Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Заповедный урок 28.02.2017

Мәктәптә география укытучысы Гафетдинова Э.Д.5-7 нче класста, биология укытучысы Зиннатуллин Р.Ш 8-9 нчы классларда “Милли парклар һәм тыюлыклар” темасына кластан тыш чара үткәрделәр. Чара үткәрү өчен материаллар(презентация ,видеофильмнар) “Заповедный урок” сайтыннан алынды.
-
Котлыйбыз! 26.02.2017

25 февраль көнне Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә узган чаңгы ярышынын жинүчеләре булдык. Команда 3 урында.
-
Тимурчылар, тимурчылар... 25.02.2017

Укучыларыбыз ветраннарыбызны онытмыйлар. Алар үзләренең ярдәмнәрен оештырып торалар. Балаларыбызга алар бик шат, үзләренең рәхмәтләрен изге теләкләрендә юллыйлар.
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН! 23.02.2017

Хөрмәтле абыйлар, егетләр, әтиләр!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Бәйрәм белән Сезне!
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

22 февраль 7 класс укучылар Ватанны саклаучылар көненә әтиләрен кунакка чакырдылар. Матур концерт күрсәттеләр. Һәр ир укытучыларга үзләренең теләкләрен җиткереп, концерт номеры бүләк иттеләр. Әтиләргә матур конкурслар оештырдылар. Һәр әти, укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерде. Тырышып укырга, спортны яратырга, таза-сау булып, мәктәпне уңышлы тәмамлап, киләчәктә безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз булуларын теләделәр.
-
И туган тел, и матур тел.... 21.02.2017

И туган тел, и матур тел,
Әткәм әнкәмнең теле...
Дөньяда 6000 гә якын тел бар. 21 февраль көне Туган тел көне дип игълан ителгән. Ана теле бар көдрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән һәм итә. 21 февраль мәктәбебездә шушы бөек телне искә алу көне булды. Балалар матур , сәнгатьле итеп үз телләрендә татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, туган тел турында мәкальләр әйтеш уйналды, бик күп мәгълуматлар бирелде.
-
ГТО нормалары 21.02.2017

Мәктәбебездә ГТО нормаларын тапшыру бара. 1 -2 баскыч-20 февраль, 3 баскыч-21 февраль, 4 баскыч- 22 февраль. Уңышлар сезгә, кадерле балалар.
-
Без бергә!-соңгы номинация 21.02.2017

Бик зур әзерлек белән "Без бергә!" конкурсы барды. Без аның ,район күләмендә 3 номинациясендә катнашырга дип максат куйды. Менә бүген шуның соңгы номинациясен уздырдык. Ул Хореография иде. Укучыларыбызны котлыйбыз. Алда җиңүчеләребезне видео язмага яздырып җибәрү эше калып килә.
-
"Ягез әле, егетләр! 21.02.2017

Буген башлангыч классларның егетләре белэн бик матур итеп "Ягез әле ,егетләр!" конкурсы узды. Алар безнең булачак солдатларыбыз. Бүген шуңа хәзерлек эшенең бер өлешен тәкъдим иттеләр. Ике команда солдатлары да сынатмадылар. Үзләренең булдыклылыкларын , җитезлекләрен күрсәттеләр. Жюри һәр эшләренә зур күзәтү оештырды. Нәтиҗәне алар дуслык җиңә дигән фикерләре белән ясадылар. Ярыш истә калырлык булып оештырылды.
-
Спортсменнарны котладык. 20.02.2017

Безнең мәктәптән 4 укучыбыз республикада уздырылган бадминтон ярышында катнашып кайттылар. Алар узләренең фикерләрен башка укучыларга җиткерделәр. Аларның әйтәсе килгән фикерләре: шөгыльләнергә, курыкмаска, максатыңны нык итеп үз алдына куя белергә кирәк.










