Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Я рисую мир" 04.05.2016

Бөтен Россия күләмендә үздырылачак "Я рисую мир" рәсем конкурсының район этабына безнең мәктәбебездән Исмагилова Адилә, Миникеева Гөлия, Хайбуллина Наиләләрнең эшләре җибәрелде, аларга уңышлар телибез.
-
Гаилә кыйммәтләре 04.05.2016

Җәмгыятьнең нигезе-гаилә. Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә “Гаилә нигезләре” дип аталган курслар укытыла башлаячак. 3 нче май көнне 7 нче класс укучылары белән “ Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Мастер класс 03.05.2016

28 нче апрель көнне район күләмендә химия-биология укытучыларының мастер-класс конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәпнең география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенур улы да катнашты.
-
Мин әкият яратам 30.04.2016

29 нчы апрель көнне “Мин әкият яратам” рәсем конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Пластилин белән эш номинациясендә Габдуллина Зилия 1 урын, 3 урын Шәрифуллина Адилә һәм Тимерова Гөлнур, гуашь белән эшләү номинациясендә Нурлыгаянов Инзил 2 урын яуладылар.
-
Конкурс сочинений 30.04.2016

Ученица 6 класса Марданова Гузель заняла 2 место в республиканском конкурсе сочинений «Гражданин. Общество. Государство» среди учащихся 5-6 классов (Руководитель : Л.Ф.Туктарова). Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Һәйкәл алды чистартылды 29.04.2016

27 нче апрель көнне 7 класс укучылары Җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәлне яңартуда катнаштылар. Алар һәйкәлне буяп, яннарын чистарттылар.
-
Ташлардан эшләнмәләр 28.04.2016

Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда актив катнашалар. Апрель ахырында район күләмендә геология фәне буенча “ Ташлардан төрле эшләнмәләр” дип аталган конкурс үткәреләчәк. Шуны истә тотып мәктәптә 5-8 класс укучылары эшләп алып килгән төрле ташлардан эшләнгән күргәзмә оештырылды. Иң яхшылары районда конкурста катнашачак.
-
Җир Хартиясе 28.04.2016

Табигатьне саклау, аны пычратмау һәм экологик тәрбияне арттыру максатыннан 27 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары белән “ Җир Хартиясе” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Г. Тукайның туган көне 27.04.2016

26 апрель көнне район мәдәният йортында актанышлылар Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, укучылар чакырылган иде. Кичә бик матур узды, барлык тамашачыларның күңелләренә хуш килде.
-
"Күңелләрдә яши, яшьни яшь Тукай!” 26.04.2016

Мәктәбебез 26 апрельдә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Әдәби-музыкаль кичә "Күңелләрдә яши, яшьни яшь Тукай!” зур әзерлек белән үткәрелде. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбият укытучысы Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы, музыкаль бизәлеш өчен Төхбәгалиева Илина Котдус кызы зур көч куйдылар. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.














