Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Сау бул, Әлифба! 21.02.2019

Бүген бездә кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе -Әлифба бәйрәме булды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен-ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2019

Халыкара Туган тел көненә багышланган "Иң татлы тел- туган тел" дип аталган әдәби - музыкаль кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Укытучылар чаңгыда 19.02.2019

19 нчы февраль көнне мәктәбебезнең прфсоюз членнары чаңгы ярышында катнашты.
-
"Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел» Республика бәйгесе 18.02.2019

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләрне "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" исемле республика бәйгесендә катнашырга чакырдылар. Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гафетдинов Раил Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашлары турында инша язды. Һәм Республика балалар иҗаты бәйгесендә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.02.2019

16 нчы февраль көнне Арчада Фәнил Гәрәфиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары уздырылды.Бу ярышта безнең мәктәп командасы III урынны яулады.Җиңүчеләрне чын күңелән котлыйбыз,яңа уңышлар телибез.
-
Карадуган авылы Герой - шагыйрь Муса Җәлил музеенда 16.02.2019

-
15 февраль -Муса Җәлил туган көн 15.02.2019

Сынаулары аша сыный тормыш, Җиз иләктән кат-кат үткәрә. Рухлары көчле булганнарны Йолдыз итеп күккә күтәрә.
15 февраль -патриот шагыйрь М.Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә класс сәгатьләре узды,шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.
-
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга – 30 ел 15.02.2019

Хәсәншәех авылыннан Әфганстан сугышында 5 егет катнашкан.Галиев Т.,Шакирҗанов Т.,Хәбиров Р.,Каюмов Г.,Шиһабетдинов Х..Ул елларның шомлы кайтавазы әле бик күпләрнең йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып яши.Бүген авылдашларыбызның истәлекләре барланды.Вафат булган әфганчылар бер минут тынлык белән искә алынды.Укучыларга видеофильм күрсәтелде.
-
Периодик система буенча 8-9 классларда интеллектуаль сәяхәт -уен. 14.02.2019

-
Юбилеегыз белән! 13.02.2019

Хөрмәтле Шамил Вилович!
Сезне олы бәйрәмегез-55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,гаилә шатлыгы,кайгы-хәсрәтсез көннәр,балаларыгызның күңел җылысын тоеп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Сез-абруйлы киңәшче,кешелекле һәм игелекле җитәкче,шуңа күрә олы ихтирам казангансыз.Сез-далаларның мәгърур лачыны сыман,күп нәрсәләрне алдан күрә белдегез,алдан сиземләп беренче ярдәмгә килдегез,гаделсезлекләрдән яклап,безне үз канатыгыз астына алдыгыз.Рәхмәт Сезгә!










