Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Дәүләт депутаты И.И.Гыйльметдинов призына чаңгы ярышы 25.02.2016

23 февраль көнне Актанышта Дәүләт депутаты И.И.Гыйльметдинов призына чаңгы ярышы узды. Ярышта укытучылар һәм укучылар актив катнашты.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек- саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез! Иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 20.02.2016

19 февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 6 класста тарихтан ачык дәрес (И.Ф.Газетдинов) һәм М.Җәлилнең туган көненә багышланган эчтәлекле әдәби-музыкаль чара күрсәтелде. Соңыннан мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә сөйләшү булды.
-
Әфганчы авылдашыбыз белән очрашу 20.02.2016

Бүген мәктәптә әфганчы авылдашыбыз И.Т. Гатин белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларны әфган сугышы һәм үзенең армия хезмәте белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 20.02.2016

19 февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең тарихы белән таныштырдылар, татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар. Оештыручы Гаянова Ф.Г.
-
Биатлон 19.02.2016

19 февраль көнне укучылар Актанышта уздырылган биатлон ярышында катнашты. -
Физический огонек 19.02.2016

18 февраль көнне Сәфәр мәктәбендә "Физическй огонек" исемендә физикадан 7-8 класс укучылары арасында мәсьәләләр чишү буенча ярыш үтте. Безнең мәктәптән физика укытучысы Шаяхметов Рузил җитәкчелегендә 8 класстан Мукимова М., Авзалова Н., Шаймухаметова Р. катнашты. Алар яхшы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Районный конкурс буктрейлеров "Расскажу о книге" 19.02.2016

Библиотекарь нашей школы А.А.Мухтарова стала победителем в номинации "Приключенческая книга" районного конкурса буктрейлеров "Расскажу о книге". Поздравляем ее и желаем успехов!
-
"Чәк-чәк бәйрәме" 19.02.2016

Авыл мәдәният йортында "Чәк-чәк бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә безнең коллективтан үзләре пешергән чәк-чәк белән Мохтарова Әлфия, Ханова Ильмира катнашты. Алар үз чәк-чәкләрен яклап чыгыш ясадылар һәм аерым номинацияләрдә җиңүче булдылар. Бәйрәм җыр - биюләр белән үрелеп барды.
-
"Йолдызлык - 2016" сайлап алу туры 18.02.2016

Укучылар Актаныш мәдәният сараенда уздырылган "Йолдызлык - 2016" фестиваленең сайлап алу этабында катнашып кайттылар.













