Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
КВН 18.11.2015

Бүген Яңа Кенәр мәдәният йортында зона буенча КВН уены булып узды. КВНда алты мәктәп командасы катнашты. Безнең мәктәп укучылары бик матур чыгыш ясадылар. Молодцы!.
-
Әдәбият елы дәвам итә 16.11.2015

Әдәбият елы дәвам итә. Инде берничә атна дәвамында укучылар төрле халыкларның шигырьләрен укыйлар. Шулай итеп укучыларда туган телгә генә түгел, башка милләтләрнең әдәбиятенә карата да ихтирам хисләре тәрбияләнә.
-
"Әдәби хәзинә" 13.11.2015

Әдәбият елы уңаеннан Арча төбәге язучылары, шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты белән танышуны үз эченә алган “Әдәби хәзинә” циклы дәвам итә. Әлеге дәресләр укытучылар һәм укучылар өчен күп файдалы мәгълүмат бирә, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уята. Бүгенге класс сәгатьләре якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин белән танышуга багышланды.
-
Математика укытучылары семинары 12.11.2015

12 нче ноябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә математикларның зона семинары булып узды. Бу семинарда безнең мәктәпнең математика укытучысы Сәләхова Гөлсинә Миннехановна ” Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында математик белем биргәндә заманча технологияләрне куллану” дигән темага чыгыш ясады. Укытучының фикеренчә, математика укыту системалы белемнәр үзләштерүне таләп итә. Укытучы тарафыннан укучының фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне кыска, шул ук вакытта төгәл һәм ышандырырлык итеп бәян итәргә, аны дәлилләргә, теләсә нинди ситуациядән иң оптималь, җайлы, уңай чишелеш табарга өйрәтү, фәнни-техник алгарыш өчен бу фәннең мөһим терәк булуын аңлатырга тырышу кирәктер. Ничек кенә укытсак та, “йомшак” укучыларда үз көченә ышаныч уятырга, уртача үзләштерүчегә — югарырак үрмәләргә ярдәм итәргә, ә көчлеләрдә иҗади уйландыра торган эш запасын саектырмаска кирәк.
-
Авылдашыбызның иҗат кичәсе 11.11.2015

11 нче ноябрь көнне "Казан арты тарих- этнография музее"нда авылдашыбыз Миннебаева Мәйфәрвәз Зариф кызының иҗат кичәсе булды. Әлеге кичәдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 09.11.2015

Бүген мәктәптә Арча районы өстәл теннисы Федерациясе Кубогына ярышларда җиңүчеләрне котлау булды. Шәхси беренчелектә икенче урынны яулаган 8 класс укучылары Гатин Альмирга һәм Гафетдинова Гөлиягә һәм өченче урынга ия булган 9 нчы класс укучысы Гафетдинова Гөлүсәгә кубок һәм грамоталар тапшырылды.
-
КВНга әзерләнәбез 07.11.2015

Тиздән район күләмендә үтәчәк КВНга әзерлек дәвам итә. Укучылар хәзерге вакытта үзләренең осталыкларын шомарту өстендә эшлиләр.
-
Олимпиада
05.11.2015
Бүген 2-3 нче классукучылары арасында математика буенча район олимпиадасы булып узды. Анда безнең мәктәп укучысы да үзенең көчен сынап кайтты.
-
Имтиханнарга әзерлек. 03.11.2015

Каникул көннәре булуга карамастан укучылар мәктәпкә агылалар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен консультацияләр үтсә, башка укучылар түгәрәк эшләрендә катнашалар.
-
Осенний фьюжн
03.11.2015
Бүген "Арча " спорткомплексында мәктәп яшьләре "Көзге бал-Осенний фьюжн" бәйрәмендә катнаштылар. Стиляга стилендә күз явын алырлык итеп киенгән егетләр -кызлар шул чорның вакыйгаларына әйләнеп кайткандай булдылар, стиляга биюен башкардылар, сорауларга җавап бирделәр, төрле шаян конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм 50-60 нчы еллар дискотекасы белән тәмамланды. Укучылар күңелендә бәйрәм рухы озак сакланыр!










