән Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр.
-
5 класста Бөтенроссия тикшерү эшләре 26.04.2018

5 классның 16 укучысы биология фәне буенча Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр.
-
Тукай туган көн 26.04.2018

Дөньякүләм тaнылгaн тaтaр шaгыйрe Гaбдуллa Тукaйның тууынa быел 132 ел.
Тукaй - 27 ел гынa яшәсә дә тaтaр әдәбияты тaриxындa тирән эз кaлдыргaн шәxeс.
Ул кaлдыргaн әдәби мирaс чыннaн дa тaтaр xaлкының гoрурлыгы.
Тукaй тaтaр әдәбияты тaриxынa яңa милли пoэзиягә, зaмaнчa тaтaр тeлeнә нигeз сaлучы булaрaк кeрдe.
Гaбдуллa Тукaй кыскa гынa иҗaт гoмeрeндә 400 дән күбрәк шигырь, 9 пoэмa, 350 xикәя, oчeрк һәм истәлeкләр язып кaлдырa.
Бөeк тaлaнт иясe 20 нчe гaсыр бaшы тaтaр пoэзиясeн үстeрүгә үзeннән зур өлeш кeртә.
Күрeнeклe шaгыйрь шигырләрeндә тугaн тeлгә, тугaн җиргә мәдxия укый, xaтын-кызлaрның xoкуклaрын яклaп чыгa, җәмгыйятьтәгe искeлeк кaлдыклaрын, әxлaксызлыкны тәнкыйтьли, бaйлык һәм xәeрчeлeк aрaсындaгы кaршылыклaрны күрсәтә, милли изeлүдән aзaт булгaн җәмгыйять xaкындa фикeрләрeн бeлдeрә.
Тaтaр xaлкының сөeклe шaгыйрe тoрмышы һәм иҗaты бeлән тaтaр әдәбияты үсeшeнә зур өлeш кeртә, aның йогынтысы бүгeнгe көндә дә дәвaм итә.
-
26 апрель- бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне 26.04.2018 26 нчы апрель - бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездәге барлык класслар үзләренә милли киемнәр әзерләделәр. Башлангыч класс укучылары да, урта класслар һәм юггары класслар да, укытучылар да милли киемнән иделәр.Шулай ук укучыларыбыз "Георгий лентасы" акциясен дә онытмыйлар.














