Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Пробный ОГЭ 06.03.2015

6 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 9 класс укучылары математика фәненән сынап карау имтиханы тапшырдылар.Имтиханга барлыгы мәктәптән 170 укучы килгән иделәр.Аларга чын имтихан тапшыргандагыча шартлар булдырылды:һәрберсенә аерым урын, кабинетларга төрле мәктәп укучылары белән аралаштырып кертү.Бу сынап карау имтиханын тапшыру укучыларда җаваплылыкны арттыра.
-
"Ягез әле,кызлар!" конкурсы 06.03.2015

5 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 5-8 класс кызлары арасында "Ягез әле,кызлар" конкурсы үтте.Конкурста 5-8 класс кызларыннан торган ике команда көч сынашты.Кызлар төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Җырладылар,биеделәр,матур чәчәк букеты эшләделәр. Конкурста "Улыбка" командасы җиңүче булды.Кызларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Аҗаган-2015" 03.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау планы нигезендә Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә "Аҗаган-2015" уены үткәрделәр. Уенда 3-4 класс укучылары ярышты.Алар шуышып барып иптәшләрен дә алып чыктылар,граната ыргыту буенча осталыкларын күрсәттелә,яшерелгән флагны эзләп таптылар,"окоп" казыдылар.Иң күп очконы Бакиев Камил һәм Ахматсалихов Адел җыйдылар.
-
Котлыйбыз! 03.03.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбенең 1-11 класс укучылары инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада катнашкани укучылар беренче,икенче,өченче дәрәҗә диплом белән һәм катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 02.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау планы нигезендә Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Югары Оры башлангыч мәктәбендә Батырлык атналыгы үтте.Укучылар герой-шәһәрләр буйлап сәяхәт иттеләр,Аҗаган уены уйнадылар,герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган КВН да көч сынаштылар.Шулай ук тыл ветераны Марданов Альтаф абый белән очраштылар.Альтаф абый Югары Оры авылында исән калган ике тыл ветеранының берсе. Ул укучыларга сугыш вакытындагы авырлыкларны ,ничек итеп җир эшкәрткәннәрен,иген иккәннәрен сөйләде. атларны сугышка алып китеп бетергәч үгезләр җигеп эшләргә туры килгән тылда эшләүчеләргә.Укучылар Альтаф абыйга узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аның өчен матур җыр һәм биюләр күрсәттеләр.
Тыл ветераны Альтаф абый Мәрдәнов белән очрашу укучыларның күңелендә тирән эз калдырды. -
Бөек Җиңүгә багышланган акцияләр башланды . 02.03.2015

Март аенда “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 бишле” һәм “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя” акцияләре старт алды.
Кадерле укучылар, әлеге акцияләрдә актив катнашыйк!
-
Котлыйбыз! 28.02.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбенең 3-4 класс укучылары инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада Фазуллина Динә(4 кл.)-икенче дәрәҗә,Бадретдинов Алмаз(3 кл.)-беренче дәрәҗә,Ахметова Рәдинә(3 кл.)-өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия форумы 28.02.2015
"Живая классика" 27.02.2015
26 нчы февральдә Арча шәһәрендә "Живая классика" IV Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста 6-7 класс укучылары көч сынашты. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән 6 класс укучысы Аксакова Миләүшә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Котлыйбыз! 27.02.2015
Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбенең 2 класс укучылары Фазуллин Илназ һәм Фазуллина Илсия инглиз теле фәненнән олимпиадада катнаштылар.Инфоурок проекты буенча оештырылган дистанцион олимпиадада бу укучылар икесе дә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм укытучылары Самигуллина Фәридә Ахматхасановнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.








