Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Өченче чирек башланды 12.01.2015

Озын-озакка сузылган кышкы каникуллар тәмамланды.Бүген өченче чирек башланды.
Барлык укытучыларга һәм укучыларга да уңышлар телибез.
-
Педагогик совет утырышы.
10.01.2015
Бүген мәктәптә педагогик совет утырышы булды.Утырышта икенче чирек ,беренче яртыъеллык нәтиҗәләре,ЕГЭ,ОГЭ га әзерлекнең торышы турында сүз алып барылды.Икенче чирек нәтиҗәләре буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Р.К. чыгыш ясады.Ул икенче чиректә белем сыйфатындагы үзгәрешләргә басым ясады,укучыларның күп дәрес калдырулары турында әйтеп китте.Шулай ук ЕГЭ әзерлек буенча математика укытучысы Тухватуллина Л.Р. һәм рус теле укытучысы Гайнетдинова З.Р. үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Каникулның уникөнче көне - волейбол уйныйбыз. 10.01.2015

Төрле уеннар уйнап,ярышларда катнашып, чана,чаңгы шуып каникулның үткәне сизелмәде дә.Бүген дә укучылар мәктәпнең спорт залына җыелдылар.Алар командаларга бүленеп волейбол уйнадылар.
-
Ресурс үзәк эше
10.01.2015
Бүген мәктәптә сайлап алу фәннәре буенча ресурс үзәк эшләде.
Укытучылар Самигуллин Т.Ф.,Марданова Н.А., Садикова Н.К.,Нигметзянов А.Д. физика,химия.биология,информатика фәннәреннән укучыларны имтиханнарга әзерләделәр.Имтиханнарга әзерләнергә Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары да килделәр.Ресурс үзәкнең эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.
-
Котлыйбыз! 10.01.2015

8 январь көнне Арча укучылар сараенда профсоюз членнары арасында шахмат,шашка буенча финал ярышлары ү тте.Безнең мәктәптән зона ярышында җиңү яулаган Самигуллин Т.Ф.(шахмат),Файзрахманов Р.Г.(шашка) финал ярышларында катнаштылар.Кискен көрәш нәтиҗәсендә шахмат буенча Самигуллин Т.Ф. беренче урынны ,шашка буенча Файзрахманов Р.Г. 3 урынны алдылар.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Ресурс үзәк эше 09.01.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле фәне буенча ресурс үзәк эшләде . Яңа Кырлай мәктәбе укучылары белән берлектә 11 класс укучылары имтиханга әзерләнделәр.Имтиханнарга әзерлек укучыларның белем күрсәткечләрен исәпкә алып өч группага бүлеп алып барылды.Һәр группага төрле дәрәҗәдәге эшләр тапшырылды.Укучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
-
Каникулның уникенче көне-хәрәкәтле уеннар. 09.01.2015

Бүген каникулның уникенче көне .Каникуллар бетәргә әз генә вакыт калды.Укучылар каникулны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышалар. Бүген башлангыч сыйныф укучылары физкультура укытучысы Аглямов Р.М.белән берлектә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Уеннар командаларга бүленеп ярыш формасында алып барылды.Алар эстафетада,скакалка сикерүдә.капчык киеп йөгерүдә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Ресурс үзәк эше
08.01.2015
Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә математика фәне буенча ресурс үзәк эшләде . Яңа Кырлай мәктәбе укучылары белән берлектә 11 класс укучылары имтиханга әзерләнделәр.Имтиханнарга әзерлек укучыларның белем күрсәткечләрен исәпкә алып өч группага бүлеп алып барылды.Һәр группага төрле дәрәҗәдәге эшләр тапшырылды.Укучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
-
Каникулның унберенче көне - хәрәкәтле уеннар 08.01.2015

Бүген 8 класс укучылары класс җитәкчеләре Габдрахманова И.М.һәм Ахметгараева Л.Н.белән берлектә спортзалда күңеле стартлар уены үткәрделәр.8А һәм 8Б класс укучылары төрле хәрәкәтле уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар.Укучыларның бүгенге көннәре бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Каникулның унынчы көне-күңелле стартлар 07.01.2015

Бүген 7 класс укучылары "Әти,әни һәм мин -спорт сөюче гаилә" исемле күңелле стартлар үткәрделәр.Анда "Җитезләр","Көчлеләр" һәм "Кыюлар" командалары көч сынаштыларэ.Алар үзләренең көчләрен аркан тартышуда,дартста,скакалка сикерүдә һәм башка төрле ярышларда сынадылар.Нәтиҗәдә "Кыюлар" командасы җиңүче булды.








