Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Өлкәннәрне искә алу 20.09.2016

М.Җәлил урамында яшәүче Әнүдә апага 8 класс укучылары шефлык итәләр. 15 нче сентябрь көнне аның туган көне уңаеннан класс җитәкчесе Илнар абыйлары җитәкчелегендә алар аның өендә булып үзләре әзерләгән бүләкләрен һәм күчтәнәчләрен биреп кайттылар
-
Гриппка каршы көрәш 17.09.2016

Авыл фельдшерлары Тимирова Рүзилә һәм Мөхәммәдиева Дәмирә апалар укучыларның чисталыкларын, сәламәтлекләрен тикшерделәр һәм гриппка каршы прививка ясадылар. Грипптан саклану чаралары хакында балаларга мәгьлүмат бирделәр.
-
Хезмәт айлыгы 16.09.2016

Уку белән бергә укучылар хезмәт белән дә шөгыльләнәләр. Мәктәп бакчасында зур күләмдә эш башкардылар. Бәрәнге,чөгендер, кишер алып, ашханәдә туклану өчен, саклауга салдылар
-
Игелекле эшләр 14.09.2016

Игелеклелек атналыгы кысаларында 8 нче класс укучылары белән Илнар абыйлары “ Игелекле эшләр” дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Укучыларга игелекле эшләр, өлкәннәргә карата шәфкатле, мәрхәмәтле булу, туган җирне ярату турында аңлатылды һәм алар белән фикер алышынды.
-
Миләш җыябыз 13.09.2016

Дару үләннәре җыю дәвам итә. Мәктәптә миләш җыю өмәсендә 5-11 класс укучылары бик актив катнашты. Класслар буенча урыннар чыгарылды. 5-7 класслар арасында1 урында -7 класс,2 урында- 6 класс, 3 урында 5 класс; 8-11 класслар арасында 1 урында - 8 класс, 2 урында – 9 класс, 3 урында – 10- 11 класслар булды.
-
Класс сәгатьләре 02.09.2016

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне шулай ук класс сәгатьләре үткәрелә 8 нче класс укучылары белән “Тынычлык сагында” темасына класс сәгате үткәрелде. Дәрестә мәктәп директоры Айгиз Халилович та катнашты.
-
Биология укытучылары семинары 20.08.2016

18 нче август көнне безнең мәктәп базасында химия-биология укытучыларының район семинары булып узды. Семинар барышында укытучыларның чыгышлары тыңланды, эшлекле уеннар оештырылды һәм мәктәнең тәҗрибә участогы белән танышылды.
-
"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе 25.05.2016

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте. V-IX сыйныфлар арасында республика күләмендә II урынны “Могҗизалы дөнья” сайты белән 7 нче класс укучысы Зиннурова Алинә яулады (җитәкчесе Гыйлмуллина Ч.З.). Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!
-
Всероссийские проверочные работы 14.05.2016

С 11 мая по всей стране начались всероссийские проверочные работы у четвероклассников. В этот день они выполняли первую часть работы по русскому языку: написали диктант с грамматическим заданием. свои знания по работе с текстом и по грамматике.
-
Профориентация буенча тест 06.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары РЦМКО тарафыннан әзерләнгән профориентация буенча тестларны эшләделәр.














