Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ 02.02.2017

Бүген 2класс укучылары һәм SMS балалар оешмасы "Ромашка" балалар бакчасына "Балачакка сәяхәт" темасы астында очрашуга бардылар. Нәни дусларыбыз апаларын, абыйларын бик зарыгып көтеп тора иделәр. 2 класс укучылары бик матур җырлар, биюләр әзерләп, зур тамаша тәкъдим иттеләр.. Ә өлкән апалары, абыйлары, нәниләрне әкиятләр дөньясына алып кереп китеп, аларга "Әтәч һәм аның дуслары" дип исемләнгән курчак театры күрсәттеләр. Нәниләребез бик кызыксынып карадылар, матур итеп кул чабып, алкышладылар. Апалары белән кечкенәләр төркеме дә, зурлар төркеме дә биюле уенда катнаштылар. Тәрбияче апалар зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә безнең укытучыларыбыз нәни дусларыбызны мәктәпкә кунакка чакырдылар.
-
ВАКЫТНЫ ФАЙДАЛЫ ҮТКӘРӘБЕЗ 01.02.2017

Класс җитәкчеләре, педагог оештыруччы, вожатыйлар җитәкчелегендә башлангыч классларга төрле хәрәкәтчән уеннар, биюләр оештырыла. Бигрәк тә "Йөзек салыш", "Наза" уеннарын балалар яратып уйныйлар.
-
КИТАПХАНӘ ДӘРЕСЕ 31.01.2017

Бүген башлангыч класс укучылары белән китапханә дәресе үткәрелде. Яна китапларга сәяхәт ясадылар, төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.
-
ТИМУРЧЫЛЫК ЭШЕ 30.01.2017

Бүген тимурчылар әби-бабайларга барып, хәлләрен белеп, карларын көрәп, булышып кайттылар.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 28.01.2017

Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Мәкальләр дөньясында 27.01.2017

Бүген башлангыч класслар укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы 1-4 класс укучыларын мәкальләр дөньясына сәяхәткә алып барды. Әкият геройлары белән бергә, алар татар халык мәкальләрен уен ярдәмендә искә төшереп, аларның мәгънәләрен ачыкладылар.
-
"Класс җитәкчесе" конкурсы 26.01.2017

-
У нас гости 25.01.2017

У нас в гостях представители из Арского гуманитарно-технического техникума. Они ознакомили учеников с перечнем необходимых документов, с курсами профессиональной подготовки. Ученики 8-9 классов заинтересовались этим учебным заведением.
-
Галимҗан Баруди укулары 24.01.2017

Бүген , Биектау районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбендә, Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган 1 республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында катнашып кайттык. Безнең Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбеннән Гатин Альмир- 9класс укучысы, җитәкчесе Нуриева Т.Г. һәм Хабибуллин Надир- 6 класс укучысы, җитәкчесе Тазиева Г.С. катнашты. Гатин Альмир үзенең эшен яклап, 2 урынга , Хабибуллин Надир сәнгатьле сөйләм бәйгесендә ГРАН-ПРИ га лаек булдылар. МОЛОДЦЫ.
Фәнни-тикшеренү укуларының кунаклары:
-тарих фәннәре кандидаты, диния нәзәрәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров;
-КфУның гарәп теле укытучысы, ТРның атказанган укытучысы Таҗиева Лена Кәлимулла кызы;
-ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР ның атказанган укытучысы, К.Насыйри премиясе лауреаты, РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы;
-Биектау районы Туган як музее җитәкчесе Шихабетдинов Билал Саләхович.
-
Туган көн 23.01.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез, башлангыч класслар укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызын туган көне белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Ләйсән Габдуллаҗановна!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Йолдыздай җемелди ак карлар,Күмелә бар дөнья аклыкка.Ак кышта килгәнсез дөньягаӘйләнеп өр-яңа шатлыкка.Ак карлар, ак биләү, ак шатлык…Әйтерсең ак чәчәк бәйләме.Күңелдә яңа җыр уятаЕл саен туган көн бәйрәме.Яшәгез һәрвакыт елмаеп,Борчулар кермәсен күңелгә.Бәхетегез кояшы нур сипсен,Сүрелми гомергә-гомергә.










