Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2015

Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Шул уңайдан мәктәпләрдә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелә.
-
Физкультурадан олимпиада 08.12.2015

Бүген районда физкультура буенча олимпиада үткәрелә, анда безнең мәктәптән Ибраһимова Гөлзада, Фәрдиев Тимурлар катнаша.Укытучылары - Илдус Нәҗип улы. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
"Ак кәгазь торналар" конкурсының йомгаклау тантанасы 08.12.2015

7 нче декабрь көнне 4 нче сыйныф укучысы Юнусов Айнур "Ак кәгазь торналар" конкурсының йомгаклау тантанасында катнашты . Ул бәйгедә 1 урын яулады һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Юнусова Г.Г.
-
Госуслуги 07.12.2015

4 нче декабрьдән укытучылар, укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә РФ gosuslugi.ru порталындагы үзләренең шәхси кабинетларын ЕСИА белән бәйлиләр.
-
Физкультура укытучыларының район семинары 07.12.2015

Бүген Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучыларының район семинары үтте. Семинарда безнең мәктәптән Газизов Илдус Нәҗип улы каташты.
-
"Мин тормышны яратам" 07.12.2015

Бүген мәктәптә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән класс сәгатьләре узды. Укучылар мәрхәмәтлелек, бер - береңә карата хөрмәт хисләре, ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәклеге серләре турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар.
-
Укучылар өчен «Туган телем шыгыйрьләр теле» Республика фәнни-эзләнү конференциясен йомгаклау тантанасы 06.12.2015

5 декабрь көнне «Туган телем шыгыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үтте. Катнашучылар арасында мәктәбебездән 8 класс укучысы Мәрданова Язилә дә бар иде. Җитәкчесе - Ә.Ә.Мәрданова. Алар сертификат белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Директорлар семинары. 05.12.2015

-
Куркынычсыз юл 02.12.2015

Укучылар өчен уздырылган юл йөрү кагыйдәләре буенча “Куркынычсыз юл” Бөтенроссия интернет – олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.9 класс укучылары Мәрданов Фидан, Гаффарова Гүзәлия, Фәрдиев Тимур, Кәримова Илүзәләр, команда һәм җитәкчесе- Мәрданова Әдилә сертификат белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!
-
“Ак кәгазь торналар” конкурсы 02.12.2015

Районда оештырылган инвалидлар декадасында узачак “Ак кәгазь торналар” конкурсына 4 нче класс укучысы Юнысов Айнурның кул эшләре җибәрелде.







