Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Гашыйклар көне 14.02.2015

Яңа Кенәр мәктәбенең актлар залында Гашыйклар көне уңаеннан бәйрәм уздырдылар.Бәйрәмдә 9-11 класс укучылары катнашты.Бәйрәмне Яңа Кенәр мәктәбендә практика үтүче Арча педагогия көллияте студентлары Сабирова Гөлия,Валиуллина Венера,Салахова Алсу оештырдылар.Парларны төрле конкурсларда сынадылар."Пар аккошлар",Пар йөрәкләр",Гашыйклар","Чын дуслык" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.Кичә бик күңелле булды.
-
Атналык 14.02.2015

9 -14 февраль көннәрендә Яңа Кенәр урта мәктәбендә табигать фәннәре атналыгы узды.Атналыкта биология,химия,география,физика фәннәре укытучылары ачык дәресләр һәм ачык класстан тыш чаралар күрсәттеләр.14 февраль көнне биология фәне укытучысы Садыкова Нүрфия Камилевна 9А классында биологиядән "Җенессез үрчү" темасына ачык дәрес күрсәтте.Дәрес Сингапур структурасы кулланып үткәрелде.
-
Сугыш ветераны белән очрашу 13.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары белән очрашу,аларның өйләрендә булу даими булып тора.Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә шундый зур очрашу үтте.Сугыш һәм хезмәт ветераны,гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Сафаров Мидхәт абый мәктәпкә очрашуга килде. Сугышны үз башыннан кичкән ветераннар хәзер бик аз.Исәннәренең дә күбесе очрашуларга килә алмыйлар. Мидхәт абый укучыларга үзенең башыннан кичкәннәрен сыйләде,укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде."Сугышлар булмасын,бер гаепсезгә кемнеңдер газиз әтисе,улы сугыш кырларында башларын салмасын"- дип теләде,хөрмәтле ветеран.
-
Котлыйбыз! 13.02.2015

10 нчы сыйныф укучысы Валиуллина Раилә Илдар кызы һәм 11 нче класс укучысы Хабибуллина Айсылу Илһам кызы татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Кызлар икесе дә бик тырышлар.Киләчәктә без аларга уңышлар телибез.Куйган максатларына һәрвакытта ирешсеннәр дигән теләктә калабыз.
-
"Класс җитәкчесе -2015" бәйгесе 13.02.2015

12 февраль көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә "Класс җитәкчесе-2015 "республика бәйгесең район этабы үтте.Анда Яңа Кенәр мәктәбенең 2 Б сыйныфы җитәкчесе Сафина Рания Саубановна катнашты.Рания Саубановна 3 урынга лаек бип табылды.Эзләнүчән, эшлекле класс җитәкчесен ата-аналар да ,укучылары да бик яраталар.
Рания Саубановнаны без шушы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Прием заявлений в 1 класс
12.02.2015
С 1 февраля 2015 года начался прием заявлений в 1 класс на 2015-2016 уч.год от проживающих на закрепленной территории.Общее количество мест- 22.
-
Химиядән конкурс 12.02.2015

12 февраль көнне укытучы Марданова Нурия Әгъзамовна химиядән "Кем белә?" дип аталган конкурс үткәрде.Конкурста 9 Б класс укучыларыннан торган 2 команда катнашты.Алар химиядән үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Әфганчылар белән очрашу 12.02.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбенә әфган сугышы ветераннары җыелды.Яңа Кенәр авыл җирлегендә барысы 16 әфганчы бар,шуның 7се очрашуга килгән иделәр.Әфган сугышы тәмамланганга быел 26 ел була.Шул вакыт эчендә, сугышны исән-сау үтеп кайткан ветераннарның күбесе һәлак булды.Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Очрашуга килгән ветераннар үзләре дә чыгыш ясады.Алар укучыларга тырышып укырга кирәклеген,спорт белән шөгелләнергә кирәклеген әйттеләр.Илдә сугышлар гына булмасын,яшь егетләрнең гомерләре армия хезмәтендә өзелмәсен дип телиләр,әфганчылар.
Очрашу җыр-бию,матур шигырь,котлаулар белән үрелеп барды.
-
Географиядән уен-сәяхәт 12.02.2015

Бүген укытучы Ахметова Илмира Музагитовна 7 класслар өчен географиядән уен-сәяхәт оештырды.Уен-сәяхәт "Ерак Амазонкада минем әле булганым юк" дип атала.Укучылар Амазонка буйлап "сәяхәт"иттеләр."Сәяхәтчеләр" төрле каршылыкларга очрадылар һәм аларны җиңеп чыктылар.Уен укучыларга бик ошады.Бу сәяхәттә катнашып алар Амазонка турында үзләренең белемнәрен арттырдылар.
-
"Кызыл китап"та кунакта. 11.02.2015

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында төрле чаралар уздырылды.Шуларның берсе-"Кызыл китапта"та кунакта дип атала.10 класс укучылары башлангыч класс укучыларын "Кызыл китап" белән таныштырдылар.Алар укучыларны безнең якларда үсүче, җир йөзеннән юкка чыгып баручы үсемлекләр белән таныштырдылар.Шулай ук хайваннар дөньясына сәяхәт ясадылар.Башлангыч класс укучылары чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар.








