Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Гани Сафиуллин музеенда "Батырлык дәресе" 01.09.2018 Иске Кишет авылы үзенең татар егете - Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин белән чын мәгънәсендә горурланып яши. Яңа Кырлай мәктәбе укучылары бүген биредә "Батырлык дәресе"ндә катнашып, үзләре өчен күп мәгълүмат туплап, аяз күк йөзенең никадәр кадерле икәненә төшенеп кайтып киттеләр. "Таттелеком" оешмасы генераль директоры Лотфулла Нурисламович һәм аның тарафдарлары ярдәме белән оештырылган музей сугыш елларында булган вакыйгаларның тере шаһиты. Тәрбия сәгатен оешманың урынбасары Рөстәм Калимуллович алып барды, аның сөйләмендә Гани Сафиуллинның балачактан алып өлкән яшькә хәтле тормыш юлы чагылды. Гани Сафиуллин – татарлардан иң югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкче. Аны маршал Жуков үзе олылаган, русның танылган язучылары Гани абый исемен үз әсәрләренә керткәннәр. Тарихны онытырга ярамый!

-
Общероссийское родительское собрание 29.08.2018

В преддверии начала нового учебного года состоится ставшее традиционным Общероссийское родительское собрание с участием Министра просвещения Российской Федерации О.Ю. Васильевой. Мероприятие пройдет 29 августа 2018 г. на площадке общеобразовательной организации г. Москвы в формате видеоконференции с прямыми включениями из регионов России, во время которых Министр ответит на вопросы в области образования, интересующие общественность.
-
"Без Тукай оныклары" чатырлы ял аланы икенче сменага балалар кабул итәргә әзер. Рәхим итегез! 13.07.2018

-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында җиденче көн
06.07.2018
Аланның җиденче көне моңсу гына башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар Яңа Кырлай урта мәктәбенә җыелдылар. Барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлашалар. Ләкин әле тагын бер зур чара оештырырга өлгерделәр. Укучылар белән “Син Тукайны беләсеңме?” исемле викторина үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аланга йөрүче укучыларның Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белүләре күренде. Өйләгә кадәр аланның рәсми ябылу өлеше дә уздырылды. Укучылар йокы кирәк-яракларын тапшырдылар, документларын алдылар. Алан җитәкчеләре укучыларны хәерле юл теләп озатып калдылар.
-
“Без- Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланында алтынчы көн 05.07.2018

Каникуллар балалар буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор- балаларның иҗади байлыкларын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләр белән баету, үз планнарын тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт. Каникуллар - уеннар, күңел ачу, үзең теләгәнчә эш төрләрен сайлый алу, ел буена җыелган киеренкелектән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен бик зур мөмкинлек тудыра. Бу чор – балаларның ирекле аралашу вакыты да. Аңлашыла ки: әти- әни үз баласының, вакытын буш эшләр белән үткәрмичә, йә авылда әби- бабайга өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе алуын, йә җәйге аланнарда файдалы ял итүен тели. Бу җәһәттән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы программаны тормышка ашыру максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашкан татар укучылары өчен ел саен җәйге тел өйрәнү аланнары оештыра. Бу аланнарның максаты да- татар мохитле ял аланы оештыру. Әлбәттә, татар мохите дигәч, укучыларны татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыру да, татар телен үстерү-камилләштерү дә, әби- бабаларыбыздан калган мирасны, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерүне дә, тәрбия мәсьәләләре дә күз алдында тотыла һәм шул юнәлештә эш алып барыла. 30 нчы июнь көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 6 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Башкортстан, Мари-Эль республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Киров өлкәсеннән 12-17 яшьлек 200 яшүсмер аланыбызда ял итә. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән иде. Алтынчы көнне иртән, аланлыларның фикерләрен белү өчен, алардан “Чыгу тесты” алынды. Укучылар тест сорауларына дөрес җавап биргәннәр, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының эшчәнлеген дә югары бәяләгәннәр иде. Бу көнне “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланын ябу тантанасы да булды. Тантанага Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Ринат улы Ибраһимов килделәр. Аларны аланда оештырылган остаханәләрдә шөгыльләнгән укучылар каршы алдылар. Беренче отряд укучылары кунакларны Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән каршыладылар. Фольклорга йөрүче укучылар үз җирлекләренә генә хас милли ризыкларын кунакларга тәкъдим иттеләр. “Туган телне өйрәнүчеләр” үзләренең татарча уеннарны белүләре белән, “Кул эшләре һәм рәсем” гә йөрүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән, “Курчак театры” остаханәсенә йөрүчеләр үзләренеңосталыклары белән кунакларны җәлеп иттеләр. Сәхнәгә күтәрелгән кунаклар аланлыларга үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Иң актив укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Алан эшчәнлеге ахырына якынлаша. Укучыларның күбесе икенче елга да килү теләге белән яна.
- "Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында бишенче көн 04.07.2018 Иртәдән үк Яңа Кырлай авылы аланлыларның шат авазларыннан яңгырап торды. Иртәнге аштан соң да аланлылар вакытларын бик файдалы үткәрделәр. Алар белән очрашуга шагыйрь һәм фән докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника буенча Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал; Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, тәнкыйть мәкаләләре, әдәби, гыйльми китаплар авторы Рифә Рахман; язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, галим Хәнәфи Бәдигый килгәннәр иде. Алар белән җанлы әңгәмәдән соң, шигырьләр тыңлап кинәнделәр. Тәмле төшке аштан соң укучылар үзләренең теләкләре буенча мастер-классларга таралдылар. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең, рәсем ясаучыларның инде эшләнмәләре дә әзер. Фольклор һәм курчак театры, җыр, бию мастер-классларында шөгыльләнүчеләр дә иртәгә булачак чыгышка әзерләнделәр. Кичке сәгать җидедә Сабантуй бәйрәме башланып китте. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Аланлылар барлык уеннарга диярлек бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар... Уеннар бигрәк тә чит өлкәләрдән килгән балаларга ошады. Бүген менә шундый бик тә очрашуларга, күңелле вакыйгаларга бай көн булды.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында дүртенче көн
03.07.2018
Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелделәр. Туклыклы аштан соң, аланлыларны мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданчыкка җыйдылар. Туры таяк үткәрелде. Укучылар белән үткән көннәргә анализ ясадылар, киләчәккә планнар төзеделәр. Бүген аланлылар Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев; язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Камил Кәримовбелән очраштылар. Тере язучылар белән очрашу балаларда аерата кызыксыну тудырды, алар кунакларны сораулар белән күмделәр. Шулай ук “Салават күпере”нең баш мөхәррире Ярмеева Гөлназ; бүлек мөхәррире Дмитриева Алисә бер төркем укучылар белән “Ничек журналист булырга?” дигән темага мастер-класс үткәрделәр, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләрен бирделәр. Бу көнне чын мәгънәсендә “Журналистика көне” дип атап булыр иде. Аланлылар белән очрашуга татар радиостанцияләр челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыров; татар радиостанцияләр челтәренең продюсеры Рамил Шәрәфиев; "ТАТАР РАДИОСЫ" алып баручысы Әбри Хәбриев килгән иде. Алар укучыларга журналистика өлкәсенең серләре турында да сөйләделәр, квест үткәрделәр, уеннар да уйнаттылар. Укучылар аларны бик бирелеп тыңладылар, сәхнәдән җибәрмичә, озак кына алкышладылар. Төшке аштан соң, аланлылар Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәт искиткеч файдалы булды. Әйдаманнар да укучыларны гел шөгыльләндереп кенә торалар. Бүген алар күмәк биеделәр дә, спорт уеннарына да катнаштылар. Аланлыларның кичләре дә күңелле һәм файдалы итеп оештырылды.
- “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында өченче көн 02.07.2018 Көн иртәдән үк бик кызу иде. Тик табигатьнең болай көйсезләнүе аланлыларның һич кенә дә кәефләрен төшермәде. Бүген ял аланында тыгыз эш көне көтелә. Иртәнге аштан соң аланлылар тулы автобуслар Кушлавычка юл тоттылар.Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Кушлавыч, Утар Аты, Наласа, Түбән Аты мәктәпләре укытучылары аланлылар белән осталык дәресләре, төрле конкурслар уздырдылар. Тирән белемле укучылар бер дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук аланлылар районыбыз җитәкчеләре Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районынының Иҗтимагый совет рәисе Хидиятов Ринат Алифхан улы белән очраштылар. Җитәкчеләребез аланлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларга файдалы һәм күңелле ял теләделәр. Сәгать икедә остаханә дәресләре башланды. Укучылар түбәндәге остаханәләрдә шөгыльләнделәр: “Татар телен өйрәнүчеләр”, фольклор; бию; музыка уен коралларында уйнау; рәсем ясау; татар курчагын киендерү; яулык, телефон савытлары бизәү; түбәтәй, калфак чигү. Остаханәләрне Арча районының иң сәләтле укытучылары үткәрделәр һәм алар укучылар өчен бик тә файдалы булдылар. Кичке аштан соң, әйдаманнар укучылар белән төрле конкурсларга әзерләнделәр. Көне буе укучыларның бер генә буш минутлары да булмады диярлек. Алар арыган, ләкин бик канәгать иделәр.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында икенче көн 01.07.2018

Аланның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар барысы да, шау килеп, ял аланының ачылу тантанасына әзерләнделәр. Әйдаманнар бигрәк актив, барлык осталыкларын күрсәтеп калырга җыенгандай, әле җырлыйлар, әле бииләр. “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының бүлек мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ринат улы Ибраһимов килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, күңелле, файдалы ял теләделәр. Төркем җитәкчеләре “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының флагын күтәрделәр. Төркемнәр үзләренең исемнәре, сөрәннәре белән таныштырдылар. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Һәр чыгыш аланлылар тарафыннан алкышларга күмелде. Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырладылар да, биеделәр дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.
- Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн 30.06.2018 Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн 30 июнь көнне”,“Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Башкортстан, Мари-Эль республикаларыннан, Киров, Оренбург өлкәсеннән, 12-17 яшьлек 200 гә якын яшүсмер катнаша. Чатырлы ял аланы бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 1 июль сәгать 5 кә билгеләнде. Балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде.Эшләрне тикшереп анализлап чыканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ия булдык: балаларның Г.Тукайның иҗатын,тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икәнлеге исбатланды. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән.Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла. Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә. Чатырлы ял аланын ябу тантанасы 5 июль көнне узачак.













