Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
70 еллыкка -70 оя акциясе 21.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "70 еллыкка -70 оя" акциясе тәмамланды.Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары барлыгы 70 оя ясап алып килделәр.Ул оялар мәктәп территориясендәге агачларга эленәчәк.Безнең канатлы дусларыбызга бу зур бүләк булды.Шушы 70 оя арасында бик матурлары,барлык таләпләргә җавп бирә торганнары да бар иде.2Б класс укучысыНигаметзянова Камилә алып килгән оя иң матуры дип табылды.
Шушы акциядә катнашкан барлык укучыларга һәм оя ясарга булышкан бабайларга,әтиләргә,абыйларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2015

Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
Яңа Кенәр урта мәктәбендә бүген Нәүрүз бәйрәме үтте.Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.Нәүрүзбикә барыбызга да үзенең теләкләрен җиткерде.Ахырдан барыбызда "Карга боткасыннан" авыз иттек.
-
Профсоюз членнары җыелышы 20.03.2015

Бүген мәктәптә профсоюз членнарының коллектив договор үтәлешен тикшерүгә багышланган җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры З.И.Хайруллинаның, профком рәисе Р.Д.Сагедиевның договор үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Договор пунктлары , гомумән алганда, үтәлә. Эш сәгате, ял, отпуск бирү, төрле кыен хәлләрдә калганда бирелә торган льготалар тормышка вакытында ашырыла.
Җыелыш эшендә Яңа Кенәр балалар бакчасы профком рәисе Р.Г.Гайфуллина катнашты.
-
Бездә "Әлифба" бәйрәме 20.03.2015

Бүген 1 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм.Бүген алар үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.1 класс укучылары әле кайчан гына кулларына алган китаптагы барлык хәрефләрне өйрәнеп беттеләр,язарга,укырга өйрәнделәр.
Бәйрәмгә беренче классларның әти-әниләре килгән иде.Класс җитәкчеләре Хафизова Г.Н. белән укучылар төрле сорауларга җавап бирделәр.,әти-әниләргә үзләренең белемнәрен, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.Укучылар әти-әниләренә киләчәктә тырышып укырга,"2"ле алмаска,тәртипле булырга сүз бирделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Неделя англо-русского языков. 20.03.2015

В филиале МБОУ "Новокинерская СОШ"-"Верхнеуринская НОШ" был проведён открытый урок по английскому языку во 2"Г",3"В",4"Г" классах.На уроке были проведены разные виды работы.Учащиеся не только читали и писали,но происценировали диалоги,в парах задавали друг-другу вопросы,исполняли песни на английском языке с шарами.На уроке были применены обучающие структуры"СИНГЛ РАУНД РОБИН","КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЭНДЖ" Сингапурского метода обучения.В течение урока учащиеся работали с увлечением.На уроке присутствовали родители учащихся.
Родители выразили искренюю благодарность учительнице Фариде Ахматхасановне.А Фарида Ахматхасановна поблагодарила родителей за их заинтересованность в приобретении знаний.
-
Юбилей медале тапшыру тантанасы 19.03.2015

19 март көнне Сөрде авылы җирлегенә кергән Югары Оры,Сөрде Түбән Оры,Кзыл-Яр авылларында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бу авылларда яшәүче сугыш ветераннарының 5 се исән.Тыл ветераннарының да күбесе бәйрәмгә килә алмаганнар.Чөнки ветераннарның иң яшенә дә хәзер 80 яшь.
Ветераннарны Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбе укучыларыда котладылар.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Өлкәннәрнең һәберсе үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Хөрмәтле ветераннар яшьлегегез авыр вакытларга туры килгән.Хәзерге тыныч,матур тормыш өчен без сезгә бик рәхмәтле.Киләчәктә авырмыйча озак яшәргә язсын.
-
Рус теле һәм инглиз теле атналыгы 19.03.2015

Рус теле һәм инглиз теле атналыгы кысаларында 1А,4Б,7А,7Б,9А,10Б,11Б сыйныф укучылары инглиз,татар теле һәм рус телләрендә әдәби-музыкаль кичә әзерләделәр.Бу кичә өч телне дә бик яхшы белергә кирәклеген төшендерде.Чыгышлар презентация белән параллель алып барылды.
"Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел.
Чит телне дә өйрән син
Киләчәктә һәркемгә дә
Бик кирәкле Useful тел"
Кичә 7А класс укучыларының "Туган тел" җырын ана телендә һәм инглиз телендә башкарылуы белән башланды.1 сыйныф укучылары үзләренең төрле төстәге "шарлар" турындагы җырларын башкардылар,шигырьләр сөйләделәр.4А сыйныф укучылары "Вагоннар" җырын инглиз телендә башкардылар.
-
Очрашу. 19.03.2015

18 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә КАИ дан килгән фәннәр докторы ,профессор Саттаров Альберт Габделбарович белән очрашу булды.Очрашуга 10-11 класс укучылары килде. Альберт Габделбарович укучыларга уку йорты турында,укырга керү тәртибе турында,нинди факультетлар барлыгы турында сөйләде.Студентлар белән үткәргән тәҗрибәләренең видеоязмаларын күрсәтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Альберт Габделбарович аларның барысына да җавап бирде. Бу очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Ачык җиһанга чыгуга 50 ел 18.03.2015

Моннан нәкъ 50 ел элек-1965 елның 18 мартында кеше ачык җиһанга чыкты. Шуңа күрә,18 март -беренче тапкыр ачык җиһанга чыккан көн булып саналана.Шул уңайдан Яңа Кенәр мәктәбендә очрашу үтте.Очрашуга очучы Гатауллин Гиниатулла Гатауллович һәм Шарипов Радик Талгатович килгәннәр иде.Алар укучыларның космоска багышлап ясаган рәсем күргәзмәсен карадылар.Укучыларга үзләре,эшләре турында,космос,Гагарин турында сөйләделәр.
Бу кичәдә Яңа Кенәр мәктәбе укучылары галәм турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.
-
Кәгазь самолет очыру ярышы 18.03.2015

18 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ачык җиһанга чыгуга 50 ел тулу уңаеннан кәгазь самолетлар очыру ярышы булды. Ярышта 2-8 класс укучылары катнашты. Укучылар үз куллары белән кагазьдән ясаган самолетларны очырдылар.Ярышка Гатауллин Гиниятулла Гатауллович һәм Шарипов Радик Талгатович нәтиҗә ясадылар.Иң еракка очкан самолет 7 класс укучысы Ибатуллин Илнарныкы булды,Галиуллин Әсхат(7 кл.)-2 урында, Фазылзянов Аяз(7 кл.)-3 урын.Җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләделәр.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.








