Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Олимпиадада җиңү 30.11.2015

Биология фәне буенча укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында 9 нчы класс укучысы Гарипова Гөлнара катнашып призер булды. Укытучысы – Әскарова Р.С.. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәдәният йортында Әниләр бәйрәме 30.11.2015

28 нче ноябрь көнне авылыбызның мәдәният йортында уздырылган Әниләр бәйрәмендә безнең мәктәп коллективы да чыгыш ясады.
-
"Иң-иң кадерлеләребез" 30.11.2015

28 ноябрь көнне 1- 4 класс укучылары Әниләр көнен билгеләп үтте. Кичәдә укучылар әниләрен бәйрәм белән котлап, җыр, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Соңыннан укытучылары Газизова Д.М. һәм Ибраһимова Р.Р. әниләр арасында бәйге оештырдылар. Әниләр бик теләп катнаштылар.
Бәйрәм уңаеннан балалар арасында "Әниемә - бүләгем" дип исемләнгән рәсем конкурсы да уздырылды һәм урыннар чыгарылды. 3,4 класслар арасында урыннар түбәндәгечә булды: 1 урын - Нәгыймова И., 2 урын - Кашбразиева Г.,Ганиев И., 3 урын - Баязитова Г., Кәримов Р.. 1,2 класслар арасында: 1 урын - Мәрданова М., Вәлиев Т., 2 урын - Исламов Г., Зиязетдинова Г., 3 урын - Исламова Д., Рәшитова А. (Яңа Балтач).
-
Әниләр көне 30.11.2015

27 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан 5-9 класс укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә "Әниләр һәм кызлар - якты йолдызлар" дип исемләнгән ачык чара уздырылды. Укучылар үзләренең әниләрен котлап, шигырьләр, җырлар, үзләренең кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Кичәнең икенче өлешендә әниләр һәм кызлар катнашында ярыш оештырылды.
-
3 место по татарско-башкрской борьбе "Курэш" 30.11.2015

В IX Набережночелнинском городском турнире по татарско-башкрской борьбе "Курэш" на призы Федерации по национальным видам борьбы "Курэш" среди юношей 2000-и мл. г.г.р. в весовойкатегории до 60 кг ученик 9 класса Шамсиев Айдар занял 3 место.
-
Әни - ул бәхет 30.11.2015

-
"Бозда сак бул!" 30.11.2015

23 нче ноябрь көнне "Бозда сак бул!" темасына республика рәсем конкурсының мәктәп туры уздырылды. Бәйгедә балалар бик теләп катнаштылар.
3, 4 класслар арасында 1 урынга - Ибраһимова Г. һәм Ибраһимов Х., 2 урынга - Баязитова Г.,Кашбразиева Г., 3 урынга - Мәҗитов И. лаек булдылар.
Ә 1,2 класслар арасында 1 урында - Мәрданов И., 2 урында - Вәлиев Т., 3 урында -Исламов Г. булды.
Ибраһимова Гөлнәзирә һәм Ибраһимов Хәйдәрләрнең эшләре район турына җибәрелде. Аларга уңышлар телибез.
-
Бию конкурсы 28.11.2015

24 нче ноябрь конне Тат.Суыксу зонасында район Башлыгы призына уткэрелгән бию конкурсында безнен мэдэният йорты әзерләгән биюләрдә мәктәбебез биючеләре дә катнашты. Булдырасыз, кызлар-егетләр!
-
Тарих фәненнән олимпиада. 28.11.2015

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән тарих фәненнән 8 сыйныф укучысы Гафарова Гүзәлия район олимпиадасында катнаша. Уңышлар телибез!
-
Инглиз теленнән тест. 26.11.2015

Бүген 4,6 ,8 класс укучылары Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан җибәрелгән,инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр.







