Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Җиңел атлетика буенча ярыш. 13.05.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында җиңел атлетика ярышлары узды.Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.Мухаметгалиев Булат- 100метр- 2 урын,Бакиев Инсаф-400 метр-1урын,эстафета-1 урынны алды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
9 классларда БРТ 12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары татар телееннән бердәм республика тесты эшләделәр.
-
"Җиңү килде җирне нурга күмеп.." 09.05.2015

8 нче май көнне Яңа Ашыт башлангыч мәктәбе укучылары һәм тыл ветераннары белән, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәлгә венок куелды.
"Җиңү килде җирне нурга күмеп.."дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. еллар имин, күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын! -
Котлыйбыз! 08.05.2015

Хөрмәтле дуслар!
Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз.күк йөзе һәрвакыт аяз,илләребез имин булсын.
Җиңү көне —Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 08.05.2015

8 нче май көнне Кзыл-Яр авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды. Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары һәм Бакиева А., клуб модире Галимжанова Г., . эчтәлекле әдәби монтаж куйдылар. Фазылжанова Танзилә апа да сугыш турында жыр жырлады.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг 08.05.2015

Бөтен ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә.Бүген Яңа Кенәр авылында шушы бәйрәм уңаеннан митинг булды.Митингта сугыш һәм тыл ветераннары,мәктәп укучылары ,балалар бакчасыннан нәниләр һәм башка оешмалардан килгән хезмәткәрләр катнашты.Сугышта үлеп калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.Сугыш кырында үлеп калганнар өчен куелган һәйкәлгә веноклар,чәчәкләр салдылар.Митингта катнашкан ветераннар,мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Сугышта катнашканнарның даны мәңгелек .Без аларны беркайчан да онытмаска тиеш.
-
Колыйбыз ! 07.05.2015

Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында үткәргән "Җиңү ядкәре" бәйгесенә 7 май көнне нәтиҗә ясады.Бәйге материалларын Intertat.ru редакциясе,"Безнең мирас" журналы (баш мөхәррире Ләбиб Лерон) һәм Татарстан Милли музее хезмәткәрләреннән торган жюри бәяләде.Бу бәйгедә безнең мәктәптән Хайруллина Л.А. үзенең 6Б сыйныфы укучылары белән "Туган як ядкаре" номинациясендә җиңүче булдылар һәм Милли музейның махсус бүләгенә ия булып,диплом белән бүләкләнделәр.
Музей хезмәткәрләре барлык җиңүчеләргә дә бу көнне Милли музейның экспозиция заллары буенча экскурсия үткәрде.Үзенең гаилә ядкаре белән уртаклашкан,туганнары,якыннарының батырлыклары турында башкаларга да сөйләгән барлык укучыларыбызга да рәхмәтебезне белдерәбез,"-диде Intertat. ru редакциясенең баш мөхәррирре Илназ Фазуллин.
-
Ветеран белән очрашу 07.05.2015

Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шарипов Тәлгат Шарипович бүген мәктәпкә очрашуга килде.Очрашунытатар теле һәм әдәбияты укуытучысы Габдрахманова Илсөя Мәхмуд кызы оештырды.Талгат Шарипович укучыларга сугыш вакытында үзенең күргәннәрен,истәлекләрен сөйләде.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Укучылар ветеранны матур җыр,шигырьләр сөйләп котладылар.Очрашу бик җылы үтте.
-
Җиңел атлетика буенча ярыш. 06.05.2015

5 май көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары арасында җиңел атлетика буенча районкүләм ярышлар узды.Яңа Кенәр командасы тулы составта һәзм яхшы әзерлек белән барды.Нәтиҗәсе дә яхшы булды:үз дистанцияләрендә Шарафиева Ч.-2 урын,Әгләмов Р.һәм Хайруллин Р.-3нче булдылар.Хайруллин Зөлфәт,Хайруллин Рәмис,Хайруллина Ләйсән ,Шарафиева Чулпан эстафетада 22 команда арасында 1 урынны яуладылар.Сабирова Г.һәм Фазуллина Л. үз дистанцияләрен уңышлы үттеләр.Бу уку елында ярышлар шуның белән төгәлләнде.Гомуми нәтиҗәләр буенча Яңа Кенәр командасы призлы урын алыр дип өметләнәбез.
-
Белдерү
06.05.2015
7 нче май көнне 3 нче А сыйныфы укучылары ата-аналары өчен җыелыш булачак.Җыелышта ОРКСЭ фәне буенча модуль сайлау каралачак.Барлык әти-әниләрне җыелышка чакырабыз.








