Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 09.04.2015

8 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте.Җыелышты мәктәп директоры Хайруллина З.И. әти-әниләрне укучыларны ашату положениесы белән таныштырды.Уку эшләре буенча директор урынбасары Ахметова И.М. 9 класс укучыларының ГИА тапшыру һәм 11 класс укучыларының ЕГЭ тапшыру тәртибе белән таныштырды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ханафиева С.К. "Балаларның таркаулыгы" дигән темага доклад ясады.
-
Өстәл хоккее 09.04.2015

9 апрель көнне Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә өстәл хоккее буенча ярыш үткәрелде. Уенны физкультура укытучысы Хайруллин Рәмис оештырды. Уенда 3 Г һәм 4 Ж укучылары катнашты. 1 нче урында 4 Ж класс укучысы Бакиев Камил, 2 нче урында 4 Ж класс укучысы Ахматсалихов Адель, 3 нче урында 4 Ж класс укучысы Гыйниятов Инсаф, 4 нче урында 3 Г класс укучысы Фазылҗанов Рамзил булды. Аларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
-
Фәнни -гамәли конференция 09.04.2015

"Казан арты "тарих-этнография музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сәлам франттан" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.Конференциядә 4Б класс укучысы Хайруллина Азалия "Онытылмас хәтирәләр",6А сыйныфы укучысы Аксакова Миләүшә "Фронттан хат"(җитәкчесе Фазуллина Л.Р.).татар теле укытучысы Нигматуллина Л.С. "Алар җиргә Җиңү китерделәр",инглиз теле укытучысы Хайруллина Л.А. "Ул елларны ничек онытасың" дип исемләнгән фәнни эшләре өчен диплом белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз.
-
Фәнни-гамәли конференция
08.04.2015
7 апрель көнне Арча педагогия көллиятендә "Фән һәм без" дип аталган фәнни-гамәли конференция булды.Бу конференциядә 7А класс укучысы Нәҗметдинова Алинә катнашты.Ул "Авылдашым-татар математигы Юныс Оруви әл Казани" дигән тема астындә чыгыш ясады һәм "Математика тарихы үсеше" номинациясендә җиңеп диплом белән бүләкләнде.Алинәнең бу галим турындагы статьясы да басылып чыкты.Алинәне чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз.
-
Фәнни-гамәли конференция "Сәлам фронттан" 08.04.2015

“Казан арты” тарих-этнография музее үткәргән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” фәнни-гамәли конференциядә катнашканнары һәм чыгыш ясаганннары өчен 6 сыйныф укучысы Аксакова Миләүшә һәм аның укытучысы Фазуллина Л.Р. диплом белән бүләкләнделәр.
-
Спектакль карадык 08.04.2015

8 нче апрель көнне Кзыл-Яр һәм Түбән Оры башлангыч мәктәбе укучылары Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче класс укучылары белән берлектә Арча мәдәният йортында Галискәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары куйган "Авыл эте Акбай" исемле спектакль карадылар. Спектакль балаларга бик ошады. Бу спектакль хайваннарга карата игътибарлылык тәрбияли.
-
Волейбол ярышы. 07.04.2015

Арчада югары класс укучылары һәм ВУЗ,СУЗ студентлары арасында район спартакиадасы үтте.Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм "Спорт сөюче яшьләр-Арчаның сәламәт киләчәге "исеме астында үтте.Яңа Кенәр урта мәктәбенең волейбол командасы бу спартакиадада катнашты һәм икенче урынны алды.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Өмәдә. 04.04.2015

4 апрель Яңа Кенәр урта мәктәбендә өмә булды.Анда барлык укучылар катнашты.Өмәдә тирә-яктагы җыелып торган карларны тараттык.
-
Балалар китабы көне 03.04.2015

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 2Б класс укучылары класс җитәкчесе Сафина Р.С. белән Яңа Кенәр авылының балалар китапханәсенә бардылар.Китапханәчеләр Суфия һәм Ләйсән апалары аларга китаплар турында сөйләделәр,газета -җурналлар белән таныштырдылар.Шулай уку укучылар табышмаклар чиштеләр,төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.
-
Волейбол ярышы. 30.03.2015

30 март көнне мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды.Хатын-кызлар арасында зона ярышларында җиңгән 8 команда "Арча" спорт комплексында,ир-атлар арасында 6 команда Арча балалар иҗаты йортында көч сынаштылар.Көне буена сузылган киеренке көрәш нәтиҗәсендә Яңа Кенәр урта мәктәбенең хатын -кызлар командасы район буенча 6 нчы ,ә ир-егетләр 1 урынны яуладылар.Зөлфәт Хайруллин ир-егетләр арасында иң яхшы уенчы дип табылды.Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.








