Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Бөтен кеше дә бозга! 05.01.2017

Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең". Р.Фәхреддин.
5 январь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе "Бөтен кеше дә бозга!" исеме астында укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән бергә төрле уеннар һәм тимераякта шуу көне үткәрде. Көннең салкынлыгы укучыларны куркытмады. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән бергә төрле уеннар уйнадылар, чаналарда бер-берсен тартып, күңелле генә ял иттеләр.
-
Яңа ел белән, кадерле дуслар 01.01.2017

Иске елда калсын, әйдә, авырлыклар,
Яңа елда тормышка ашсын бар теләкләр
Еллар буе ак мамыктай яусын бәхет,
Аяз күктә кояш торсын нурын чәчеп!
-
Укытучылар киңәшмәсе
30.12.2016
Бүгенге укытучылар киңәшмәсе түбәндәге темалардан торды:
-
Бөтен кеше дә чаңгыга 29.12.2016

29 нчы декабрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе “Бөтен кеше дә чаңгыга!” исеме астында әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар белән бергә чаңгыда шуу оештырды. Көн искиткеч матур иде. Саф һавада йөрү һәр чаңгычы өчен, әйтеп бетергесез сәламәтлекләренә зур файда китерде. Чөнки алар телевизордан, компьютердан аерылып тордылар. Әтиләр “Шушындый чара уздырганыгыз өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез, әле үзебез болай вакыт табып чыга да алмас идек”- дигән фикерләрен җиткерделәр.
-
С НОВЫМ ГОДОМ! 29.12.2016

С НОВЫМ ГОДОМ!
-
Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме 28.12.2016

“Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме дә үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив балалар катнашты.
-
Яна ел белән! 27.12.2016

Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2017 ел атлый. Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
Безнең Хәсәншәех мәдәният йортында укучыларның Чыршы бәйрәмнәре гөрләп узды. Матур җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр белән сәхнә гөрләп торды. Яңа еллар белән Сезне кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
-
Яңа ел белән! 27.12.2016

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне,
Бәхетне, тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны.
-
Президентская елка 26.12.2016

Жить в Татарстане и не побывать на президентской елке! Это же мечта любого ребенка! Из нашей школы Гафетдинов Айрат, 25 декабря , был приглашен на эту сказочную елку.
-
Әкият илендә 23.12.2016

Яңа ел алдыннан мәктәбебез укучыларын ишек алдындагы әкият геройлары каршы ала. Быел да күмәк тырышлык белән кардан төрле сыннар ясалды.Кар бабай һәм Кар кызы быел укучыларны капкадан ук каршы алалар.










