Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Язгы каникул- исәнлек һәм иминлек
18.03.2017
Озын чирек тәмам. Ял вакыты. 18 марттан 29 мартка кадәр укучыларыбыз язгы каникулда. Исән-имин каникулларны үткәреп, 4 чирекне һәм уку елын уңышлы, куанып-шатланып йомгаклыйк. 9 класс укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, сайлаган юлларыннан матур гына атлап китүләрен телибез.
-
Сыерчык оялары 18.03.2017

Кошлар - безнең дусларыбыз. Ә дусларны без яратырга, якларга, сакларга тиеш. Бу эш безнең укучыларыбызда бара. Кыш көне , кышларга калган кошларга җимлекләр ясап куеп, ашарга биреп карап торсак, яз җитүгә без җырчы кошларны каршы алырга җыенабыз. Аларга ел саен берсеннән берсе матур оялар ясыйбыз. Бу эш быел да дәвам ителде. Һәр гаиләдән 1 оя ясалып, мәктәпкә алып киленде. Биология укытучысы Зиннатуллин Р.Ш. һәр ояны размерлары белән чагыштырып,туры килгәннәре арасында урыннар чыгарды. 9 класс укучылары ясап килгән ояларын, мәктәп тирәсендәге агачларга элеп калдырдылар. Рәхмәт сезгә! Барыгыз да, молодцы.
-
Ата-аналар җыелышы 16.03.2017

16 март көнне ата-аналар җыелышы уздырылды. 3 чиректәге уңышлары җиткерелде. 9 класс укучыларының экзаменнарына тукталып, каникулга план белән таныштырылды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен каникулда төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясалып, ата-аналарны таныштырып куллар куйдырылды. Компьютердагы куркыныч группалар, сайтлар турында искәртелде. Аларны күзәтүгә алу кирәклеге азсызыкланып кителде. Күзәтүне булдырырга, балаларыбызга вакыт табып, аларның кызыксыну өлкәсендә төпле фикерләр биреп, аларның сердәшчләренә әйләнергә кирәк икәне аңлатылды.
-
Дулкыннар конкурсы 15.03.2017

15 март көнне Казанның Идел Яшьләр үзәге Разил Валиевның шигырьләрен һәм җырларын башкаручылар арасында республика тур бәйгесе уздырды. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 2 класс укучысы Хамидуллина Камилә нәфис сүз номинациясендә "Кәҗә белән карга" һәм Вокал номинациясендә "Җырлыйк әле" җыры белән катнашып кайтты. Молодец, Камиля. Алга таба да уңышлар сиңа.
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе- мәктәп туры 13.03.2017

Бүген безнең Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә зур бәйрәм, зур тантана булды. Бүген бездә “Тату сыйныф серләре” (“Секреты дружного класса”) бәйгесе узды.
Бу бәйгедә безнең 5,6,7,8,9 сыйныфларның ата-аналар комитеты 5 этаптан торган бәйгедә үзләренең осталыкларын, сәләтләрен тәкъдим иттелэр. жюри членнарының эшләре жиңелләрдән булмады.Чөнки әти-әнилэр зур әзерлектән, һәр этапны тәкъдим иттеләр.
Хөрмәтле әти-әниләр катнашуыгыз, алкышларыгыз, игътибарыгыз өчен сезгә үзебезнең чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Балаларыбыз сезнең кебек кешелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр, тормышта гел яхшы эзләр генә калдырсыннар иде.
-
Спорт ярышлары 11.03.2017

Арчада узган бадминтон ярышында безнең укучыларыбыз, янәдән 1 урында. Молодцы. Котлыйбыз.
-
Арчада - Гала концерт 09.03.2017

Арчада Созвездие -Йолдызлык-2017 гала концерты узды. Бу концертта безнен мэктэптэн укучы катнашты. Хайрутдинова Зухра (конферанс) Дипломант исеменэ лаек булды. Хамидуллина Камиля (вокал), Хабибуллин Надир (конферанс) Лауреат исемнэренэ лаек булдылар. Атня да узачак Созвездие Йолдызлык -2017гэ эзерлэнэлэр.
-
8 МАРТ бәйрәме белән! 08.03.2017

Тагы гүзәлрәк таңнар
Уянсын туган җиргә.
Әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Кояш Гомере
Телибез бүген сезгә!
-
"Татмедиа" акциясе 07.03.2017

Бүген «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Языл да — телевизор от!» акциясенең җиңүчеләре бүләкләнде.
Безнең мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Тәнзилә Габдрахмановна Нуриева Кукмара табаларына ия булды.
-
Конкурс "Живая классика" 03.03.2017

3 марта состоялся муниципальный этап Всероссийского конкурса чтецов «Живая классика». Из нашей школы принял участие победитель школьного этапа: Хабибуллин Надир.Он занял 1 место. Молодец. Впереди Республиканский этап. Удачи.










