Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Хәрби дан музеена экскурсия 30.03.2016

"Мәдәни көндәлек" программасын тормышка ашырып балалар музейларга, кинотеатрларга экскурсиягә йөриләр. 2 класс укучысы Гатин А. Яр Чаллы шәһәренә Хәрби дан музеена экскурсиягә барды, музейда алган тәэсирләрен иптәшләре белән бүлеште.
-
Семинар В Набережных Челнах 30.03.2016

29 марта заместитель директора по ВР Мусина Д.Т. приняла участие в региональном научно-методическом семинаре в городе Н.Челны в доме детского творчества №15. Тема семинара: "Разработка новых элементов содержания воспитания и активных форм воспитательной деятельности". На семинаре были представлены выступления, мастер-классы и рассмотрены приемы "Синквейн", "Фишбоун".
-
Профсоюз рәисләре киңәшмәсе 26.03.2016

25 март көнне мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Мусина Д.Т. беренче санлы Актаныш мәктәбендә уздырылгын район профсоюз җыелышында катнашты. Профсоюз оешмасы җитәкчесе А.С.Карамов профсоюз эшчәнлегендә булган яңалыклар белән таныштырды.
-
Рус теленнән олимпиада 25.03.2016

Икенче санлы Актаныш мәктәбе базасында 4 класс укучылары арасында рус теле буенча олимпиаданың муниципаль этабы үткәрелде. Олимпиада да 4 класс укучысы Салихзянова И. катнашты.
-
Методик совет 25.03.2016

Икенче санлы Актаныш мәктәбе базасында методистлар һәм РМО җитәкчеләре катнашында методик совет үткәрелде. Инглиз теле укытучысы Шаймухаметова Р.Р. "Инглиз теле дәресләрендә Google maps программасын куллану" дигән темага мастер - класс күрсәтте.
-
Клара Булатова исемендәге премия бирү конкурсы 25.03.2016

24 март көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оештырган Клара Булатова исемендәге премия бирү конкурсында 8 нче класс укучысы Шаймухаметова Рүзинә үзенең иҗат эшләре белән катнашып, “Матур әдәбият” номинациясендә лауреат дипломына һәм бүләккә лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Г.Гаянова.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы 23.03.2016

Мәктәптә "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсына әзерлек эшләре бара.
-
Төбәкара XIV Каюм Насыйри исемендәге фәнни - практик укулар 23.03.2016

21 март көнне Казан шәһәренең Киров районында урнашкан “ Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче №81" мәктәбендә төбәкара XIV Каюм Насыйри исемендә укучыларның фәнни практик укулары үткәрелеп, география секциясендә 8 класс укучысы Авзалова Нәфисә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе география укытучысы Гильманова Илүзә Рәхим кызы. Афәрин, Нәфисә!
-
ОГЭ га әзерлек буенча укулар 22.03.2016

21-24 март көннәрендә 9 класс укучылары өчен имтиханнарга әзерләү максатыннан укулар оештырыла. Бүген укуны рус теленнән Нагимова З.Ө. үткәреде.
-
XI Бөтенроссия көрәш турниры 22.03.2016

19 март көнне Әлмәт шәһәрендә узган авыл хуҗалыгының РТ һәм РФ атказанган хезмәткәре Шайдуллин Зөфәр Газиз улы истәлегенә багышланган XI Бөтенроссия көрәш турнирында 6 класс укучысы Харисов Нәркиз үз үлчәү авырлыгында 4 урын алды.Котлыйбыз!













