МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Акъәби-Сәйдә абыстай Аппакова белән очрашу булды 01.12.2022

Байсар мәктәбендә Казан шәһәреннән килгән кадерле кунак-республикабызның Акъәби-Сәйдә абыстай Аппакова белән очрашу булды. Ул ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- Әниләр көне уңае беән узенең вәгазьләрен бала тәрбияләү мәсьәләсенә, гаиләдә хатын-кызларның роле темасына сөйләде. Күрергә, тыңларга, сорау бирергә теләге булган авылдашларга да аның белән осрашу мөмкинлеге тудырылды. Балаларыбыз тәрбияле, иманлы булсын. Бу- безнең тыны, имин картлыгыбыз.
В Байсаровской школе состоялась встреча с уважаемым гостем из Казани с Сайдой Аппаковой. В последнее воскресенье ноября, в День матери, она произнесла свои проповеди на тему воспитания детей, роли женщины в семье. Возможность встретиться с ней была предоставлена и односельчанам, желающим увидеть, услышать, задать вопросы. Пусть наши дети будут воспитаны в вере. Это наша благополучная старость.
-
11 НЧЕ СЫЙНЫФТА ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫ 29.11.2022

Россия мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен 2014 елдан бирле гамәлгә кертелгән йомгаклау иншасын тапшырырга төгәл бер атна калып килә. Иншаны уңышлы язу – ул бердәм дәүләт имтиханына кертү буларак карала. "Зачет" ка яздым - БДИга рәхим итегез! 2022 елның 7 декабрендә барлык чыгарылыш укучылары да инша язуның мәҗбүри этабында катнаша. Имтиханга килә алмаучы укучылар өчен тагын ике омтылыш булачак – 2023 елның 1 феврале һәм 3 мае. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын үзгәрешләр көтә: ачык тематик юнәлешләр алдан бастырылмаячак. Йомгаклау иншасы комплектлары яңача формалашачак. Укучыларыбызга уңышлар һәм тел ачкычлары телик!!!
До сдачи итогового сочинения для учащихся 11 классов российских школ, введенного в действие с 2014 года, остается ровно неделя. Успешное написание сочинения рассматривается как включение в Единый государственный экзамен. Написал на "зачет" - добро пожаловать на ЕГЭ! 7 декабря 2022 года все выпускники примут участие в обязательном этапе написания сочинения. Для учащихся, которые не смогут прийти на экзамен, будут еще две попытки – 1 февраля и 3 мая 2023 года. В этом году выпускников ждут перемены: открытые тематические направления не будут публиковаться заранее. Итоговые комплекты сочинений будут сформированы по-новому. Желаем нашим выпускникам удачи и успехов!!!
-
Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш лицеенда уздырылган "Яшьлэр фәнни эзләнүдә" фэнни-гамәли конференциясендэ уңышлар 29.11.2022

Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш лицеенда уздырылган "Яшьлэр фәнни эзләнүдә" фэнни-гамәли конференциясендэ уңышлы чыгыш ясап, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы А классы укучылары Закирова Эльза Ильяс кызы һәм Нуртдинова Инзилә Илгиз кызы 1 нче урын яуладылар һәм ТР фэн һэм мэгариф министрлыгы дипломына ия булдылар. Укытучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
Ученицы 9 А класса МБОУ «Поисевская СОШ» Нуртдинова Инзиля и Закирова Эльза участвовали в научно-практической конференции на базе МАОУ «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» г. Набережные Челны и получили первое место. Ученицы были награждены дипломом Министерства образования и науки РТ. Научный руководитель — Муллагалиева Гульназ Кашафовна.
-
Психология атналыгы 28.11.2022

21 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Актанышның беренче мәктәбендә психология атналыгы үтте. Мәктәп психологы Зухра Баязитовна Хабибуллина педагогик класс укучылары белән көн саен кызыклы чаралар үткәрде. Мәсәлән, психология атналыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары "Киләчәк мәктәбе" темасына үз проектларын тәкъдим иттеләр, нәтиҗәләр буенча: җиңүче - 7Б; 1 урын - 7А; 2 урын - 7Б һәм 7т класслары. Шулай ук 5-6 класслар өчен психологик эзләнүләр үткәрелде, нәтиҗәләр буенча: 1 урын - 6Т; 2 урын - 6Б; 3 урын - 5Б; номинацияләрдә җиңүчеләр: “Иң стресска чыдам класс” -5Т; “Иң дус класс”-6А; “Иң белемле класс” - 5А. Бүген мәктәптә бик күңелле "Игезәкләр шоу" конкурсы булды. (Актанышның 1 нче мәктәбе Телеграм каналында күбрәк мәгълүмат).
С 21 по 28 ноября в АСОШ №1 проходила Неделя психологии. Психолог школы Зухра Баязитовна Хабибуллина вместе с учащимися педагогических классов провели интересные мероприятия каждый день. Например, в рамках недели психологии учащиеся 7-х классов на тему " Школа будущего" представили свои проекты, где по итогам: победитель - 7В; 1 место - 7А; 2 место - классы 7Б и 7т. Также прошел психологический квест для 5-6 классов, по результатам: 1 место - 6Т; 2 место - 6В; 3 место - 5Б; победители в номинациях: самый стрессоустойчивый класс-5Т; самый дружелюбный класс-6А; самый образованный класс-5А. А сегодня в школе прошел конкурс «Шоу близнецов», было очень весело. (Больше информации в Телеграм канале МБОУ "Актанышская СОШ №1".
-
Теләкәй мәктәбендә “Әнием – кадерлем” Әниләр көне 28.11.2022

Теләкәй мәктәбендә “Әнием – кадерлем” темасы буенча Әниләр көне үтте. Укучылар үзләре әзерләгән җыр, шигырьләрен бүләк иттеләр. Әниләр дә читтә калмады. Командаларга бүленеп төрле уеннарда катнаштылар. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән укучыларның видеокотлавы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чара бик күңелле узды. Әниләр рәхмәтләрен җиткереп, сөенеп өйләренә таралдылар.
В Тляккеевской школе был праздник, посвященный ко Дню Матери. Учащиеся готовились с радостью. Выучили песни, стихи. И мамы тоже были активными: играли, танцевали, соревновались. Видеопоздравления выпускников понравились всем. Мероприятие прошло успешным. Мамы были рады и довольны.
-
“Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” 28.11.2022

Бүген – 28 ноябрь көнне, гуманитар гимназия-интернатта “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре “Россия символлары” турында сөйләшүгә багышланды.
Әлеге фотода 3В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова белән дәрес вакытында.Сегодня, 28 ноября, в гуманитарной гимназии – интернате уроки "Разговоры о важном" были посвящены обсуждению "Символов России". На этом фото ученики 3В класса во время урока с классным руководителем Диларой Дугласовной Хуббутдиновой.
-
Дзюдо 28.11.2022

Дзюдо белән шөгыльләнүче егет-кызларыбыз бүген аеруча да сөенечле мизгелләр кичерделәр! Район һәм республика данын яклап ярышларга йөрү һәм тагын да нәтиҗәлерәк шөгыльләнү өчен Татарстан Республикасы Дзюдо Федерациясе зур бүләк ясады аларга! Гуманитар гимназия-интернат командасына 16 кимоно бүләк ителде. Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага һәм ТР Дзюдо федерациясе Президенты Павел Михайлович Николаевка зур рәхмәт!!!
Ребята, занимающиеся дзюдо, пережили сегодня особенно радостные моменты! Федерация Дзюдо Республики Татарстан преподнесла им большой подарок-возможность ездить на соревнования и более эффективно тренироваться, отстаивая честь района и Республики! Команде гуманитарной гимназии-интерната было подарено 16 кимоно. Большое спасибо директору гимназии Хаевой Венере Хаматнасыховне и президенту Федерации Дзюдо РТ Павлу Михайловичу Николаеву!!!
-
Татарстан Республикасының Аграр Яшьләр Ассоциациясе тарафыннан оештырылган "Төпле шәхес" проекты 27.11.2022

26-27 ноябрьдә мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасының Аграр Яшьләр Ассоциациясе тарафыннан оештырылган "Төпле шәхес" проектында катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. Искиткеч төркем проектлары өчен укучыларга DNS көнкүреш һәм санлы җиһазлар кибетеннән 12000 сумга кадәр кыйммәтле сертификатлар тапшырылды. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз !!!
26-27 ноября учащиеся 10 классов школы приняли участие в проекте "Основательная личность", организованный Аграрным молодежным объединением Республики Татарстан, и стали победителями. За отличные групповые проекты учащиеся были награждены ценными сертификатами магазина бытовой и цифровой техники DNS до 12000 рублей. Молодцы! Мы гордимся вами!!!
-
Экодиктантта катнашу вакыты озайтылды, һәркемнең үз эко-грамоталылыгын тикшерү өчен тагын бер атна вакыт бар. 27.11.2022

Бөтенрәсәй экологик диктанты 11 ноябрьдә Рәсәйнең барлык төбәкләрендә старт алды һәм 27 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. 4 санлы “Әтәчкәй” балалар бакчасы әлеге чарада офлайн площадка буларак алдан теркәлгән иде. 15 ноябрьдә бакча базасында 20 кеше экодиктант язды. Җәмәгатьчелекнең күпсанлы сораулары буенча экодиктантта катнашу вакыты озайтылды.Экодиктант 25 сорауны үз эченә алган тест форматында уза. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Әлеге чарада катнашу өчен алдан әзерләнергә була — порталда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, шул исәптән экологлар өчен дә тематик эколекцияләр бар.Әгәр дә сез экология өлкәсендә үз белемегезне сынап карамаган булсагыз, ашыгыгыз! 4нче декабрьгә кадәр сез дә катнаша аласыз! Экодиктантны теләгән һәркем яза ала. Катнашу өчен экодиктант сайтында теркәлү үтәргә кирәк: https://экодиктант.рус/
-
«Мир» кинотеатрында «Милли мультфест» икенче Республикакүләм балалар кинофестивале җиңүчеләре 26.11.2022

Бүген, 26 ноябрьдә Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультфест» икенче Республикакүләм балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның Оештыру комитетына барысы 465 гариза кергән. Анда катнашу өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Барысы йомгаклау тантанасына 33 конкурсант чакырылды. Алар арасында безнең актанышлылар да бар. 4 санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасыннан 2 мультфильм (җитәкчеләре Э.Р.Габдрахманова, Г.Т.Ардуанова, Э.Р.Мансурова, А.Д.Мәрданова һәм И.Р.Бәдертдинова) һәм 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасыннан 1 мультфильм (җитәкчесе Ч.Д.Нәбиева) уңышлы дип табылды.
Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» ЮББ ФДБББУ, оештыручы – «Татаркино»ТР ДБУК.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләрне кино өлкәсендәге профессионаллар бәяләде. Жюри составына быел «Татармультфильм» анимация үзәгенең баш режиссеры, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы Сергей Киатров, «Dalina Graphics» студиясенә нигез салучы, «Диджитал» академиясе җитәкчесе (Әлмәт шәһәре) Айнур Дәүләтов, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссеры кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәляхова. Жюри рәисе - «Союзмультфильм» киностудиясенең генераль директоры, продюсеры Борис Машковцев.











