МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты" укучыларына театральләштерелгән тамаша күрсәтелде 08.12.2022

Инвалидлар декадасы кысасында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты" укучыларына театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. 1 нче класс укучылары А.Е.Сутеевның "Керпе ничек бәхет эзләгән" әкиятен тәкъдим итте. Җитәкче Шәемова З.Ф. 6-9 класс укучылары С. Михалковның "Как мужик корову продавал" әкиятен сәхнәләштерде. Җитәкче Шәемова З.Ф.
-
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы 08.12.2022

28 нче ноябрьдән алып 3 нче декабрьгә кадәр Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Укучыларның яшь узенчәлекләрен, теләк һәм сәләтләрен исәпкә алып торле чаралар оештырылды. Атналык укучыларның иҗадилыгын, интеллектуль һәм танып булү сәләләрен үстерү максатында үткәрелде. Оештыручылар — рус теле һәм әдәбияты укытучылары: Ангелина Вячеслав кызы, Гөлназ Әмирхан кызы, Рузана Роберт кызы.
С 28 ноября по 3 декабря в МБОУ «Поисевская СОШ» прошла неделя русского языка и литературы. При её проведении учителя-словесники учитывали возрастные особенности школьников, их индивидуальные склонности, интересы и пожелания, использовали разные формы и методы учебной деятельности, удачно сочетали коллективные и индивидуальные формы. Все мероприятия недели были призваны стимулировать творческую активность учащихся.
-
"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади Авто" республика конкурсы 08.12.2022

Такталачык коррекцион мәктәп укучылары хезмәт укытучысы Р.Ш.Шәймарданов җитәкчелегендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади Авто" республика конкурсында катнаштылар. Арсланов Алмаз, Сабиров Аяздан торган команда 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Команда учеников Такталачукской коррекционной школы под руководством учителя технологии Шаймарданова Р.Ш. участвовала в республиканском конкурсе "Простейшие Авто для детей с ОВЗ". Команда, состоящая из двух учеников: Арсланова Алмаза, Сабирова Аяза заняла 1 место.Поздравляем!
-
Богады мәктәбендә математика атналыгы 08.12.2022

28 нче ноябрьдән 3 нче декабрь аралыгында Богады мәктәбендә математика атналыгы үткәрелде. Укучылар өчен төрле уен-бәйгеләр оештырылды. “Телдән исәпләү алымнары” буенча мастер-класс, 8 нче сыйныфта геометриядән ачык дәрес күрсәтелде. “Математик квест” уенында 5-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. “Цифрлар белән рәсем ясау” конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар. Атналык укучылар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
С 28 ноября по 3 декабря в Бугадинской школе была проведена неделя математики. Для учащихся были организованы различные игры и конкурсы. Был показан мастер-класс по ”Методам устного счета", открытый урок геометрии в 8-ом классе. В игре "Математический квест" соревновались учащиеся 5-8 классов. В конкурсе ”Живопись цифрами" учащиеся приняли активное участие. Неделя была очень интересной и увлекательной для учащихся.
-
Татар Суксы урта мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар 07.12.2022

1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Татар Суксы урта мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды. Чараларның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау. Чараларны уздыру барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде:
- яшүсмерләргә һәм яшьләргә СПИДка бәйле вәзгыять турында мәгълүмат бирү, җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ-инфекцияле кешеләр проблемаларына юнәлтү;
- укучыларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбияләү;
-ВИЧ-инфекциядән һәм СПИДтан иминлекне тәэмин итү өлкәсендә яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр барлык сыйныфларда видеофильм күрсәтү белән сыйныф сәгатьләре һәм мәгълүмати әңгәмәләр үткәрелде.Мәктәп педагоглары өчен «балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне һәм СПИДны профилактикалау процессында гаилә, мәктәп һәм социумның үзара хезмәттәшлеге»дигән тренинг оештырылган иде
"Без тормышны сайлыйбыз!» һәр укучы «кызыл тасма»йомгаклау акциясендә катнаша алды. Кызыл тасма-СПИД эпидемиясе шәхсән тәэсир иткән кешеләр белән бердәмлек символы: ВИЧ-инфекция һәм СПИД, якыннары, туганнары һәм дуслары белән. Кечкенә кызыл тасмалардан укучы мәктәпләр СПИД проблемасын аңлау символы буларак бер зурны тупладылар.
С 1 по 5 декабря в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» проходили мероприятия, посвященные Всемирному Дню борьбы со СПИДом.Цель мероприятий - пропаганда здорового и безопасного образа жизни. В процессе проведения мероприятий решались следующие задачи:
- информирование подростков и молодежи о ситуации со СПИДом, привлечение внимания общественности к проблемам ВИЧ-инфицированных людей;
- привитие обучающимся навыков здорового образа жизни;
- формирование общественного сознания и гражданской позиции подростков и молодежи в области обеспечения безопасности от ВИЧ-инфекции и СПИДа.
С 1 по 5 декабря во всех классах были проведены классные часы и информационные беседы с показом видеофильма. Для педагогов школы был организован тренинг «Взаимодействие семьи, школы и социума в процессе профилактики наркомании и СПИДа среди детей и подростков». Акция «Мы выбираем жизнь!» закончилась тем, что каждый обучающийся смог поучаствовать в заключительной Акции «Красная ленточка». Красная лента - это символ солидарности с теми, кого эпидемия СПИДа затронула лично: с людьми, живущими с ВИЧ-инфекцией и СПИДом, с их близкими, родными и друзьями. Из маленьких красных ленточек обучающиеся школы сложили одну большую, как символ понимания проблемы СПИДа.
-
Антикоррупцион юнәлештә конкурс җиңүчеләре бүләкләнү тантанасы 07.12.2022

Бүген Казан шәһәрендә антикоррупцион юнәлештә конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Безнең районнан җиңүчеләр: 2 мәктәптән Гайнетдинова Рүзилә (укытучысы- Белоусова М.И.), Әтәс мәктәбеннән Хөснетдинова Нәзилә (укытучысы- Хабибуллина С.Г.) Котлыйбыз! Молодцы!
-
Иске Кормаш мәктәбендә ата-аналар комитеты белән берлектә Инвалидлар декадасы уңаеннан Хәйрия ярминкәсе 07.12.2022

7 нче декабрь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар комитеты белән берлектә Инвалидлар декадасы уңаеннан Хәйрия ярминкәсе үтте. Кергән акчага җирлектәге инвалид балаларга Яңа ел күчтәнәче әзерләнәчәк.
7 декабря в МБОУ «Старокурмашевская ООШ» вместе с родительским комитетом была организована Благотворительная ярмарка в рамках декады инвалидов. За собранную сумму будт куплены и вручены новогодние подарки детям-инвалидам нашей местности
-
“Минем педагогик идеяларым һәм лайфхакларым” конкурсы 06.12.2022

“Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан уздырылган “Минем педагогик идеяларым һәм лайфхакларым” конкурсында Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Ф.Ө “Педагогларның идеялары һәм лайфхаклары татар телендә “ номинацисендә 2 урын алды.
ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» проводил конкурс «Мои педагогические идеи и лайфхаки» . В этом конкурсе воспитатель МБДОУ «Новоалимовский детский сад” Закирова Ф.У. заняла 2 место в номинации «Методические идеи и приемы (лайфхаки) педагогов, описанные на татарском языке».
-
Инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә 06.12.2022

Уразай мәктәбендә инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә оештырылды. Бу чара алдан ук планлаштырылган иде, шунлыктан 1-9 сыйныф укучылары барысы да актив булдылар. Сатучы урынында – укучылар үзләре. Аларга ярдәмгә укытучылар килде. Балалар якты чырай, тәмле тел белән товарларын мактадылар. Өстәл тәмледән-тәмле тортлар, пироглар, печеньеларның төрледән-төрлесе, кабартмалар, чәк-чәктән сыгылып торды. Ярминкәдә алынмыйча калган бер товар да калмады. Җыелган акча мөмкинлекләре чикләнгән 2 авылдашыбызга бүләк алу өчен тотылачак. Мәктәп коллективы волонтерлар белән берлектә хәлләрен белеп пакетларны тапшырачаклар. Изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын!
Мероприятие было запланировано заранее, поэтому все учащиеся 1-9 классов были активны. На месте продавца-сами ученики. На помощь им пришли учителя. Дети хвалили свой товар . На столе стояли разнообразные торты, пироги, печенье, чак-чак. На ярмарке не осталось ни одного непроданного товара. Собранные средства пойдут на подарки 2 нашим односельчанам с ограниченными возможностями.
-
Компьтер классында/ В компьютерном классе 05.12.2022

Гуманитар гимназия-интернатның 1А сыйныфы укучылары, компьютер төзелешен ныгытып өйрәнү максатыннан, компьютер классында дәрес алдылар. Ленар Наил улы Хөсәенов балаларның күңелен тиз арада яулады. Балаларга төрле биремнәр, сораулар биреп, информатика фәненә тагын да зур кызыксыну уятты.
Учащиеся 1А класса гуманитарной гимназии-интерната с целью углубленного изучения устройтсва компьютера посетили занятия в компьютерном классе . Ленар Наильевич Хусаинов быстро завоевал сердца ребят. Задавая детям разнообразные задания, вопросы, он вызвал еще больший интерес к информатике.











