МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы 16.01.2023

Инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә гуманитар гимназия укучылары Харисова Гүзәл, Шакирова Лиана, Маликова Азалия, Галиәхмәтов Раян, Камильянова Динара, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Миргалимов Ленар, Имамов Хәйдәр призер булдылар. Укытучылары- Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы, Гыймранова Сания Мөдәрис кызы, Темел Румия Данис кызы, Фәхразиева Илина Хавил кызы, Закирова Айзирәк Илдус кызы. Укучыларны, укытучыларны гуманитар гимназия җитәкчесе Хәева-Хамитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Маликова Резеда Тимергази кызын зур җиңүләре белэн котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
Гуманитар гимназия-интернатта террорчылыкны кисәтү буенча өйрәнү 16.01.2023

Бүген – 16 гыйнвар көнне гуманитар гимназия-интернатта, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында, чираттагы өйрәнүләр узды. Террорчылыкны кисәтү буенча уздырылган чираттагы өйрәнүдә район мәгариф идарәсеннән, технологик техникумнан, Актанышның 1 мәктәбеннән дә вәкилләр катнашты.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү буенча укулар да, өйрәнүләр дә бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә, сак булырга өйрәтә. Гимназиябездә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, һәр сыйныфның, һәр укучының качу урыны билгеле. Бүлмәләрнең ачкычлары җаваплы кешеләрдә саклана. Бүген дә, гимназиядә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин: “Тревога! Гимназиягә коралланган ир-ат керде!” диюгә, һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән урыннарга качты, кабинетлар, этажара ишекләр бикләнде. Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелегендә һәр сыйныфның, һәр җаваплы кешенең үз алдына куелган бурычны төгәл үтәве тикшерелде.
-
Әзерлек курслары/ Подготовительные курсы 16.01.2023

Гуманитар гимназия-интернатта тагын бер күңелле вакыйга - 2023-2024 уку елына 1 сыйныфка укырга керәчәк балаларның әзерлек курслары башланды. Балалар тәүге тапкыр гимназия бусагаларын атлап кереп, беренче укытучылары, булачак сыйныфташлары белән танышты.
Еще одно приятное событие в гуманитарной гимназии - интернате - начались подготовительные курсы для детей, которые будут поступать в 1 класс к 2023-2024 учебному году. Ребята впервые посетили гимназию и познакомились со своими первыми учителями, будущими одноклассниками.
-
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган интеллектуаль бәйге 15.01.2023

15 ноябрь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы 1-4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган “Юлда игътибарлы бул, юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!” дигән интеллектуаль бәйге үткәрде. Әлеге чарада укучылар үзләренең юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук пазллар төзеделәр, ребуслар чиштеләр, видеоязмадан өзек карап, ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын сынадылар. Чарада укучылар бик актив катнаштылар.
Әлеге чарада район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы да катнашты .Ул укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә кирәклеген әйтте. Ләйсән Рәдиф кызы әлеге чарага буш килмәгән иде. Ул укуларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч фликерлар таратты, истәлек бүләкләр бирде.
15 ноября учитель начальных классов МБОУ “Бугадинская ООШ” Галлямова Г.М. провела среди 1-4 классов интеллектуальную игру «На дороге будь внимателен и знай правила дорожного движения!», посвященное безопасности дорожного движения. На мероприятии дети показали свои знания о дорожных знаках и правилах дорожного движения. Собирали пазлы, разгадывали ребусы, посмотрели видеофрагмент на внимательность. На мероприятии присутствовала начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения Мухаметова Лейсан Радифовна. Она призвала детей соблюдать правила дорожного движения, пристегнуть ремень безопасности. Раздала памятки по правилам дорожного движения, световозвращающие фликеры, дарила подарки.
-
«Тату сыйныф серләре» республика конкурсында район данын гимназия укучылары һәм ата-аналары яклаячак 14.01.2023

"Тату сыйныф серләре" республика конкурсы оештырыла башлаганга берничә ел. Елдан-ел әлеге бәйге мәктәп коллективлары арасында популярлаша. Чөнки конкурска әзерлек вакытында педагоглар, укучылар һәм ата-аналар үзара тыгыз аралаша, яңа сәләтләр ачыла, бердәмлек барлыкка килә. "Тату сыйныф серләре" конкурсының финал өлешендә зона этабында район мәктәпләре арасыннан сайлап алынган 10 коллектив катнашты. Зона турлары Татар Суыксуы һәм Иске Богады мәдәният йортларында оештырылды. Бүгенге финал бәйгесендә иң-иңнәр арсында кызу көрәш барды. Нәтиҗәдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф командасы I урынга лаек булды. Сыйныф җитәкчеләре- Чулпан Шәрипова.
-
Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә булачак 1 класс укучыларына әзерлек дәресләре 14.01.2023

14 январьдан Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә булачак 1 класс укучыларына әзерлек дәресләре утә башлады. Нәниләр әзерлек дәресләренә кызыксынып йориләр. Дәресләрне Айсылу Занил кызы Әхмәтҗанова белән Ләйлә Марсел кызы Нуриевалар алып баралар. Нәни укучыларга уңышлар телибез!
С 14 января в АСОШ №1 начались подготовительные занятия для будущих первоклассников. Малыши с интересом посещают подготовительные занятия. Занятия ведут Айсылу Заниловна Ахметзянова и Лейля Марселевна Нуриева. Желаем успехов будущим первоклассникам!
-
МХК- Дөнья мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы нәтиҗәләре 13.01.2023

МХК- Дөнья мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы булып узды.Әлеге олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары Фәрдиева Илина, Камильянова Динара призер булдылар. Укытучылары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы. Укучыларны, укытучылары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызын, коллективны, гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Химия фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре 13.01.2023

Химия фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары Анамов Әмирсалих, Хаҗиев Румил, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гайнетдинова Рузилә призер булдылар. Укытучылары - Гарипова Рузилә Илдар кызы, Исламова Миләүшә Дәниф кызы. Укучыларны, укытучылары Гарипова Рузилә Илдар кызын, Исламова Миләүшә Дәниф кызын, гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хәммәтнәсыйх кызын, 2 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Айзат Салихҗан улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсының сайлап алу туры 13.01.2023

12 нче гыйнвар көнне "Тату сыйныф серләре" конкурсының сайлап алу туры узды. Чара Татар Суксу мәдәният йортында узды. Конкурсантлар визит карточкасы һәм проект эшен якларга тиеш иделәр. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең җыелма командасы яхшы чыгыш ясап кайтты. Нәтиҗәләрен көтәбез. Рәхмәт аларга.
-
Балалар иҗат үзәгендә педагоглар киңәшмәсе 11.01.2023

Яңа ел яллары тәмамлануга, Балалар иҗат үзәге педагоглары эшчәнлекләрен киңәшмәдән башлап җибәрделәр.Педагогик киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланып китте: хезмәтләре хөрмәтләнеп, педагоглар да, эшче-хезмәткәрләр дә Рәхмәт хатлары алды. Информацион технологияләрдән тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә киңрәк файдалану,аның мөмкинлекләрен өйрәнүне дәвам итү - киңәшмәнең төп көн тәртибе булып торды. Бу юнәлештә тәрбия һәм белем бирү эшен оештыру турында оешма җитәкчесе Резеда Наил кызы чыгыш ясады. Район белем бирү оешмалары алдында экологик тәрбия юнәлешендә эшчәнлекнең планнары белән Заһирова А.М. таныштырды.Башлангыч профсоюз оешмасының еллык отчеты тыңланды. ДНД эшчәнлеге буенча да үзгәрешләр аңлатылды.Һәр педагог үзенең эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Психолог Шайхетдинова Л.Х. уздырган тренинг педагоглар өчен бик тә файдалы булды.











