Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә "Укытучым!" дигән музыкаль кичә үтте. Укучыларыбыз укытучыларны бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә хөрмәтле өлкән укытучыларыбыз да чакырылган иде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Фотобәйгедә җиңү 04.10.2018

Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар укытучылар бәйрәмендә күргәзмә оештырылды. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә безнең мәктәп баннеры мактаулы 2 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.Фотобәйге үз эченә түбәндәгеләрне алды:
1.Авылда беренче мәгърифәтчеләр.
2.Революция елларында укытучылар.
3.Сугыш чорында һәм сугыштан соң елларда укытучылар.
4.Хәзерге заман мөгаллимнәре.
-
Бер күрешү - үзе бер гомер 03.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында узган бәйрәмдә безнең укучыларыбыз да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Өлкәннәребез бик сөенеп калдылар.
-
Эх ярминкә,ярминкә, ярминкә сату итә 01.10.2018

30 нчы сентябрь көнне район үзәгендә "Өлкәннәр көне"нә карата ярминкә уздырылды. Безнең мәктәп коллективы да ярминкәдә. катнашты. 39 төр продукция алып төштек. Суган, сарымсак, кәбестә, гөлҗимеш, сөт, эремчек һәм төрле кайнатмаларны халык бик яратып алды.
-
Миләш җыеп тапшыру 01.10.2018

1 нче октябрь көнне.мәктәптә миләш җыеп тапшырдык. Шимбә көнне мәктәпнең кара миләшен, якшәмбе укучылар өйләрендә кызыл миләш җыйдылар. 115 кг кара миләш, 419 кг кызыл миләш тапшырылды. Барлык укучылар да актив катнашты. аларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
Бездә кунакта А.Хәмзин һәм А.Гыймадиев 28.09.2018

Бүген, 28 нче сентябрь көнне укучылар һәм укытучылар Казан кунаклары - язучылар Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев белән очраштылар. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Алар барлык укучыларга да, укытучыларга да бик матур бүләкләр тараттылар. Очрашудан барлык мәктәп коллективы канәгать калды.
-
"Алтын көз" җиңел атлетика буенча кросс 25.09.2018

22 нче сентябрь көнне СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шәемов кубогына "Алтын көз" җиңел атлетика буенча кросс узды. Бу ярышта 7 нче сыйныф укучысы Фаррахова Таңсылу 1 нче урын, мәктәбебез командасы 3 нче урын алды. Укытучысы Зиязетдинов Х.Х. Ярышта катнашучыларның барысын да уңышлары белән котлыйбыз.
-
Школьный этап Всероссийской олимпиады школьников 25.09.2018

25 сентября в МБОУ "Старокурмашевская основная общеобразовательная школа" стартовал школьный этап Всероссийской олимпиады школьников в 2018/2019 учебном году. Всероссийская олимпиада школьников самое масштабное интеллектуальное соревнование, которое проводится ежегодно во всех общеобразовательных организациях. Целью школьного этапа олимпиады являются выявление и развитие у обучающихся способностей и интереса к научно-исследовательской деятельности, а также отбор школьников, проявивших выдающиеся способности, для участия в муниципальном этапе.
-
Шәфкать туташлары мәктәптә 21.09.2018

Укучыларның сәламәтлекләрен тикшерделәр һәм гриппка каршы прививка ясадылар.
- "Милләтләр кроссы-2018" 16.09.2018







