Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Иске Кормаш авыл китапханәсенә экскурсия 03.11.2018

2 нче ноябрь көнне "Бәхетле балачак" мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Иске Кормаш авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә мөдире Нәгыймова Гөлсәрия Әхсән кызы балалар белән "Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе уздырды. Балалар ике командага бүленеп үз көчләрен сынашты. Алар үзләре яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар, төрле кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр. Соңннан әкият карадылар
-
Рус теле һәм математика фәннәре буенча имтихан биреп карау 02.11.2018

Мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә укучыларны төп дәүләт имтиханнарына әзерлек максатында 1 һәм 2 нче ноябрьләрдә 9 нчы сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән ТДИ биреп карадылар.
-
Мәктәп яны лагеры 31.10.2018

Мәктәбебездә көзге мәктәп яны "Бәхетле балачак" лагеры эшли башлады. 15 укучы шушы лагерьда ял итәчәк. Атналык чаралар планы буенча эш алып барылачак.
-
ГТО фестивале 30.10.2018

29 октябрь көнне “Актаныш” универсал спорт залында ГТО нормативларын тапшыру буенча ярышлар уздырылды. Безнең мәктәптән Вагыйзов Аяз, Гафаров Айназ, Вагыйзова Азалия, Газизова Илзирәләр катнашып кайттылар.
-
Очрашу 29.10.2018

Бүген 29 нчы октябрь көнне укучылар педиатр Әлфия Хәбировна һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче МВД вәкиле Динара Алмазовна белән очрашты
-
Ата-аналар җыелышы 29.10.2018

Бүген, ягъни 29 нчы октябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш бик эшлекле булды. Педиатр Әлфия Хабировна һәм МВД вәкиле Динара Алмазовна, мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лүзия Зөфәровна, 7 нче сыйныф класс җитәкчесе Ләйсән Мирфаязовналарның чыгышлары тыңланылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әдилә Әхсән кызы бик кызыклы тренинг үткәрде
-
Бөтендөнья татарча диктант акциясендә катнашу 27.10.2018

27 нче октябрь көнне бөтендөнья татарча диктант акциясендә катнаштык. Мәктәп укытучылары, укучылары, әти-әниләр һәм башка һөнәр ияләре дә катнашты. Бу безнең туган телебезне саклауга бердәм эшләгән бер адымыбыз.
-
Татарча диктант 25.10.2018

Игътибар, 2018 елның 27 октябрендә сезне «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз! Бу чара Татарстанда гына түгел, ә 20 илдә һәм 60 төбәктә уза! Димәк, бөтен дөнья бер көнне татарча язачак! Бу чара Иске Кормаш мәктәбендә дә булачак. Барыгызны да үзебезнең мәктәпнең физика кабинетында көтеп калабыз.
Бу белемне тикшерү өчен генә түгел, үзеңнең милләтпәрвәрлыгыңны дәлилләү өчен мөмкинлек!
Акциянең төп максаты: татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби телне кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Шулай итеп татарлар гына түгел, бар теләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп, «билге» ала ала!
Чараның башалану вакыты 12.00.
-
«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә
22.10.2018
"Шимбә мәктәбе" проекты дәвам итә. 20 нче октябрьдә 3 нче очрашу уздырылды. 7-8 укучылары белән Айдар Шәйхин проектлар төзү турында сөйләште. Укучыларны "Гыйлем" берләшмәсе үткәргән "Проектлар" конкурсында катнашырга чакырды.
-
Татарча көрәш
18.10.2018
Татарча көрәш буенча 6 нчы октябрь көнне Актанышта танылган көрәшче Марсил Гилаев истәлегенә оештырылган ярышта 9нчы сыйныф укучысы Шарафуллин Таһир, үз авырлык үлчәвендә уңышлы чыгыш ясап, мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Тренер: Сираев Раил Хәләф улы.







