Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Экология фәненнән олимпиада нәтиҗәләре. 18.11.2015

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гарипова Гөлнара экология фәненнән районда 1 урынга лаек булды. Остазы югары категорияле биология һәм химия укытучысы Аскарова Рәмилә Ситдик кызы.
-
Диагностик тест. 14.11.2015

Иске Кормаш мәктәбе укытучылары 13 ноябрь көнне диагностик тест Актанышның 2 мәктәбендә тапшырдылар.
-
Педсовет. 11.11.2015

Педсовет
Класс җитәкчеләре беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Чиреклек эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды.
-
2 чирек башланды. 11.11.2015

Көзге каникулдан соң мәктәпләрдә 2 нче чирек башланды.Укучыларыбызга сәламәт булып, тырышып укырга, белем алырга язсын!
-
Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә кунакта. 29.10.2015

“Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты эшчеләре тарафыннан әзерләнгән чарада дәвам итте. Барлык башлангыч сыйныф укучылары бу чарада катнашып, үзләренә рухи азык алып, дәртләнеп кайтты.
-
Математик карусель
28.10.2015
Тат.Суыксу мәктәбендә уздырылган "Математик карусель" ярышында безнең мәкәтпнең 5-6 класс укучылары Фәрдиев Булат, Галиев Искәндәр, Фазлыев Гадел катнашты . Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең мәктәп командасы 4 урынга лаек булды. Укытучылары: Фазлыева Л. М., Гыйльфанова Ф. Ә..
-
Укучының мәдәни көндәлеге 28.10.2015

Башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Бу көндәлектә һәр бала әти-әнисе, укутучылары белән бергә мәдәни үсешен чагылдырып барырга тиеш
-
Мәктәптә Көзге баллар гөрли. 28.10.2015

28.10 көнне 6-9 классларның Көзге бал кичәсе үтте. “Иң яхшы табын ризыгы” – 6 класс, “Иң яхшы көзге композиция» - 8 класс, “ Иң кызыклы концерт номеры” -9 класс, “Иң үзенчәлекле бал костюмы” - 6класс.
Уен-көлке белән үрелеп барган кичә ахырында класслар арасында гомуми номенацияләр билгеләнде. “Иң бердәм класс”- 7сыйныф. “Иң актив класс”- 9класс, “ Иң иҗади класс”- 8класс, “Иңшаян класс”- 9класс.
-
Рус теле укытучылары семинары
27.10.2015
-
"Сөмбелә" бәйрәменә багышланган рәсем конкурсы. 26.10.2015

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-5 класс укучылары арасында "Сөмбеләгә минем бүләк" исеме астында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшылары билгеләнде. Аларга иҗади уңышлар теләп калабыз!







