Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Тукай марофонында" актив катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез! 20.04.2019

-
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.04.2019

19 апрель көнне мәктәбебез укытучылары Таҗиева Г.С. һәм Хәйретдинова Р.Т. Кукмара районы, Зур Сәрдек урта мәктәбендә үткән регионара фәнни - практик конференциядә катнашты. "Педагогик эзләнү" номинациясендә осталык дәресе күрсәтеп, эш тәҗрибәсе белән бүлешеп.алар призлы урынга лаек булдылар.
-
"Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" гамәли - эзләнү укучылар конференциясе 20.04.2019

19 апрель көнне 3 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова К. Арча шәһәрендә үткән элеге конференциядә уңышлы чыгыш ясап, II урын алды. Камиләне һәм сыйныф җитәкчесе Гозәерова Л.Г. ны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Без - Тукай варислары"
19.04.2019
. Районда булып узган "Без -Тукай варислары" шигырь конкурсында 4 сыйныф укучысы Хамидуллина К.- II урын, Хабибуллин Н. ( 8 сыйныф)- I урын,Гатина С. ( 9 сыйныф) - III урын алдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!
-
Фән һәм без 18.04.2019

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә үткәрелгән фәнни - практик конференциядә катнашып, чит телләр юнәлешендә 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Р. I дәрәҗә дипломга ия булды. Математика юнәлешендә 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина И. үз проект эшен яклап уңышлы чыгыш ясады, эше диплом белән бәяләнде. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.04.2019

Бүген Арча Мәдәният йортында укучылар арасында "Арча балы" үткәрелде. Укучыларыбыз Гарипова З. һәм Хабибуллин Н.гран - прига лаек булдылар. Без сезнең белән горурланабыз, киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Батарея тапшыр - керпенең гомерен саклап кал 16.04.2019

Мәктәптә файдаланылган батарейкаларны җыю эше дәвам итә. Кулланылган кече ток химик чыганакларын иң күп тапшыручылар Галиев И. һәм Фәхретдинова Р. Игелекле эшегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәбез!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә, дөньяда тәүге тапкыр, кеше утырган “Восток” космик корабы галәмгә очты. Бу кеше — космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Әлеге дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды.
Юрий Гагарин галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам итә. 1961 елның августында космоска “Восток-2” корабында Герман Титов, 1962 елның августында “Восток-2” корабында Андриан Николаев оча. 1963 елның 16 июлендә космоска дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Терешкова юл ала. Бүген "Космонавтика көне"нә багышлап һәрбер сыйныфта тәрбия сәгатьләре , 7-8 нче сыйныф укучылары арасында җыр конкурсы узды. -
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары "Космос һәм без" темасына викторина эшләделәр. 11.04.2019

-
WorldSkills 2019 10.04.2019

Рус теле укытучысы Хәйретдинова Р.Т. 2019 нчы елның 22 - 27 нче августында Казан шәһәрендә узачак "Ворлдскиллс" һөнәри осталык дөнья чемпионаты турында мәгълүмәт белән таныштырды. Укучылар шул сайттагы яңалыклар белән таныштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.










