Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
4 классларда мониторинг 22.04.2015

15 апрельдән башлап 4 класс укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.Бүген алар "Рус теле" фәненән тест эшләделәр.Мониторингта филиал мәктәпләрдән килгән укучылар белән бергә 42 укучы катнашты.
-
Гаилә бәйрәме 22.04.2015

2 класс укучылары класс җитәкчесе Сафина Р.С. белән "Гаилә "бәйрәме үткәрделәр.Алар әти-әниләрен кунакка чакырдылар.Аларга үзләренең ел буе алган белемнәрен һәм һөнәрләрен күрсәттеләр.Әти-әниләр балаларының тырышлыкларына,уңганлыкларына куанып,ял иттеләр.
-
Рәсем конкурсы 21.04.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Пожар куркыныч" дигән исем астында рәсем конкурсы үтте.Бу конкурста укучылар бик актив катнаштылар.Бигрәк тә 1-4 класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Укучыларны Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.Х. котлады һәм бүләкләр тапшырды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Язгы мәрхәмәтлелек акциясе. 20.04.2015

Бөтенроссия буенча "Язгы мәрхәмәтлелек" акциясе бара.Шул акция кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә.Яхшылык,изгелек эшләү,кешеләргә ярдәм итү,табигатьне саклау-акция кысаларында башкарыла торган эшләрнең берсе булып тора.Сезнең барыгызны да шушы акциядә катнашырга чакырабыз.
-
Мониторинг 18.04.2015

Бүген 10 класс укучылары рус теле фәненән мониторинг үттеләр.ABBYY Мониторинг оештырган бу мониторинг 11 класста үтәчәк ЕГЭ га ошаган.Укучылар маниторингны эшләп,үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
-
Спектакль карадык.
18.04.2015
18 апрель көнне 8,11 класс укучылары Г.Камал театрына спектакль карарга бардылар.Алар драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Мәхәббәт FM" спектаклен карадылар.Спектакль укучыларга бик ошады.
-
4 классларда мониторинг 17.04.2015

Бүген 4 класс укучылары проект эше эшләделәр.Алар группаларга бүленеп метапредмет эшчәнлек формалаштыруны бәяләү буенча проект эше башкардылар.
-
Шашка ярышы 17.04.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбендә укучылар арасында шашка ярышы үтте.Бу ярышта җиңгән укучылар 21 апрель көнне ААрча шәһәренә район буенча үткәрелә торган шашка ярышына барачаклар.Аларга уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 17.04.2015

Тарих,җәмгыять ,татар теле атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять укытучысы укытучысы Сагдиев Р. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган очрашу үткәрде.Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Сәфәров мидхәт абый килгән иде.Ул укучыларны үзенең истәлекләре белән таныштырды.Сугыш вакытында,сугыштан соңгы еллардагы авыр вакытлар турында сөйләде.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
4 классларда мониторинг 15.04.2015

15 апрельдән башлап 4 класс укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.Бүген алар "Литературное чтение" фәненән тест эшләделәр.Мониторингта филиал мәктәпләрдән килгән укучылар белән бергә 42 укучы катнашты.








