Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2016

21 март көнне кышны озату, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз булды. Кыш бабайны озатып, яз кызы - Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң, уеннар башланып китте. Уеннарда актив катнашкан укучыларга Нәүрүзбикә бүләкләрне мулдан өләште. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Өченче чирек тәмамланды 19.03.2016

Бүген барлык классларда да өченче чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары үткәрелде, язгы каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелеп, имзалар алынды.
-
"Шәп әйдәман" конкурсы 19.03.2016

18 март көнне Яңа Әлем мәктәбендә Республикакүләм “Шәп әйдаман” бәйгесенең район туры үткәрелде. 7 нче сыйныф укучысы Солтанова Альбина уңышлы чыгыш ясап, "Иң җитди әйдәман" номинациясендә җиңүче булды. Киләчәктә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинар - практикум 19.03.2016

18 нче март көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “2015 – 2025 елларга кабул ителгән тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирү” темасы буенча семинар - практикумда катнашты. Семинарда “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән темага әхлак дәресе, “Матурлык илендә” дигән темага дәрестән тыш чара, “Шәҗәрәләр – күңел көзгесе” темасына мастер - класслар каралды. Соңыннан алда торган бурычлар буенча киңәшмә булды.
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016

17 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре, ТДИга әзерлек, "Йолдызлык-2016"фестивале нәтиҗәләре турында аңлатылды, төрле сорауларга җавап бирелде һәм алда торган бурычлар билгеләнде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 17.03.2016

16 март көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 5 класста җәмгыять белеменнән ачык дәрес, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата интеллектуаль уен (Г.Ф.Газизов), "Йолдызлык-2016" фестивале җиңүчеләре чыгышы (Ә.Ә.Марданова) күрсәтелде. Соңыннан мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә эшлекле сөйләшү булды. Семинарда тарих укытучысы Мусина Д.Т. катнашты.
-
Межрегиональный семинар учителей английского языка 17.03.2016

15 марта на базе Актанышской СОШ №1 состоялся межрегиональный семинар учителей английского языка "Развитие ключевых компетенций учащихся в процессе обучения английскому языку". Учителя английского языка Закирова А.И., Гильметдинова Г. Т., Фахразиева И. Х., Гимранова С. М., Галиуллина Д.А., А Шарипянова З. И. показали открытые фрагменты уроков. На внеклассном мероприятии учащиеся продемонстрировали знание английского языка. В завершении семинара был организован круглый стол. Кандидат педагогических наук, доцент кафедры иностранных языков Низамутдинова Мунира Ахматзакиевна выступила по теме "Мастер-класс как современная форма методической работы: теория и практика". Из нашей школы на семинаре участвовала учитель английского языка Шаймухаметова Р.Р.
-
Районный конкурс «Математическая регата» 16.03.2016

15 марта на базе МБОУ «Актанышская СОШ №2 с УИОП» прошёл районный конкурс «Математическая регата». В регате приняли участие учащиеся 7-8 классов школ района. Из нашей школы участвовали ученики 7 и 8 класса Ситдиков Ирек, Хасаншин Ильнур.
-
Мәктәптә “Ачык ишекләр" көне 16.03.2016

15 март көнне мәктәптә “Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Ата-аналар дәресләр тыңлады, предмет укытучылары кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
-
“ Геология һәм без” 15.03.2016

“ Геология һәм без” район конкурсының “Рәсем” этабында" “Геологический объект» номинациясендә 7 класс укучысы Солтанова Альбина I урын алды. Җитәкчесе Гильманова И.Р.













