Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Физкультура фәненнән олимпиада. 13.10.2015

13-14 көннәрендә 5-9 класс укучылары физкультура фәненнән олимпиада эшләделәр.
-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. 12.10.2015

Укучылар 5 октябрь көнне рәсем фәненнән, 6 октябрь- җәмгыять белеме фәненнән, 7 октябрь- химия фәненнән, 8,9 октябрь- ТИН фәненнән олимпиада биремнәрен үтәделәр.
-
"Җәүһәрләребез сез - өлкәннәр!" 12.10.2015

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.Укучылар өлкәннәргә багышлап шигырьләр, иншалар яздылар.
8 октябрь көнне мәктәптә "Җәүһәрләребез сез- өлкәннәр!" бәйрәм кичәсе уздырылды.Укучылар тарафыннан күрсәтелгән концерт номерлары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
-
Иртәнге зарядка кәефне яхшырта 12.10.2015

Иртәнге зарядка кәефне яхшырта
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Мәгариф һәм фән министрының 2015 нче елның 15 нче августында чыгарылган 8671/15 нче номерлы боерыгына нигезенләнеп, октябрь башыннан иртәнге зарядка үткәрелә башлады.
Иртәнге зарядка кәефне яхшырта, эшкә дәрт өсти, сәламәтлекне яхшырта. Шул уңайдан укучыларыбыз һәр уку көне иртәнге зарядкадан башлый, укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан дәресләрдә физкультминуткалар да даими оештырыла.
-
Өлкәннәр декадасына йомгак ясалды. 12.10.2015

12 Октябрь көнне укучылар советы утырышында Өлкәннәр декадасына йомгак ясалды. Һәр сыйныф үз эшчәнлегенә отчет бирде. Рәсем, инша бәйгесендә җиңү яулаган укучыларга грамоталыр тапшырылды.
7-8 яшьлекләр арасында:
1 урын – Вәлиев Таһир, 1кл.
2урын – Мәрданова Миләүшә, Хәбибуллина Элвина,2кл.
3 урын – Мәрданов Илзат, Исламова Динара, Исламов Гадел, 1кл
8-10 яшьлекләр арасында:
1урын – Ибраһимов Хәйдәр, 3кл.
2урын – Кашбразиева Гүзәл,4кл
3 урын – Фәррахова Таңсылу, 4кл
-
Информатикадан олимпиада 12.10.2015

Информатика фәненнән фән олимпиадасының мәктәп туры үтте.
-
Ата-аналар җыелышы Иске Кормаш мәктәбендә. 10.10.2015

Иске Кормаш мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Башта гомуми ата-аналар җыелышы, соңыннан һәрбер сыйныфларда үттеләр.Ата-аналар үзләренең борчыган сорауларын бирделәр.
-
"Яшәгез Сез мәңге яшь булып! " 09.10.2015

Өлкәннәр декадасы кысаларында район күләмендә "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!" исеме астында үткәрелгән инша бәйгесендә Мирcәет Ардуанов исемендәге балалар оешмасыннан Кәримов Гадел, Ибраһимова Гөлзада, Ибраһимова Азалия катнаштылар. Яңа Балтач мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ибраһимова Азалия 3 урынны яулады. Укытучысы Хөснетдинова В.Ә. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлары телибез!
-
"Ветераннар, Сез безнең горурлыгыбыз" 07.10.2015

Районда "Ветераннар, Сез безнең горурлыгыбыз" исеме астында үткәрелгән рәсем конкурсында 3 сыйныф укучысы Ибраһимов Хәйдәр1 урынга лаек булды. Укытучысы Газизова Д.М. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Халыкара укытучылар көне
05.10.2015
Шул уңайдан бүген мәктәпкә ветеран укытучыларыбызны да бәйрәмгә чакырдык. Укучыларыбыз укытучы апа-абыйларга күңелле мизгелләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.







