Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Милли көрәш ярышы 10.02.2015

7 февраль көнне Курса -Почмак урта мәктәбендә милли көрәш буенча "Татарстан яшьләре" призына сайлап алу ярышы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән Ахметзянов Илмир (45 кг.)-3 урын,Хасанов Илнур(50 кг.)-3 урын,Сафиуллин Ирек (55 кг.)-2 урын,Салихзянов Инсаф(55 кг.)-3 урын,Иванов Рәмис(60 кг)-3 урынны алдылар.Командалар арасында Яңа Кенәр мәктәбе 2 урынны алды.Җиңүчеләргә ООО "АК БАРС агрокомплекс" җитәкчесе бүләкләр тапшырды.Барлык җиңүчеләрне дә кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертында. 10.02.2015

9 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбе укучылары Арчага Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертына бардылар.Ансамбльнең җитәкчесе-якташыбыз Айдар Файзрахманов.
Ансамбльнең чыгышы һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә булды.Матур сәхнә костюмнары,ансамбльнең егет-кызларының төрле уен коралларында матур итеп уйнаулары укучыларда зур соклану тудырды.
-
"Җирдәге тынычлык хакына" 09.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сөрде башлангыч мәктәбендә дә төрле чаралар үтә. Авыл китапханәсе белән берлектә "Җирдәге тынычлык хакына" исемле шигырь һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар.Аларның чыгышлары уңай бәяләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
Ветераннарда кунакта 07.02.2015

Арчаның "Нур" телевидениесы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып,алар турында тапшыру әзерлиләр.6 январь көнне алар Яңа Кенәр авылына килделәр. Алар сугыш ветераны,гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәгыйб Усманович Халитов белән очраштылар. Очрашуга Яңа Кенәр мәктәбе укучылары да килгән иделәр. Рәгыйб абый укучыларга үзенең күргәннәрен сөйләде,истәлекләре белән уртаклашты.
-
"Әдәбият һәм сәнгать" музеенда 06.02.2015

Яңа Кенәр мәктәбенең 4 Б класс укучылары Арчадагы "Әдәбият һәм сәнгать" музеена экскурсиягә бардылар.Музейда аларны
-
Шигырь конкурсы 06.02.2015

4 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә "Тынычлык хакына" дигән Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсы уздырылды.Яңа Кенәр урта мәктәбенең филалы булган Кзыл-Яр башлангыч мәктәбенең 3 Г класс укучысы Фазылзянов Рэмзил һәм 4 Ж класс укучысы Бакиев Камил конкурста катнаштылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Казан арты "музеенда 05.02.2015

4 А һәм Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары Арчаның "Казан арты" тарих-этнографик музеена экскурсиягә бардылар. Музейда укучылар Арча төбәгенең борынгы чорлардан алып бүгенге көнгәчә тарихы,биредә гомер кичергән халыкларның көнкүреше,милли-мәдәни тормышы белән таныштылар.Борынгы әйберләрне алар зур кызыксыну белән карадылар.
-
Күңелле зарядка 05.02.2015

Яңа Кенәр мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле зарядка " акциясе старт алды.10 класс укучылары беренчеләр өчен күңелле музыка астында зарядка эшләттеләр. Укучылар матур музыка астында апаларына ияреп сикерделәр,биеделәр,күнегүләр эшләделәр.Укучылар бу акциягә бик теләп катнашалар.Иртәне күңелле зарядкадан башлау көн буена укучыларга күтәренке кәеф бирә.Бу акция дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 04.02.2015

Бөек Ватан сугышына багышланган хикәяләр ,шигырьләр бик күп. 10 класс укучылары 1-4 класс укучыларын шушы әсәрләр белән таныштыралар.Бүген алар 4Б класс укучылары белән Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган әңгәмә уздырдылар.Әңгәмәдә алар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр,Бөек Ватан сугышына багышланган сораулар биреп укучыларның белемнәрен тикшерделәр.
-
"Бабаема хат" конкурсы 03.02.2015

Мәктәптә 5-8 класс укучылары арасында "Бабаема хат "дип аталган конкурс игълан ителгән иде.Укучылар сугыш ветераны булган,сугыштан кайтмый калган бабаларына хат яздылар.Конкурска нәтиҗә ясалды.Беренче урынга 8Б класс укучысы Сайфуллин Салават эше лаек дип табылды.,Бадретдинова Айгөл(7Б кл.)- икенче урын,Касимова Резеда( 8Б кл.),Гарифзянова Азалия (5 кл.)- өченче урынны алдылар.8Б класс укучылары иң актив катнашкан класс булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.








