Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Юбилейны каршылап 06.04.2016

Укучыларыбыз Г.Тукай юбилеен каршылап, аның әсәрләренә карата күргәзмә оештырдылар.
-
Чистарту 05.04.2016

"Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылау эшләре дәвам итә. Укучыларыбыз һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Дуслык көне 05.04.2016

5 апрельдә “Игелекле эшләр атналыгы “ акциясе кысаларында Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә “Дуслык көне” үтте. Бу көнне классларда Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләт вәкилләренең батырлыклары турында “ Дуслык дәресләре” үтте.
-
"Игелекле эшләр" атналыгы
04.04.2016
4 апрель көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә “Игелекле эшләр атналыгы” акциясе старт алды. Шушы уңайдан мәктәпкүләм линейкада алдагы көннәрдә булачак чаралар һәм аларның бурычлары белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Таҗиев Айрат Әгъзәмович таныштырды.
-
Спорт 02.04.2016

Мәктәп буенча шашка ярышлары башланып китте. Башта класстагы көчле уенчы билгеләнәчәк, аннан соң мәктәп чемпионы билгеләнәчәк. Уңышлар, сезгә.
-
Класс сәгате 31.03.2016

Кырым һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына карата география укытучысы Гафетдинова Э.Д. класс сәгате үткәрде. Укучылар үзләренең сорауларына җаваплар алдылар, файдалы мәгълүмат тупладылар.
-
Китапханәдә 28.03.2016

Бүген 1 нче класс укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Хәбирова Г. аларга Г.Тукай әсәрләрен тәкъдим итте. Аннан соң алар үзләре ясаган эшләнмәләр белән фотога төштеләр.
-
Өстәл теннисы 26.03.2016

24 нче март көнне Арча шәһәрендә укучылар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.Бу ярышларда безнең мәктәпнең өч командасы катгнашты. Иң яшь команда 1 нче, урта яшьтәге команда 2нче, өлкән яшьтәге команда 4 нче урынга лаек булды Молодцы!!!
-
Яңгыравык шигырь тамчылары 24.03.2016

22 нче март көнне АПКда башлангыч класс укучылары арасында "Яңгыравык шигырь тамчылары" исеме астында шигырь сөйләүчеләрнең республика конкурсы узды.
Безнең мәктәпнең 1 класс укучысы Хәмидуллина К. 2 урынга лаек булды Җитәкчесе Таҗиева Г.С. Котлыйбыз!. -
Педсовет 23.03.2016

Бүген “Дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбия потенциалы” дигән темага педагогик киңәшмә үтте. Укытучылар шулай ук фәннәр буенча класстан тыш эшләрне оештыру, конкурслар һәм фәнни- практик конференцияләрдә катнашу турында эшлекле сөйләшү алып бардылар, уку елын уңышлы тәмамлау өчен максат һәм бурычлар куйдылар.










