Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Шефлык 09.02.2017

Мулланур Вахитов һәм 1 нче май урамнарын тоташтыручы агач басма ел саен кардан чистартылып торыла. 8 нче февраль көнне 8 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә авыл халкын сөендереп басманы кардан һәм боздан арындырып куйдылар. Бу игелекле эш киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйбыз.
-
Ленинград блокадасы 02.02.2017

Бөек Ватан сугышына багышланган тәрбия сәгатьләре укучыларда зур кызыксыну уята. 2 нче февраль көнне 8 нче класс укучылары белән “ Ленинград блокадасы”дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга герой-шәһәр Ленинград шәһәре, анда яшәүчеләрнең һәм совет сугышчыларының зур батырлыклары,язмышлары турында сөйләнелде һәм күрсәтелде.
-
Өлкәннәргә шефлык 02.02.2017

Хезмәт тәрбиясе укучыларны тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. 31 нче январь көнне 8 нче класс егетләре Илнар абыйлары җитәкчелегендә шефлыкка бардылар. Әнүзә апаның капка төбе, ишек алды кардан арындырылды.
-
Сталинград блокадасына 74 ел 01.02.2017

Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү класс җитәкчесенең төп бурычы булып тора. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән 1 нче февраль көнне“ Сталинград оборонасына 74 ел” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 31.01.2017

Сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан 31 нче январь көнне 8 нче класс укучыларына “ Электрон тәмәкенең зарары” дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер! 21.01.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү- һәр кешенең бурычы булып тора. 21 нче январь көнне 8 нче класс укучылары белән “ Юлда булсаң-бул өлгер “ дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, аларны төгәл үтәргә тиешлеге турында аңлатылды.
-
Безнең беренче президентыбыз! 21.01.2017

М.Ш.Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары "Якташыбыз-горурлыгыбыз" дигән тема астында авыл библиотекасында кичә уздырдылар. Балалар башта М.Ш.Шәймиевкә багышланган китаплар белән, аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында таныштылар , презентация карадылар. "Безнең беренче президентыбыз!" темаларына класс сәгатьләре уздырылды.
-
Рус теле атналыгы 21.01.2017

Рус теле атналыгы кысаларында 3-4 сыйныф укучылары “Русские сказки” исеме астында викторина уздырдылар. Алар кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, слайдтан әкият геройларын ачыкладылар. Соңыннан яңа китаплар һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар.
-
Якташыбыз - горурлыгыбыз 20.01.2017

20 нче январь- якташыбыз, күренекле дәүләт эшлеклесе, тәҗрибәле сәясәтче Миңтимер Шәрип улы Шәймиенең 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович “Якташыбыз горурлыгыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга Миңтимер Шәриповичның тормышы, үткән юлы һәм эшчәнлеге турында аңлатылды һәм күрсәтелде. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
-
Открытый урок по английскому языку 19.01.2017

Земля – планета людей. Но сколь бы ни был велик человек, не стоит забывать, что рядом с нами в этом мире живут братья наши меньшие, которые требуют к себе внимания и заботы. Именно им, животным, и был посвящен сегодня открытый урок для учащихся 2 класса, проводимый в рамках Недели английского языка. В ходе урока учащиеся познакомились с названиями животных, их действиями и смогли не только расширить свой кругозор и показать знания английского языка, но и проявить смекалку, творческое начало.














