Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә 13.10.2018

«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә. 13 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбендә2 нче очрашу уздырылды. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Гыйлем» командасы әгъзалары һәм КФУның дин белеме кафедрасы студентлары аралашты.
Булат Шәймиев үзенең иҗаты һәм кызыксынулары белән таныштырды, татарча, инглизчә һәм алманча җырлар башкарды, шулай ук телләр белү һәм өйрәнү ысуллары хакында сөйләде. Фәлсәфә һәм фикер тәҗрибәләре турында Николай Финк бәян итте, Георгий Савин исә хәзерге акча системасының килеп чыгышы турында тарихи лекция укыды һәм үз коллекциясендәге төрле тәңкәләр белән таныштырды. Алина Галиәхмәтнең чыгышы фото һәм видео сәнгате турында булды.
«Шимбә мәктәбе» – «Гыйлем» үзәге һәм Актаныш гимназиясе тарафыннан оештырылган белем бирү проекты. Аның максаты – мәктәп укучыларының күзаллавын һәм карашын киңәйтү, белем алуга һәм үзеңне үстерүгә өстәмә мотивация тудыру. -
Сөмбелә бәйрәме 12.10.2018

Бүген көзнең матурлыгын, байлыгын, җиһанның сап-сары төсләргә кергән вакытын чагылдыручы иң матур бәйрәмнәрнең берсе "Сөмбелә" үткәрелде. Көз кызлары үзләрен таныштыру белән кичәне ачып җибәрделәр. Кичә төрле ярышлар белән үрелеп барды. Ә нәтиҗәләргә килгәндә кечкенәләр арасында: 1 урынга - "Тамчыкай" отряды; 2 урынга - "Күбәләк" һәм "Дуслык" отрядлары; өлкән класслар арасында: 1 урынга - "Очкын" отряды; 2 урынга - "Йолдызлар" отряды; 3 урынга - "Кояшкай" отрядлары лаек булдылар. Афәрин!!!
-
Өлкәннәрнең хәлен белү 10.10.2018

Өлкәннәрнең хәлен белү - зур савап! Һәр класс үзенә беркетелгән авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әби-бабайларына бик теләп булышлык күрсәтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында да аларга тимурчылык эше оештырдылар. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышып , алар белән аралашып, Өлкәннәр көне белән котлап кайттылар.
-
Диагностическое тестирование 09.10.2018

С целью выявления образовательных достижений учащихся 9 классов по математике и русскому языку в период введения Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования, 8-9 октября в школе будет проводиться тестирование по математике, а 10-11 октября - тестирование по русскому языку.
-
Язучылар җыелган җирдә 07.10.2018

7 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәптән мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча урынбасары, китапханәче һәм педагог-оештыручы катнаштылар.
-
Өлкәннәр көненә багышланган рәсем һәм газета конкурслары
06.10.2018
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында кечкенә сыйныфлар арасында "Минем яраткан әбием. Минем яраткан бабам" исеме астында рәсем конкурсы, ә өлкән сыйныфлар арасында "Шәфкатьлелек бәйрәме" исеме астында газета конкурсы булып узды. Барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Иң яхшы рәсемнәр район этабына җибәрелде.
-
Шимбә мәктәбе 06.10.2018

Гимназия укытучы-тәрбиячеләре тарафыннан “Иске Кормаш мәктәбе укучылары өчен шимбә мәктәбе” проекты башланып китте. Бу шимбәдә тәрбияче Хөсәинов Ленар Наил улы “Вакыт кадере” исеме астында тренинг үткәрде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә "Укытучым!" дигән музыкаль кичә үтте. Укучыларыбыз укытучыларны бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә хөрмәтле өлкән укытучыларыбыз да чакырылган иде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Фотобәйгедә җиңү 04.10.2018

Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар укытучылар бәйрәмендә күргәзмә оештырылды. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә безнең мәктәп баннеры мактаулы 2 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.Фотобәйге үз эченә түбәндәгеләрне алды:
1.Авылда беренче мәгърифәтчеләр.
2.Революция елларында укытучылар.
3.Сугыш чорында һәм сугыштан соң елларда укытучылар.
4.Хәзерге заман мөгаллимнәре.
-
Бер күрешү - үзе бер гомер 03.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында узган бәйрәмдә безнең укучыларыбыз да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Өлкәннәребез бик сөенеп калдылар.







