Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Имтиханнарга әзерлек 09.01.2016

Каникул көннәрендә 9 класс укучылары имтиханнарга әзерлек эше алып барды. Консультацияләр даими үткәрелде. Укучылар 4 январь көнне математикадан, 6 январь көнне рус теленнән район буенча үткәрелгән сынап карау имтиханнарында катнашсалар, 9 январь көнне мәктәптә җәмгыять белеменнән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Районда теннис ярышы 08.01.2016

8 гыйнварда “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә район буенча өстәл теннисы, бадминтон буенча ярышлар узды. Мәктәпнең өстәл теннисы буенча җыелма командасы 1 урынны яулады. Котлыйбыз!!
-
Чаңгы ярышы 06.01.2016

6 гыйнварда «Арча» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Биредә йолдызлар кабына» дигән исем астында үткәрелгән спорт һәм сәламәтлек фестивале кысаларында чаңгы ярышлары үтте. Анда Арча районы мәктәпләре катнашты. Безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады. Котлыйбыз!!!
-
ГТО 05.01.2016

-
Районда чыршы бәйрәме 29.12.2015

28 нче декабрьдә районда укучылар өчен төп чыршы бәйрәме үзды. Анда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Гатин А. һәм 9 класс укучысы Газизов А.лар катнашты. Укучылар бәйрәмне бик яратып кайттылар.
-
Спорт 28.12.2015

Бүген Яңа Кишет төп мәктәбендә профсоюз членнары арасында шашка, шахмат ярышлары үзды. Анда безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Таҗиева Г.С. шашка буенча 1 нче урынны яулады.
-
Яңа ел белән! 27.12.2015

Быел 6-8 класс укучылары Яңа ел бәйрәмен "аэропортта" каршыладылар. Әйе, бәйрәмнең сценарие нәкъ менә шулай төзелгән иде. Монда "чит ил" кунаклары да, фокусчылар да, төрле ил артистлары да булды. Укучылар рольләрне зур осталык белән башкардылар. Тамашачылар бик канәгать калды.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2015

Бүген Хәсәншәех мәдәният йортында 1-5 класс укучыларының "Чыршы бәйрәме" үтте. Укучылар бәйрәмгә төрле костюмнар әзерләгәннәр. Алар тамаша кылырга килгән әти-әниләренә, кунакларга үзләренең осталыкларын җырлар, биюләр, нәфис сүз аша җиткерделәр. Авыл халкы укучыларның чыгышын бик ошатты.
-
Яңа ел символлары 26.12.2015

Яңа ел чыннан да сихри, могҗизалы бәйрәм. Ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бәйрәмгә әзерлек шуңа күрә дә алдан башлана, анда укучылар да, укытучылар да, әти- әниләр дә катнаша. Яңа ел символларын төрлечә ясап карадык. Сезгә дә ошыйдыр безнең гүзәл чыршылар, кар бабайлар!
-
Акция 24.12.2015

Бүген SMS-балалар отряды "Могҗиза бүләк ит" акциясе үткәрде. Алар Кыш бабай белән берлектә Хәсәншәех балалар бакчасына бардылар. Отряд членнары кечкенәләр белән җырлар, биюләр башкардылар, төрле уеннар уйнадылар..










