Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Төп дәүләт имтиханы 10.02.2018

Бүген, 10 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырып карыйлар. Уңышлар телибез!
-
Хәрби-патриотик айлык 08.02.2018

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Гадел Фирдәвис улы план белән таныштырып, алга бурычлар куйды.
-
Йолдызлык -2018 08.02.2018

Иске Кормаш зонасында "Йолдызлык - 2018" фестиваленең беренче туры булып узды. Безнең мәктәп укучылары әлеге чарага ныклы әзерлек белән килеп бик матур чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышлары жюри членнарын һәм ата-аналарны да сокландырды. Көчле алкышлар белән икенче турда чыгыш ясаячак укучыларга уңышлар теләделәр.
-
Созвездие-2018 07.02.2018

Открытый республиканский телевизионный молодёжный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие – Йолдызлык» является крупным фестивальным движением в области современного эстрадного искусства, который способствует творческой реализации молодежи Татарстана. Участниками фестиваля являются творческие коллективы и исполнители в возрасте от 5 до 21 года, выступающие в жанре эстрады. 7 февраля прошел кустовой тур (2 этап) фестиваля. 3 этап - финал(районный отборочный тур) пройдет 12-13 февраля. Вокальный ансамбль девушек и юношей, конферанс, а также юные исполнители в номинации "вокал-соло" выступят на данном этапе. Желаем успехов и побед.
-
Әхмәдишин исемендәге чаңгы ярышы 27.01.2018
27нче январь көнне Ф.З.Әхмәдишин призына үткәрелгән чаңгы эстафетасында безнең мәктәп командасы 5 нче урынны яулады. Укытучылары: Сираев Р.Х. -
Имитиханга әзерлек дәвам итә 27.01.2018

27 нче гыйнвар көнне 9 нчы сыйныф укучылары математикадан Бердәм бәүләт имтиханы тапшырып карадылар. Мәктәпне тәмамлаганда аларның уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләрен, уңай билгеләр генә алуларын телибез.
-
Мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 19.01.2018

Бүген гимназия-интернат базасында район мәктәпләренең директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар гимназиядә тормышка ашырылып килүче проектлар һәм түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Җыелыш өлешендә район башлыгы Э.Н. Фаттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Р. Вахитов, мәгариф идарәсе методистлары, "Социаль-гуманитар белем үзәге" педагоглары Некрасов Андрей Юрьевич һәм Идиятуллин Артур Вагизович катнашында киңәшмә булды.
-
"Растим патриотов России" 18.01.2018

Бүген Актаныш кадет мәктәбендә "Растим патриотов России" исемендә фәнни-гамәли конференция үтте. Анда безнең мәктәп укучылары Галиев И., Маннапов Р., Гафуров А., Гарифуллина Р., Вакилова Л. спорт төрләрендә катнаштылар: арм-реслинг, ату ,фәнни-гамәли чыгыш һ.б. Җитәкчеләре-ОБЖ укытучысы Газизов Г.Ф.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 13.01.2018

5 январь көнне район күләмендә мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. Аркан тарту буенча икенче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Инвалид балаларга бүләкләр тапшыру 04.01.2018

Мәктәп укучылары бик игелекле гамәл башкардылар. "Хәйрия ярминкәсеннән" кергән акчага җирлектәге инвалид балаларга: Талипов Нурзилгә, Яппарова Алиягә, Исмаилова Җәмиләгә, Юнусов Айнурга Яңа ел бүләге тапшырдылар. Бу игелекле гамәлне укучылар белән бергә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы башлап йөрде.







