Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Әфганчылар белән очрашу. 12.02.2019

Бу очрашуда Тәбрик абый Галиев үзенең сугышчан дусларын искә алды,хатирәләре белән уртаклашты.Очрашу спорт залында Форпост отрядларының ярышлары белән дәвам итте.Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бу чара югары сыйныфлар өчен чын тормыш дәресе булды.
-
"Ел класс җитәкчесе - 2019" 11.02.2019

Шушмабаш урта мәктәбендә узган "Ел класс җитәкчесе - 2019" конкурсының зона этабында безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гозәерова Л.Г. уңышлы чыгыш ясады.Класс җитәкчеләре визит карточкалары тәкъдим иттеләр һәм ачык тәрбия чарасы уздырдылар. Ләйсән Габдуллаҗановна 2 нче класс укучылары белән "Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш" темасына класс сәгате үткәрде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.02.2019

10 нчы февраль көнне Ашытбаш җирлегендә район укучылары арасында чаңгы ярышы булды.Безнең мәктәп командасы бу ярышта II яулады.Җитәкчеләре: Мостафин Р.Р.
-
Хоккей ярышы. 10.02.2019

10 нчы февраль көнне Хәсәншәех авылында,Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан,2002 һәм кечерәк егетләр арасында хоккей ярышы уздырылды.Безнең егетләр командасы II урынны яулады.
-
"Дөрес туклану турында сөйләшү" темасына класс сәгатьләре узды. 07.02.2019

-
Батырлык дәресләре. 06.02.2019

Бүген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә батырлык дәресләре үтте.Авылыбыздан Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан егетләребез искә алынды,аларга карата горурлану, соклану хисләре туды.Батыр - тәвәккәл,кыю,үз-үзенә ышанучан,авырлыкларга бирешмәүче,туган илен,халкын яратучы патриот ул, дигән матур фикерләр тыңланды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.02.2019

Бүген "ФОРПОСТ” отрядлары зона спартакиадасы булды. Ярыш төрле номинацияларга бай иде һәм безнең укучыларыбыз сынатмадылар. Нәтиҗәдә, I урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Зиннатуллин Р.Ш.
-
Иң яхшы вожатый 05.02.2019

8 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Н. "Иң яхшы вожатый" Республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, "Иң заманча отряд вожатые" номинациясендә җиңү яулады.Педагог-организатор Нуриева Т.Г. ны һәм Надирны зур җиңүләре белән котлыйбыз,иҗади уңышлар телибез.
-
Чаңгы ярышы. 04.02.2019

2 нче февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән һәм Арча педагогия көллиятеннән 111 укучы катнашты. Ярышта 3 нче урынны безнең мәктәп командасы яулады! Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Каратэ ярышында безнекеләр тагын җиңүче!Котлыйбыз! 04.02.2019











