Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Рус теленнән ЕГЭ
28.05.2015
Бүген 11 класс укучылары рус теле фәненнән имтихан тапшыралар.Аларга уңышлар телибез.
-
Математикадан ОГЭ
27.05.2015
Бүген 9 класс укучылары математика фәненнән имтихан тапшыралар.Аларга уңышлар телибез.
-
“1нче класс укучысының мәдәни көндәлеге» 26.05.2015

25 нче май көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә “1нче класс укучысының мәдәни көндәлеге» проектының район йомгаклау кичәсе булды .Яңа Кенәр урта гомуми белем мсәктәбенең 1ласс укучысы Мөхәтмәтшина Лилия районда 1 нче урынга ,Галимова Айгөл 2 нче урынга лаек булды. Кызларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Мөхәтмәтшина Лилия 26 май көнне Казан шәһәренә “Әкият” курчак театрына барачак.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 23.05.2015

Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме.11 класс укучылары өчен иң моңсу бәйрәмнәренең берсе.Быелгы уку елында Яңа Кенәр урта мәктәбен 21 укучы тәмамлый.Укчыларны,укытучыларны һәм әти-әниләрне шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез.11 классларга имтиханнарын уңышлы тапшырып ,үзләре теләгән уку йортына керүләрен,киләчәктә үз юлларын табуларын телибез.
-
Наркотикларсыз тормыш.
21.05.2015
Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең актлар залында 7-8 класс укучылары өчен Яңа Кенәр мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наркотикларсыз тормыш" дигән әңгәмә үткәределәр.Мәктәпнең медсестрасы Хабибуллина Г. тәмәнең,аракының,наркотикларның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясаганың,аларның ахыры ничек тәмамлангылыгы турында сөйләде.Укучылар ахырдан ведиоролик карадылар.
-
Мини футбол
20.05.2015
19 май көнне Яңа кенәр урта мәктәбе стадионында мини футбол ярышлары үтте.Анда 5 команда катнашты.Апаз урта мәктәбе-1 урын,Шушмабаш урта мәктәбе-2 урын,Яңа Кырлай урта мәктәбе -3 урын,Яңа Кенәр урта мәктәбе -4 урынны алдылар.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.
-
Варислар булдык. 19.05.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең һәм филиалларының 4 класс укучыларын тантаналы шартларда вариска кабул иттеләр. Тантаналы вәгъдә, варислар законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларга галстуклар бәйләделәр.Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Варисларны ветеран пионервожатый Бадриева Әлфия апа котлады һәм лаеклы варис булырга өндәде.
-
Татар теленнән мониторинг 18.05.2015

Бүген 11 класс укучылары татар теленнән мониторинг үттеләр.
-
Өмәдә 15.05.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбе укучылары һәм укытучылар өмәгә чыктылар.Алар мәктәп янындагы паркны җыештырдылар:коелган яфракларны себереп түктеләр,корган агачларны кисеп ташладылар.
-
Бакчада кызу эш . 14.05.2015

Мәктәп яны участогында эшнең иң кызган вакыты.Бүген 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Садикова Н.К. белән түтәлләр ясадылар.
Башлангыч класслар,класс җитәкчеләре белән берлектә үзләренең тәҗрибә участокларын тәртипкә китерделәр,чәчәк түтүтәлләрен әзерләделәр.








